«Төтен исенә уянган Марсель, энесен ишеккә өстери, әмма чыгып өлгермиләр…» [фаҗига]

-- Гузель

13 сентябрьдә Апас районы­ның Чүри-Бураш авылында Гыйсмә­тул­лин­нар йортында янгын чыгып, 19 яшьлек Раилнең гомере өзелә, аның 35 яшьлек абыйсы Мар­сельне табиблар коткарып кала.

 Ут кичке якта килеп чыга. Ул вакытта ир-атлар өйдә икесе генә була. Марсельнең хатыны кечкенә улы белән хастаханәдә ята, олы кызлары исә дәү әниләренә кунакка китә. Төтен исенә уянып киткән Марсель йокысыннан айный алмаган энесен ишек төбенә кадәр өстерәп бара, әмма тышка чыгарга өлгерә алмыйлар. Тиз арада килеп җиткән “ашыгыч ярдәм” табиблары бертуганнар­ның олысын коткарып кала, ә менә энесенә ярдәм итәргә өлгермиләр.

Раилне авылдаш­лары­ гел яхшы яктан искә ала. Чаңгы ярышларында беренчелекне бер­кем­гә дә бир­мәгән, акыллы, тырыш, спорт белән дус булган. Колхозда эш­ләп йөргән. Егетне фаҗиганең икен­че көнендә җирләгәннәр. Мар­сель­нең дә хәле акрынлап җайла­нып килә икән.

Гыйсмәтуллиннар гаиләсе бер­нәрсәсез калган. Аларга ярдәм итү өчен күршеләре Лилия Низамиева акча җыюны оештырган. Аның Сак­лык банкы картасы номеры: 639002629010789021. Булышырга теләүчеләр “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә дә мөрәҗә­гать ­итә ала.

Чыганак: "Ватаным Татарстан" 
Фото: pixabay.com

Бәйле