Элвин Грей үзенең гастроль турын билгесез бер вакытка кадәр туктатырга мәҗбүр булды.Ул ашыгыч рәвештә Казанга китерелә һәм акустик травма диагнозы белән хастаханәгә салына. Бу вакыйга Төмән шәһәрендә концерт вакытында була .
Бу хакта җырчының инстаграмдагы төркемендә хәбәр итәләр.
“Җырчы тыңлаучыларга тудырган уңайсызлыклары өчен гафу үтенә. Тамашачыларның аңлауларына өметләнә” , дип язганнар алар.
–
–