“Чәчләре коелды, аягына басмый… Балам теге дөньяга китә бугай…” [сабыйга ярдәм кирәк]

-- Гузель
Әти-әнинең бәхете — сау-сәламәт балаларда. Балалары белән бәхеткә күмелеп, матур гына тормыш итеп яткан Азат һәм Алинә көтмәгәндә генә зур сынау алдында кала. Кызлары Аделинада куркыныч авыру – кандагы яман шеш табыла. Татарстанда бу авыруның Аделинадагы төре белән авырган башка бер бала да юк… Курчак сыман искитмәле гүзәл кызга күз тидергәннәрме әллә? Нәселләре белән сәламәт гаилә таң калган. Бала аягына баса алмый, тиз арада җыярга кирәкле сумма бик зур — 30 миллион…
2018 елның 10 июлендә Азат һәм Алинә Абдуллиннар гаиләсенең якты бәхет кояшы кара пәрдә белән каплана. 3 яшьлек кызлары Аделинада куркыныч авыру – «уңай филадельфия хромосомалы үткен лимфобластлы лейкоз». Татарстанда мондый авырулы башка бер бала да юк. Сабый гына булса да, әти-әнисе өчен ул олы бала. Курчактай озын сары чәчле, матур йөзле, актив Аделинага күз тидергәннәр.
“Җәйнең нинди матур көне иде бит ул…”
Җәйнең җылы, якты, матур көне… Алинә улы Русланны прививкага алып бара.
— 2 яшьлек кече балабыз Русланның прививка вакыты җитте. Августта безнең участок педиатры ялга китәргә тиеш иде. Аделинага 4 яшь 26 ноябрьдә генә тулачак. Шуңа карамастан, ике эшне бер көнне эшләп куйыйм әле дип, кызымны дүрт яше уңаеннан уздырыла торган медицина тикшерүенә алып барырга булдым. Шәфкать туташыннан “Иртәрәк үтеп куйсаң буламы?” дип сорадым да, алар каршы килмәгәч, балаларымны алдым да, киттем инде. Бу эшне көзгә калдырасым килмәде.
“Сезнең кызыгызның канында…”

 

Алинә кызы Аделинаның барлык анализларын тапшырган. Бер табибтан икенчесенә йөргәндә кан да биргәннәр. Һәм шул кан анализы, бормалы юлның башы гына булып чыккан…

— Мин үзем дә табиб. Терапевт. Бервакыт, кабул итү бүлмәсендә утырганда педиатр шалтырата. Алинә, синең кызыңның лейкоцитлары (ак кан тәнчекләре) югары, берәр ничек авырмадымы ул, ди. Мин юк, барысы да яхшы, сезнең лабораториягез генә ялгышкандыр дидем инде… Яңадан тикшертеп карагыз әле дип, кызның канын тагын бер кат алдылар. Алдылар һәм тикшерделәр… Шуннан соң педиатр яңадан шалтырата. Юк ди, лейкоцитлары һаман да югары тора, ди. Монда инде бернинди дә шаярту да, очраклылык та була алмый, Алинә, хәзер балаңның киемнәрен җый да, эшеңнән сора да, бала белән хәзер үк Казанга госпитализациягә онкогематологиягә бар диделәр… Минем күңелем ышанмаса да, шушы мизгелдә бөтен дөньяларым бетте. Иремне эшеннән чакырттым да, өйгә кайттык. Өйдә әти-әниләр көтеп торалар. Әниләр елый, әти елый… Балам көлеп йөри. Аделинамның бернинди дә авыру билгеләре юк иде бит. Уйнап, көлеп, сикереп, биеп йөри торган бала…

“Чәчләре коелды, балам аягына баса алмый”

Лейкоз вакытында балаларның аяклары йөрми башлый, кайбер очракта тәнгә тимгел чыга. Ә Аделинаның исә кечкенә генә булса да авыру билгеләре булмаган. Анализлар биреп кайтыйм әле дип барган җирдән “канда яман шеш” дигән диагноз куеп кайтарырлар дип кем уйлаган? Больницага нинди генә максат белән барсаң да, бу турыда уйламыйсың бит. Дөрес, авыру килеп ябышасы кешесен үзе сайлый. Бу юлы зур сынаулар алдында кечкенә генә Аделина калган.

— Җәйнең матур көнендә яшен суккан кебек булды бу. Киттек без шулай итеп Казанга. Казанда кабат кан алдылар. Балалар республика клиник больницасында инде бу. Без барыбер Сабада дөрес тикшермәгәннәрдер дип өметләндек. Анда, җитмәсә, педиатр булып минем дус кыз эшли. Ул миңа “Алинә, бу синең бөтенләй авыру балага охшамаган, борчылма, ялгышлыктыр бу”, диде дә, мин инде бераз тынычландым, өметләндем… Анализларны көтәргә урамга чыгып киттем. Бераз соңрак безне чакырып алдылар. Һәм табибның анализларны күтәреп чыккан кыяфәтеннән мин инде җавапның нинди буласын аңладым. Шул вакытта якты тормышым челперәмә килде… Аделинаны 10 көнгә онкогематологиягә яткызып калдырдылар. Хастаханәгә салганнан соң икенче көнендә җелек сыеклыгын алып тикшерделәр. Монда бераз шикләнгәч, анализларны Мәскәүгә дә бирергә куштылар инде. Аделинаның анализларын ирем алып барып бирде. Генетик дәрәҗәдә хромосомага зыян килгән диделәр…

“Кайдан чыккан авыру бу?”

