Безнең нәсел бик зур. Элек электән үк яшьли өйләнешкәннәр, кияүгә чыгып үз ояларын корырга тырышканнар. Әби-бабайларыбызда да, әти-әниләрдә дә, бездә дә балалар күп. Өйнең гөр килеп торганын яратыбыз инде без шулай. Кайсыбызда җидешәр бала булды, кайсыбыз бишәр бала тәрбиядек. Ирем белән миндә генә өчәү бугай. Башкалар өчен өчәү дә күп булып саналса, безнең нәсел өчен әз инде ул. Инде ярый, биргәнен исән-сау итеп үстерергә язсын.
Әмма арабызда бөтенләй ялгыз калган туганыбыз да бар шул. Бердәнбер ул, аның кебекләр арада бүтән юк. Кайсыбызның ире вакытсыз үлеп киткәннәр бар, анысы. Әмма аларны да бөтенләй үк ялгыз дип әйтеп булмый бит. Балалары, оныклары кала. Ә бу туганыбыз, Наҗия апабыз, шыр ялгыз хатын.
Наҗия апаны әнисе Фәүзия апай ялгызы гына үстерде дисәм дә була. Чөнки ирдән уңмаган ул. Мин ул абыйны хәтерләмим дә. Әниләрнең аларда булып кайтканнан соң сөйләшеп утыруларыннан гына беләм. Бик каты эчә торган кеше булган ул. Ирләребезнең берсе дә дөрес кенә булып яшәмиләр анысы. Салып бирүче булса, берсе дә “юк” дип әйтә белми. Әмма Фәүзия апайның ире яман да эчкән. Эчкәч сугыша торган да булган әле. Әниләр әйтә иде инде: “Нинди дә булса мәҗлескә җыелсак, Фәүзияләр беркайчан да тынычлап ахырга кадәр утыра алмый. Чөнки ире чамасыз эчә, исереп алгач тавышлана башлый. Ник кирәк булган аңа шундый ир, мин аны хәзер дә аңлый алмыйм. “Аерылып оятка калып йөрмим” дигәнме, баласының атасы дип жәлләгәнме? Югыйсә, тормышны тартып барырга комачаулаган гына бит инде ул ир. Кызлары да рәтле ата күрми үскән. Тик аракы озак тотмый шул кешене, авырып хастаханәгә эләгеп, тикшеренү узганнан соң табибларга бар да аңлашыла — “Тагын ике атналап, апа”, – дип, өйгә кайтарып җибәргәннәр. Чыннан да, табиб әйткән хак булып чыкты. Көтеп, белеп торгач артык авыр булмагандыр хатынына. Иреннән соң рәхәтләнеп 15 еллап яшәде әле ул. Артык авыз булмагач, и кинәнделәр инде кызы белән икәүләшеп кенә. Кунакка да йөрделәр, өйләрен дә гөлт итеп тоттылар.
Әнисе белән бик күп еллар икесе генә яшәгәч, Наҗия апа кияүгә чыгып алган иде безнең. Кемдер таныштырган булган боларны. Без аңа бик сөендек инде. Ни дисәң дә, яше узып бара бит, атасына охшаптыр инде, холкы да ташка үлчим – йон уңаеннан гына сыпырып торырга кирәк. Киявебез дә, туганнары да ярыйсы гына кебек күренделәр. Ике як та бер теләктә генә булды: матур итеп яшәсеннәр генә! Әмма Наҗия апаны кияү фатирына озатып, бер кат тынычланырга да өлгермәдек – кире кайтып керде. Кунакка да түгел, бөтенләйгә кайткан икән. Иреннән аерылган. “Йокларга ирек бирми бит ул, комачаулый! Ләкин син борчылма – кыз булып кайттым”, – дип сөйләгән әнисенә. Шул көннән башлап ул гел берүзе. Әнисе Фәүзия апай да юк инде хәзер. Наҗия апа үзе дә быел лаеклы ялга чыга, олыгайды. Без аны калдырмыйбыз инде анысы. Шалтыратышып торабыз, ялларда өенә барабыз. Әмма артык ешлап булмый инде. Чөнки атна азагын безнең балалар да көтеп кенә тора. Оныкларны утыртып кайталар, безгә алар да бик тансык бит. Шундый көннәрдә Наҗия апаны кызганам. Теге чакта “йокларга ирек бирми” дип битәрлисе түгел иде ирен. Ул да нишләсен инде, шуңа дип өйләнгән бит, кешечә яшисе килгәндер. Күрше хатынына барып ябышмаган бит, янында яткан хатынына эндәшкән. Кызганыч, Наҗия апа гына бик аңлап бетермәгән аны. Яшәп бетерә алмаса да, ичмасам, балага узып кайтса да, әйбәт буласы булган аңа. Картлык көнендә бер сөенече булыр иде. Хәер, нинди бала инде, “кыз булып калдым” дип горурлангач. Ә болай нәрсә – заяга узган гомер, бушка яшәгән көннәр сыман тоела миңа. Бәлки ул үзе алай да уйламый торгандыр, бәлки аңа шулай җайлырактыр. Мин үзем ялгызлыктан нык куркам, шуңа да аның ялгызлыгыннан йөрәкләрем әрни. Алай булырга тиеш түгел ул чөнки. Берәү дә бу тормышта эзсез генә китәргә тиеш түгел.
Гүзәлия, Балык Бистәсе. Безнең авыл гыйбрәте газетасы