Казаннан килгән «4 мушкетёр» Максим Галкин алдында трюклар майтара [видео]

-- Лэйсирэ

23 сентябрь Беренче каналда күрсәтелүче «Лучше всех» тапшыруында Казанның «Puky ride team» исемле беговелчылар төркеме алып баручы Максим Галкин һәм тамашачыларны шаккаттырды. 5-6 яшьлек Рәис Гыймадиев, Тимофей Васильев, Марк Габдрахманов һәм Ратмир Мәҗәев педальсез велосипедларда төрле трюклар ясады.

Кечкенә спортчылар өчен җанатарга тапшыруга балаларның әти-әниләре һәм тренерлары Сергей Бандеров килгән иде.

Беговелчыларны озатканда Галкин аларны Казанның «4 мушкетёры» дип тә атады.

 Фото: propositive.ru Видео: Puky-Russia

Бәйле