Аделинаның диагнозы гадәттә булмаган икәнен Казан табиблары да әйткән булган. Мондый диагнозлы бала республикада бүтән юк! Бу бит, димәк, Аделинаның авыруы беренче очрак дигән сүз! Шуңа да Абдуллиннар гаиләсе анализларны кабат-кабат тапшырган, шикләнгән, өметләнгән… Төгәл диагнозны әйтә алмыйбыз, 50/50 дигәндә өметләнми мөмкинме соң ул?!

Әмма бер мизгелдә туган өмет гаиләнең тыныч тормышын үзе белән билгесез срокка алып китә… 

— Сезнең балагызга химия иң югары дозада булачак диделәр. Мондый «хромосома сынуы», гадәттә, зурларда гына була диделәр. Мондый авырулы бала булганы юк иде әле диделәр безгә. Мәскәүдә тикшерделәр. Туганда ук шундый булып тумаганмы икән дигән идек, юк, тумыштан килгән авыру түгел, диделәр. Аделинаның ничектер барлыкка килгән, каяндыр алынган авыруы бу. Безнең гаиләбез тып-тыныч, баланың бернинди дә стресс хәлендә булганы юк. Минем ирем белән мөнәсәбәтләрем яхшы. Аннары нәселебездә, минем яктан да, ирем ягыннан да андый нәрсәләр юк. Ашау мәсьәләсендә дә барысы да яхшы. Белгән юк инде… Ул һәрдаим прививка алып бара иде. Бәлки шуңадыр дип тә уйлаганым булды инде. Белмим… Бүтән уйларлык әйбер юк.

“Россия препаратлары килешми”

Аделинаны дәвалауның матди ягын Балалар республика клиник больница фонды үзенә алган, ягъни химия һәм дарулар өчен больница түли. Әти-әнисе, кирәк вакытта, өстәмә дару ала. Әлеге дәвалануның тискәре эффектлары бик күп.

Аделинаны Германиядә 8 октябрь көнне кабат тикшерәчәкләр.

— Сезнең Россиядә куелган диагноз безнеке белән туры килмәскә дә мөмкин диделәр. Безнең балага җелек күчереп утыртырга туры киләчәк. Мин үзем дә монда ясатырга куркып торам. Россиядә җелекне әти-әнидән бары тик 50 процент кына алалар. Ә безгә җелек 50 процент булганда авыру янәдән үсә башларга мөмкин диделәр.

Германиядә безне әйбәтләп тикшерәчәкләр, үзләренең диагнозларын куячаклар, шуннан соң гына дәвалый башлаячаклар. Аделина хәзерге вакытта Россия препаратлары ала, алар бик үк килешми инде. Россия препаратлары – 7 мең, Германия оригиналлары – иң арзаны 78 мең… Мин шуңа да бик куркып торам. Балага бит яхшысын телисен, чиста препаратлар юкмыни икән соң, берничек тә булмыймы икән соң, дип, көне-төне уйлыйм инде.

“Балам теге дөньяга китә бугай инде…”

Аделина гел шешенеп чыга икән. Аның озын матур сары чәчләре коелып беткән. Ул аягына баса алмый, йөри алмый. Йөгереп, рәхәтләнеп уйнап йөргән бала “аяксыз калган”… Ул баштарак гәүдәсен дә күтәрә алмаган, күзләрен дә ача алмаган.

— Мин инде китәме әллә дип уйлап, елап бетә идем. Тора-бара бераз хәл керде инде… Ике атнага химияне дә туктатып тордык. Гәүдәсен барыбер дә күтәрә алмый әле. Мин гел янында. Белмим инде. Аделина белән бөтен җирдә сокланалар иде. “Күзләр тимәсен” дип торалар иде. Балалар бакчасында тәрбиячеләре дә шаккаттылар. Больницада да табиблар да “нинди курчак” дип, гел сокланып торалар иде.

Аделинага әлеге куркыныч авыруны җиңеп чыгар өчен 30 миллион сум акча кирәк!… Бүгенге көндә 7 миллионнан күбрәк акча җыелган. Баланың сәламәтлеге өчен һәр көн исәптә, һәр көн кадерле… Аделинага ярдәм итү максатыннан Саба районы башлыгы белән районның баш табибы Татарстан Республикасы Президентына хат язачаклар. Каралама вариантны Аделинаның әтисе Азатка күрсәткәннәр. Аделинаны терелтергә була, әмма аның өчен бик күп акча кирәк. Табиблар дәвалау процессын мөмкин кадәр тизрәк башларга кушканнар. Ул сумманың җыелып беткәнен көтеп торып булмый дигәннәр. Аделинага булышыйк! Ул әти-әнисенең якты кояшы булып озын-озак еллар яшәсен!

Кадерле укучыларыбыз, ярдәм итү өчен реквизитлар:

СБЕРБАНК 4276 6200 4512 9644 (тел. 89274293668) Азат Абдуллин

СБЕРБАНК 4276 6200 3456 4348 (тел. 89510692168) Алинә Абдуллина

АК БАРС БАНК 2200 5301 3163 9759 (тел. 89510692168) Алинә Абдуллина

PAYPAL: [email protected]Азат Абдуллин

Өстәмә реквизит:

Киви кошелек – 89510692168

Автор: Динә ЙОСЫПОВА

Фото: Алинә Абдуллинаның Инстаграм аккаунтыннан

Чыганак: "Интертат"

Бәйле