Казанга тулысынча көз килде: иртәгә салкын була

-- Алина

Иртәгә, 26 сентябрь, синоптиклар казанлыларга аязучан болытлы һава фаразлый. Урыны белән аз гына яңгыр көтелә, җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез һава температурасы 12-13 градус тәшкил итәчәк. Төнлә шулай ук вакытлыча яңгыр көтелә, ә һава температурасы +6, +8 градустан артмаячак.

Тулаем Татарстан буенча көндез урыны белән яңгырлар, җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле, көчәйгәндә кадәр  +6-11 градуска кадәр суыта, көндез һава температурасы +10,+ 15 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә Татарстанның  Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Бәйле