Танылган алып баручы, режиссер Замирә Рәҗәпова Инстаграмында балачак хатирәләреннән бер өзек язган. Бик дулкындыргыч өзек булган бу. Әйтерсең лә, Замирәнең балачагына чумасың.
«Мунчага су салыгыз, иртәгә печәнгә алып барырга камыр куеп берәр нэрсә пешер… Ишетэсеңме син мине?» Мин йокылы-уяулы тавыш белән: «Ишетәм», дим. Әни чыгып китә, 5 минуттан узып барышлый тагын верандага күз салып: «Әле һаман тормадың мени?! Кызый, буген клубка чыкмыйсын, ди». Монысы инде «контрольный выстрел», торып китәсең инде… Әнидән дә бигрәк, өйдә тагын бер командир — дәү әни. Ул инде эшнең җиренә җиткерелеп эшләнүен тикшереп тора. Ә кичен Берлинны алган кебек печәнчеләр кайтааа…
Берәр атнадан печэннең тәмен безгә татыр вакыт җитә. Сөн буена кадәр 3-4 км җәяү төшәбез, 35 градус эссе, чокырдан печәнне өскә таба пакосларны күбәлибез, сәнәк белән берничә күбәне кушасың, аннары сәнәкне күбәнең нәкъ уртасына батырып, сабын каерып җиргә терисең дә, күбәне өскә күтәрәсең, аннары үзеннән ике тапкыр зурырак күбәне сәнәге ние белән күтәреп аласың да, чайкала- чайкала алып барып, чүмәлә өстенә атасың.
Тирләгән тәнгә печән чүбе коела, кадала, кычыттыра… Эссегә чыдарлык түгел. Җитмәсә, я кәлтә, елан, я бака сикерә, алар сикергән саен чиный-чиный мин йөгерәм. Солтанай чокырында чишмә бәреп тора иде. Шул чишмәгә яулыкны батырып аласың да, юеш килеш башка бәйләп куясың. Яулык очларыннан рәхәт итеп салкын су тамып тора. Тик озакка түгел.
10-15 минуттан яулык шытырдап кибә. Мин аш-суга оста буларак, мине төш ашка таба учак ягып аш пешерергә җибәрәләр иде. Бер чиләктә тушенка белән, рожки салып аш пешерәсең,икенчесендә Солтанай чокырында нинди чәчәк-үлән бар, барысын да кушып чәй кайнатасың.
Кайнап чыккач, шул чиләккә бер ярты литр сөтне салып җибәрәләр. Мммм, ул чәйнең тәмлелеге. Иң авыры — печән алып кайту. Камаз печәнне сәндрәгә тутыру. Мине гел сәндрәгә куялар иде. Сәндрә авызын астагылар печән белән томалап куя. Үзе эссе, үзе тузан. Һава юк, печән кадала, аны бит таптый-таптый тутырырга кирәк. Ачу китереп, астан кычкыралар: «Тиз бул инде, яңгыр килә!», дип.
Тәннәр ватылып, кул-аяклар сызырылып, янып-көеп бетә идем. Печән эпопеясы тәмамлану белән икенчесе башлана. Без сеңлем белән 9 ел кырда игенчеләр ашаттык. Дөресрәге, әлеге эш әнигә йөкләнгән иде. Әни завклуб, имештер ул кичен эшли, ә көндез өйдә дип, колхоз аңа куша иде бу эшне. Без исә әнине җәлләп…»,дип Замирә күңел дәфтәреннән тәмаланмаган өзек калдыра.