«Көлимме, елыйммы?!» — Илсөя Бәдретдинова судлашырга тели [әңгәмә]

-- Лэйсирэ

Җырчы Илсөя Бәдретдинова турында яңа хәбәрләр чыгып кына тора. Имеш-мимешләр дә җитәрлек. Шунысы яхшы — Илсөя җаваптан качмый. “Халыкка нәрсәм кызык? Сәхнә алдымы, артымы — сөйлим! Яшереп торыш юк”, — ди ул…

— Илфак абый җырлары белән эшләр ничек?
— Җырлары өч баласына мирас булып күчте. Ул язып, мин башкарган җырлар радиодан яңгырамый. Чөнки исән чагында моны үзе тыйган иде. Документ эшләре артыннан йөри башлыйм да тагын сүз ишеттерәләр… Концертларымда кайберләрен җырлыйм. Балалары каршы төшми. Илфакныкы булмаган җырлар да берничә альбом чыгарырлык җыелды. Программага барыбер аныкын да кертәсе килә бит.

— “Илфак җырларын башкармагач, стиле үзгәрде. Хәзер башкалар белән охшаш”, — диләр. Күпләр элекке Илсөяне сагына.
— Әйе. Әмма үзгәрү үземнән дә торадыр. Олыгайдым, холык, фикерләвем үзгәрде. Хәзер бүгенге стилем ошый. Әмма элеккеләрен дә беразын кертәм. Дөресен әйтәм, җырны нинди таләпләр белән сайлаганымны белмим. Күңел ничек куша, шулай эш итәм. Быел, аптырагач, программа исемен дә “Күңел куша” дип атадым…

— Кисәк ябыгып китүең шактый сүз кузгаткан иде. Хәзер: “Илсөя пластик операцияләр ясата”, — диләр. Берәр җиреңне “төзәттергәнең” бармы?
— Белмим, гел аптырыйм… Иренем дә, битем дә үземнеке. Әле мине бер данлыклы сайтка иң күп пластик операцияләр ясаткан татар җырчылары исемлегенә беренче булып керткәннәр. Шаккаттым. Таныш адвокат белән сөйләшкән идем. “Судка биреп, рәхәтләнеп рухый зыян өчен 500 мең сум акча алырга була. Артыннан йөр”, — ди. Шуннан соң уйнап кына РКБда эшләүче таныш косметолог белән сөйләштем. Пластик операция ясатмавыңны исбатлау берни тормый, ди. Артыннан йөрергә вакыт юк. Бер тотынсам, урыннарына утыртам әле.

Иренемә дә бәйләнделәр инде. Тагын бер кабатлыйм — күпертмәдем! Соңгы елларда ябыккач, ирен шулай кабарып калган кебек. Хәзер бераз ит куна башлады, 7 кг га арттым. Битем дә шул ук. “Инстаграм”да шулхәтле пычрак аталар. Алар ничек яши икән? Бер түземлегем бетәр инде… Сәгате суккач, судларда йөрмичә булмас, ахры.

— Гайбәт дигәннән, элек: “Башкортостанда мин йокламаган ир-ат калмаган икән”, — дип уенын-чынын әйтә идең…
— Анысы “ничава” булган икән, монда миннән “лесбиянка” ясаганнар бит әле. Көлимме, елыйммы?! Хәзер администраторым Гүзәл белән икебез арасында “мәхәббәт” икән. Шаккатуыңнан егыл да үл!..

Лилия ЙОСЫПОВА.
(Тулырак — "Ирек мәйданы" газетасының 13 сентябрь санында.)

Фото: архив

Бәйле