Раяз Фасыйхов, ИлСаф, Филүс Каһиров яшьлекләрен сагынып сәхнәгә чыгып җырлаячак

-- Алина

“Болгар радиосы” “Үткәннәр сагындыра” концертына чакыра! 

6 октябрьдә “Пирамида”да “Болгар радиосы”ның “Үткәннәр сагындыра” дип аталган театральләштерелгән концерты узачак.

Тамашада татар эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясаячак.Ул быелның язында узган “Үткәннәр сагындыра” концертының дәвамы булыр дип көтелә. Бу юлы да вакыйгалар радиога бәйле булачак, ләкин ул заман кешеләрен без фотоальбом аша искәтөшерербез. Вакыйгалар агымы буыннар алмашы белән үрелеп барыр. Ата-ул мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләр һәм яшәү асылыныңгаилә булуы ассызыкланыр.

Тамашада Закир Шаһбан, Сиринә Зәйнетдинова, Раяз Фасыйхов,Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Сәләхов,Зөһрә Сәхәбиева, Винера Ганиева, Асаф Вәлиев, Виталий Агапов,Филүс Каһиров, Зөлфия Минһаҗева, Сәгыйть Гыйбашев, РезидәТөхвәтуллина, Лилия Хәмитова, Зинира һәм Ризат Рамазановларһәм башкалар катнаша. Концертны “Болгар радиосы” ди-джейларыалып барачак.

Яшьлек елларын, үткәндәге бәхетле мизгелләрне “Болгар радиосы”белән бергә барлыйк! “Үткәннәр сагындыра” концерты 6 октябрьдә “Пирамида”да 18 сәгатьтә башлана

Бәйле