Кыйнап үтерелгән баланың әнисе: «Мин моны дошманыма да теләмим»

-- Лэйсирэ

Жанна Семенова үлгәнгә кырык көннән артты. Мәрхүм кызны һәм аның өч туганын моннан өч ел элек Алексеевский районындагы «Забота» приютына урнаштыралар. Ә бу балаларның әти-әнисен, эчкечелектә гаепләп, ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр.

2016 елның мартында дүрт бертуганны Алексеевский районы Кызыл Тау авылында яшәүче Григорьевлар гаиләсе асрамага ала. Быел август башында шушы балаларның берсе – 9 яшьлек Жанна Семенова вафат булды. Дөресрәге, судмедэкспертиза ачыклаганча, бала кыйнап үтерелгән. Тикшерүнең беренчел фаразы буенча, кыйнаучы – тәрбиягә алган ата.

Әлеге фаҗига турында күп яздылар. Әмма язылмый калганы да бар. Вафат булган Жаннаның үз әти-әнисе белән берәү дә сөйләшмәгән булып чыкты. Яңа Чишмә районының Екатерининская Слобода авылына Анастасия Тетслова һәм Алексей Семеновлар гаиләсенә килгәч, ир белән хатын беравыздан: «Безнең янга бер генә журналист та килмәде», – диделәр. (Настя белән Алешаның гаилә коруына унөченче ел икән инде, әмма законлы рәвештә язылышмаганнар).

Семеновларның 4 баласын 2015 елның 24 июнендә алып китәләр. Сәбәп – ата-ананың эчүе генә түгел, яшәү шартлары начар булу, бигрәк тә йортта җылыту системасы булмау.

Анастасия Тетслова сөйләгәннәрдән:

— Өйдә җылыту системасы булмау районы җитәкчесе дәрәҗәсенә куелган иде, әмма ярдәм күрсәтелмәде. Без бер бүлмәдә биш ел яшәдек. Газ баллоны белән. Балалар кечкенә иде. Беркемгә бернәрсә кирәк булмады. Булышмадылар. Безне монда айга ике тапкыр тикшереп тордылар. Менә балаларны «яхшы» гаиләгә бирделәр дә баланы үтерделәр. Аның тәнендә сигаретмы, шырпымы сүндергәннәр. Гримлаганнар иде аның җәсәден. Әмма барыбер сизелә иде. Ярар, ул гаиләдәге ир кансыз да булсын, әниләре Элла бит үзе дә бала тапкан хатын. Балаларны мыскыллауга, рәнҗетүгә ничек түзеп торып була?! Акылга сыярлык хәл түгел бу. Чәчләр үрә торырлык. Балаларны моннан алып китеп коллыкка, үлем тырнагына бирделәр.

Балаларны соңгы тапкыр 2016 елның 17 мартында күрдек. Ә 29 мартта, безгә әйтеп тормыйча, аларны асрамага – башка гаиләгә биргәннәр. Безне балалар белән берничек тә аралаштырмадылар. Асрамага алган гаилә бик каршы торды.

Тәрбиягә алган аналары Элла: «Балалар хәзер минеке, сезгә күрсәтмим дә», – диде. Олы кызым Надя андагы хәлләрне сөйләгән тикшерүчеләргә. Тәрбия түгел, садизм бу! Мин әле һаман томан эчендә, һич күз алдына китерә алмыйм. Балага бер чәпәп алгач та, күңел кырылып китә дә, җәлләп, гафу үтенәсең. Ничек шулкадәр мәрхәмәтсез булып була икән?!

Балаларыбызны кыйнаган өчен алып китмәделәр ич, яшәү шартларыбыз начар булган өчен алдылар. Балаларыбыз адекват, аралашучан иде. Балалар бакчасына йөрделәр. Салкын тиеп тә авырмады алар. Беркайчан да хастаханәдә дә ятмадык. Сау-сәламәт, яхшы иделәр. Барысы да әйбәт иде. Нәрсәгә бәйләнделәр безгә?! Белмим. Без «конченый» алкашлар түгел ич. Әйе, эчтек, яшермим. Әмма авылда бездән күпкә начаррак гаиләләр бар. Аларга тимәделәр. Безне генә ата-ана хокукыннан мәхрүм иттеләр…

Настя да, Алеша да – бүгенге көндә «кодировать» ителгән. Аракыдан котылып, яңа тормыш башларга исәпләре. Бүгенге көндә яшәү шартларын яхшыртып, балаларны туган йортларына кайтарырга, ата-ана хокукын яңадан торгызырга телиләр.

— Настя, балаларыгызны, Аллаһ рәхмәте белән, яңадан үзегезгә бирсәләр, сезнең тормышыгызда нәрсә үзгәрәчәк? – дип сорыйм.

— Безнең тормыш үзгәрде инде… Кеше хаталанып яшәргә өйрәнә диләр. Мин мондый хатаны дошманыма да теләмим.

Автор: Нурия ӘЛМИЕВА, Мәгариф

Бәйле