Автобус шоферы куркыныч маневлар ясау нәтиҗәсендә, авырлы хатын-кыз чак кына баласын югалтмый кала

-- Алина

Казанда йөкле хатын-кыз автобуста егылып, баласын чак кына югалтмый кала. Моның сәбәбе-җәмәгать транспортының  йөртүчесе хәрәкәт вакытында кылган куркыныч маневрлар.

Бу вакыйга кичә иртән 53 номерлы  автобуста  була. Ленинград урамы буйлап үткәндә, автобус кинәт туктау аркасында пассажирларның берсе егыла. Егылу нәтиҗәсендә  27 яшьлек кыз үзе тора алмый. Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән медиклар, ашыгыч рәвештә зыян күргән кызны йөклелекне өзү куркынычы диагнозы белән хастаханәгә  озаталар.

 

Чыганак:  KazanFirst

Бәйле