Машина белән кунакка керү авариягә, 100 меңнән артык штрафка китерә [ФОТОЛАР]

-- Лиана

Дөнья булгач ниләр генә күрмисең дә, ни генә ишетмисең инде. Аның бит барысын да әле белеп, тоеп бетерәсе дә килә. Киноларда күргәнегез бардыр — машина белән кибеткә керүчеләр бар. Ә менә Мөслим районында бер кызыкай машина белән кунакка кермәкче булган.

Ләкин ахыры гына кинолардагыча түгел: машина йөртү таныклыгыннан баш каккан, рүльгә исерек килеш утырган өчен һәм газ торбасын аударган өчен 100 меңнән артык штраф та манчыганнар үзенә. Машина турында әйтеп тормыйбыз инде — күрәсез.

Җитмәсә кызкай ДТП урыннан кача да әле. Ләкин безнең авыл бер урам дигәндәй — кемнең кем икәне, ире дә полиция хезмәткәре булуы тиз ачыклана.

Бәйле