«Мин законлы хатыны килеш, иремнең сөйрәлчекләренә башымны иеп, елап яшим» [язмыш]

-- Алина

Ирем – кыз чагында йөрешкән бердәнбер егетем. Без аның белән 7  ел очрашып өйләнешкән кешеләр, мәктәп елларыннан ук бергә идек. Туйдан соң бәхетле гаилә тормышы башланырга тиеш иде кебек. Әмма шул көннән алып минем ашым – аш, йокым – йокы түгел. Сәбәбе – иремнең көн дими, төн дими башка хатынар белән йөрүендә. Ничек шулай килеп чыкканын күпме генә уйласам да аңлата алмыйм. Без бит әле еллар буе яшәп бер-беребезне туйдырырга да өлгемәдек. Иң рәхәт чагыбыз сыман бит.

Иремнең соңга калып кайтулары туйдан соң ук башланды. Без кайната-кайнаналар белән бергә яшибез. Иремнән риза булмасам да, артыгын тавышланып булмый. Иртән өчтә дә, дүрттә дә кайткан чаклары еш аның. Әмма исе дә китми. Әйтерсең, берни булмаган, әйтерсең эштән генә кайтып кергән инде менә. Ишекне ачып керә дә, урынына барып ята. Ут сүндереп вакытында кереп ятсам да, билгеле инде, мин йоклый алмыйм. Ирем кайтканчы тәки ятам шулай көтеп. “Кайда йөрдең?” – дигән сорауга да һаман бертөрле җавап: “Дуслар белән утырдык”.

Ирем кайтмаган көннәрдә ул дусларга шалтыратып чыгам инде мин. Без бит 7 ел йөрешкән кешеләр. Кем белән аралашканын, кем белән дус булып йөргәнен яхшы беләм. “Ю-у-ук, Гөлүзә, без өйдә, хатын янда гына басып тора. Ышанмасаң, аңа бирәм”, – диләр. Минеке кебек берсе дә йөрми. Хәзер шалтыратмыйм да инде аларга. Чөнки тәгаен беләм – дуслар белән түгел ул, ә сөяркәләр белән. Урамга чыксам да күргән берсе миңа ирем турында сөйләргә ашыга: син белми яшисеңме соң, белеп сабыр итәсеңме, диләр аптырап. Ул сүзләрне ишетәсе килмичә берара бөтенләй чыкмас булган идем дә – җәй бит, кечкенә балабызның йөрисе, урам әйләнәсе килә. Иремнең йөрүен белеп нишли алам? Телефоныннан әллә ничә тапкыр смс укыганым бар. “Кайчан күрешәбез?”, “Күптәннән очрашкан юк, хатының чыгармыймы әллә?” – диләр. Чыраена туры бәреп сорасам да әйтми ул. Аның каравы, мине талый белә. Әллә ничә тапкыр сукканы бар, чираттагы бер сөяркәсе минем турында теләсә нәрсә сөйләде. Ә ул, законлы хатынына ышанасы урынга, урам хатыннарына ышанып йөри.

Берзаман: “Бала минеке түгел”, – дип әйтә башлады бу. Белеп торам инде, шул хатын колагына пышылдаган моның. Бу сүзләргә әниләре дә түзеп тора алмады инде, өйдә зур тавыш чыкты. Әтисе дә каты гына әйтте аңа. Мин ничек иремә хыянәт итеп, башкадан бала алып кайтым ди инде? Башка сыймаслык хәл бит бу. Ике атналап тавышланышып яшәдек шулай. Балабызга якын да килми бу. Ахырда мин түзмәдем: “Әйдә соң, сине шул тынычландырса, ДНК тестын ясатыйк!” – дидем. Бушка түгел бит әле, кыйммәт. Кечкенә генә авылда кеше көлдереп йөреп кайттык шулай. Аны һәркем үзенчә сөйләп йөри бит әле, кимсенеп үләрлек. Әйтерсең лә гаеп миндә. Билгеле инде, 99, 99 процент төгәллек белән бала –ирнеке, ул аның чын әтисе дип табылды. Әмма барыбер тынычланмады ирем, “100 процент дип әйтмәделәр бит”, – ди . Йөрүен һаман да дәвам итә.

Ул шулай хыянәт итеп яшәгәндә мин ничек елмаеп балкып йөри алыйм? Кәефнең беркайчан булганы юк, чарасызлыктан елыйм да елыйм гына. Хәзерге йөргән хатыны бик әшәке кеше. Ике гаиләне аерды инде ул. Ике гаиләдән биш бала әтиләре исән килеш әтисез үсәләр. Миңа да әйтәләр: “Сезне дә аермыйча тынычланмаячак ул”, – диләр. Ул хатынның үзенең дә ике баласы бар, әмма аларны күпчелек вакытта әнисе карый, балалар шунда яши. Кешеләр ул хатынның шактый гына кредитлары бар дип сөйли. Безнең ирләр белән шул максаттан гына йөри инде ул, акчалата ярдәмнәре тимәс микән ди торгандыр. Белмим, минеке беркайчан да акчаны уңга-сулга таратмады. Кайнаналар белән бергә яшибез бит, бөтен акчасын әнисенә биреп бара иде ул. Хәзер дә шулай итә. Теге хатын сүзе белән үз өстенә зур кредитлар алмасын дип бик куркам. Мин законлы хатыны бит, түләмәсә икебезгә җавап бирәсе булчак.

Менә бүген дә иртәнге 6да гына кайтып ятты ул. Бер генә сәгать ятып торды да, шуннан соң җыенып эшкә чыгып китте. Ә мин, түзә алмыйча, балам белән үземнең әниләргә менеп киттем. Нишләргә дә белмим,— әни дә: “Түз инде, йөрер дә туктар”, – ди. Түзәм инде, ничек түзмисең. Бик яратам бит мин аны, башкалар белән бүлешәсем килми. Миннән башка иремә берәү дә кагылмасын иде! Ник хыянәтне тыя торган законы юк икән аның? Сөяркәләрне – бер төрле, ирләрне башкачарак җаваплылыкка тартсыннар иде. Болай бит мин законлы хатыны килеш башымны иеп, елап яшим. Ә сөйрәлчекләрнең көн дә яңа кием, кәефләре шәптән.Сөйрәлчекләргә минем бер дә бирешәсем килми.

 

Гөлүзә. Безнең авыл гыйбрәте газетасы

 

 

Бәйле