Пенсия алды яшенә җитеп килүче гүзәл затларыбызга эшсез калудан куркасы юк! Әйтик, минем кебек массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючыларга мөхәррирләре, каләмең тутыгып килә кебек, дип эштән китәргә ым какса, тотасың да… бульдозер яки экскаватор машинисты булып төзелешкә эшкә керәсең.
Әлеге өлкәгә гомер бакый эшчеләр җитми, рәхәтләнеп алачаклар! Тузга язмаган нинди сүзләр яза соң бу дип гаҗәпләнеп калмагыз. Шушы көннәрдә генә РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин “Интерфакс” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләгән сүзләр бу. Баксаң, озакламый министрлык моңа кадәр хатын-кызлар өчен тыелган эшләр исемлеген кыскартмакчы икән.
Хәзер бит инде пенсия реформасы аларны да 60 яшькә кадәр эшләтүне таләп итә. Шул яшькә кадәр бил бөгү өчен миллионлаган хатын-кызга эшне каян табып бетерәсең ди? Күтәрми-төшерми торган урыннарда эш бирүчеләр инде кырык яшькә җиткәннәребезне дә, алыр идем дә, картаебрак киткәнсең шул, дигән кыяфәт белән каршы алганны, алтынчы дистәгә чыгучыларга ни кала? Шуңа күрә Топилин безнең ишеләрне, эшсез калмассыз, һич югында зур йөк машиналары руленә утырырсыз, дип юата. Максим әфәнде “Интерфакс” агентлыгы хәбәрчесенә тәгаен болай дигән: “Хатын-кызларга икмәк пешерү производствосында, һава, диңгез, елга һәм тимер юл транспортында, зур йөк автомобильләре йөртүчеләре һәм махсус техника машинистлары сыйфатында эшләргә рөхсәт ителә. Яңа исемлек кабул ителгәч, гүзәл затларның эшкә урнашу мөмкинлеге арта, шулай ук гадел хезмәт шартлары тәэмин ителә”.
Министр хатын-кызларны ирләргә тиңләргә маташа, ахры. Маташмый хәле юк, Путин аңа пенсия алды яшендәге хатын-кызларны ничек тә эшсез калдырмау юлларын эзләргә кушты бит.
Алга таба эретеп ябыштыручы, корыч коючы кебек эшләргә дә чикләү бетәргә мөмкин. Безнең хатын-кызлар булдыра алмаган эш юк! Некрасов бабай әйтмешли, “кирәк икән, янып торган өйгә дә керә, кирәк икән, чабулап килгән атны да туктата”. Хатын да мин, ир дә мин, дип урам буйлап күкрәк кагып йөрсәк тә, безгә беркем берни әйтә алмый.
Тик мине иң борчыганы эшсез калгач берәр нинди машинист булып китү ихтималы түгел, ә бөтен ил проблемасын хатын-кыз көче белән хәл итәргә маташу. Дәүләт ирләре башына юньлерәк идеяләр кайчан килә башлар икән? Гомумән, без аларны күрербезме икән?
Чыганак: Ватаным Татарстан Фото: pixabay.com