Дилә Нигъмәтуллина, Рифат Зарипов һәм башка җырчылар Тимур Фазлыевка аякка басырга ярдәм итә

-- Алина

Тимур: “Мин йөрергә, ә бигрәк тә очарга хыялланам!

26 сентябрьдә Тимур Фазлыевка ярдәм итү максатыннан уздырылган хәйрия концерты малайның шушы өметле сүзләре белән башланып китте. Белгәнебезчә,Тимурның хәзерге көндә буынын алыштырырга кирәк. Әнисе Светлана бу сорау белән чит ил хастаханәләренә мөрәҗәгать итә. Бәхетенә, Германиядән җавап хаты килеп  ирешә. Операция өчен барлыгы 49 мең евро кирәк буласын белгәч, гаилә төшенлеккә бирелә. Мондый чыгымны үзләре күтәрә алмау сәбәпле, кешеләрдән ярдәм сорарга җәмбүр була алар. Шулай итеп, олы йөрәкле кешеләр тарафыннан акчалата ярдәм күрсәтелә башлый. җырчылар катнашында уздырылган концерт та әлеге максат белән оештырыла. Аңа үзләренең өлешләрен кертүчеләрнең һәрберсе дә сәхнәдә Тимурның талантлы егет икәнен әйтеп уздылар. Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сүзен чарада катнашучы һәркемгә рәхмәтен җиткерүдән башлады. Шулай ук залда утырган сәламәтлекләре чикләнгән балаларга да игътибарны юнәлтте. Залда, чыннан да, авыру балалар шактый күренде. Аларның барысы да концертта яңгыраган җырга моңланды яки, киресенчә, көйсезләнеп дә алдылар. “Благодарение” фонды директоры Рүзилә Шәймәрдәнова фонд оештыручысы Сәлихов Ирек исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук әлеге чараны берничә тапкыр оештыруларын да искәртте.

Диагнозы буенча, Тимур сөйләшергә дә тиеш булмаган 

Концерт Тимур һәм Дилә Нигъмәтуллина дуэты белән башланып китте. Җырның беренче куплеты башлану белән залда утырган тамашачылар, күңелләре тулып, күзяшьләрен сөрттеләр. Чөнки алар җырлаган “Яшәр идем” җыры да Тимурның уй-кичерешләрен ачып салган кебек тоелды. Аның аякка басу теләге – һәр авазны сузып әйтүендә чагылып торды. Дилә Тимур белән еш аралашып торганнарын сөйләгәндә егетнең нечкә куңелле булуын, ә иң мөһиме тормышны яратуына басым ясады. “Тимур белән безне бер нәрсә аера – ул хыяллана белә. Без күргәнне күрмәсә дә, ул үзенең хыялларын күреп яши. Аны йөрергә өйрәтергә иде”, – дип тәмамлады сүзен Дилә.Тимур, чыннан да, бик иҗади һәм сәләтле бала. Ул Ресбуплика һәм Русия күләм уздырылган вокал бәйгеләрендә катнашып, дәрәҗәле урыннарга да лаек булган.

Алып баручы Алмаз Мирзаянов әйтүенчә, Тимурның диагнозы буенча, ул бөтенләй сөйләшергә тиеш булмаган. Әлеге сынауны җиңәргә Фазлыевлар гаиләсенә логопед Лариса ярдәм иткән:

-Без барыбыз да Тимурның иҗатына кечкенә өлешебезне кертергә тырыштык. Минем эшем дә бик кечкенә генә ярдәм булды дип саныйм, — дип башлады ул сүзен. Лариса баланы бикләнгән тартмачык белән чагыштырды. Һәр ата-ана да әлеге тартмачыкның дөресен тапкан очракта гына, баланы якты киләчәк көтәсен әйтте. Тимурга игътибар итсәң, үз ачкычын тапкан дияргә дә була. Чөнки ул нинди хыяллар белән генә яшәмәсен, үз максатларына туры барырга тырыша. Ә иң мөһиме, аның үз аякларында йөрисе, күрәсе, һәм әлбәттә, яшисе килә. Бигрәк тә сәхнәгә кечкенә кыз чәчәк алып менеп биргәч, үзен бәхетле тойгандыр егет. Чәчәк белән менгән кыз да Тимурга сәламәтлек теләп, малайның кәефен күтәрде.


“Минем якын дустым ул Тимур”

Сәхнәгә Рифат Зарипов чыгасы игълан ителгәч, тамашачы бигрәк тә дулкынлану белән көтте. Чөнки Рифат инстаграмындагы битендә аның белән җырлап төшкән видеоны урнашытырып, Тимурның сәләтен күрсәткән иде инде. Алар бу юлы да “Сабырлык” җырын башкардылар. Рифат өч көн элек салкын тидерү сәбәплеме, Тимур белән җырлау күңеле тулгангамы, Тимурга кушылып барды. Аннары соң танышу тарихын сөйләде:

-Тимур белән быел җәйдә таныштык. Узган язда интернетта “Җырларыңнытыңлыйм”, – дип язган иде ул миңа. Шуннан соң Миләүшә Сафина җәй көне безне очраштырып, 3-4 сәгать сөйләшеп утырдык. Әлеге концертка да киләм дип вәгъдә иттем, авырып китсәм дә, килергә тырыштым. Чөнки Тимур – якын дустым ул минем. Рифат телгә алган Миләүшә Сафинаның әлеге хәйрия концерында өлеше шулай ук зур. Ул сәхнәдә популяр татар җырчыларны җыйган. Алар: Эльмира Гыйлфанова – Рафаэль Җәләлиев, Люция Мусина, Казан егетләре, Гүзәлия, Хәким, Алия Исрафилова, Рамил –Рамилә Хәйретдиновлар, Алсу Вәлиуллина, Нурзадә, Рамиль Шарәпов, Гөлназ – Илсур   Шәрипҗановлар.

Рәфидә Галимҗанова // Tatar-today порталы

Бәйле