ИлСаф кемнедер онытырга тели, яңа концерт исемен дә шулай атаган [йолдыз тормышы]

-- Гузель
Татар эстрадасында урыныңны ничек табарга, хит булырлык җырлар ничек языла? Тулы заллар җыю авырмы, тамашачыга нинди җырлар кирәк? Бүгенге татар эстрадасына нәрсә җитми? 
Һәр җырчының тамашачыга таныткан популяр җыры була. Татарстанның атказанган артисты ИлСаф татар эстрадасына “Әбиләр чуагы” җыры белән килеп керде һәм тиз арада меңләгән тамашачының күңелен яулады. Бары ул гына бу җырны күңелне кузгатырлык итеп башкара ала. “Хисләрем чуалды, керфекләр чыланды… Чылатты шул аны Әбиләр чуагы”. Әлеге җыр күптән язылган булса да, аны күпләр хәтерли һәм яратып башкара… Ике йөздән артык җыр, илледән артык альбом дөнья күргән, меңнән артык концерт бирелгән. Иҗат дөньясында 1995 елдан бирле кайный ул.
“Төрле чаклар булды, бөтенләй сүнеп бетмәдем”

— ИлСаф, зур сәхнәгә аяк басуыгызга 22 елдан артык вакыт узган. Уңышыгызның сере нәрсәдә?

— Әйе, 22 елдан артык вакыт узып китте. Хәтерлим, 1996 елны Татар Дәүләт филармониясенә килдем мин. Анда Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина төркемендә эшли башладым. Әмма төркемдә озак эшләргә туры килмәде, чөнки үзем иҗат белән шөгыльләнергә теләдем. Көч һәм тәҗрибә туплагач, төркемемне булдырдым. Хәзер шактый вакыт үтеп киткән, бик күп эшләр башкарылган. Төрле чаклар булды… Бик нык балкыган, азрак сүнеп торган вакытлар да булды инде. Аннан соң янәдән кабыну, барысы да ничектер чиратлашып барды. Аллаһыга мең Шөкер, бөтенләй сүнеп бетмәдем. Бүген дә уңышлы гына эшлим, тамашачыга үземнең җырларымны ишеттерәм.


Уңышның сере нәрсәдә? Иң мөһиме – үз-үзең булып калу. Башкаларны кабатларга кирәкми, җырчыларның үз йөзе булырга тиеш. Репертуар сайлаганда да игътибарлы булырга кирәк, чөнки ул сиңа туры килергә тиеш. Тамашачы күңеленә без һәрвакыт җыр аша кереп калабыз, җыр аша танылабыз. Минем репертуардагы “Әбиләр чуагы” җыры һәрвакыт популяр булды, ул бүген дә бик актуаль. Хәзерге вакытта да аны радио, телевиденияләрдә еш яңгыраталар. Социаль челтәргә дә бу җырны башкаруымны сорап язган хатлар күпләп килә. «Әбиләр чуагы”н яңа концерт программасына кертмәм дигән идем, калдырырга туры килде. Халык сорый. Шулай ук “Тәрәзәләр – әни күзләре”, “Кайталар кыр казлары”, “Игезәкләр” җыры белән халык күңеленә кереп калдым. Хит булырлык җырларың бар икән, халык сине онытмаячак. Һәрвакыт популяр булып булмый. Кабатлап әйтәм, син үсәргә һәм берничә мизгелдән аска тәгәрәргә мөмкин. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: үз эшеңне яратып, тырышып эшләргә кирәк.

“Беренче хатыным белән аралашам, кызыма ярдәм итәм”

— Быел концертыгыз “Онытырга телим мин сине” дип атала. Кемне онытырга телисез?

— Яңа җырлар күп, шуларның берсе – “Онытырга телим мин сине”. Сүзләрен шагыйрә Эльмира Җәлилова, көен Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор Фирзәр Мортазин иҗат итте. Берәүне дә онытырга теләмим, үкенерлек мәхәббәт тарихы булмады. Әлеге җыр миңа ошады, шул гына. Аннан хит ясарга телим, киләчәктә клип та төшерербез әле.

— Иҗат кешесе бик еш гашыйк була диләр…

— Иҗат кешеләре бик тиз гашыйк була, мин дә шундый. Икенче тапкыр гашыйк булдым, яраттым. Берәүгә дә сер түгел, минем икенче гаиләм бар. Хәзер әлеге никахтан ике улым үсә, Җәмил һәм Аяз.


Быел Җәмил 5 нче сыйныфка барды, бик яхшы укый. Йөзү белән шөгыльләнә. Аның сәнгатькә тартылуын күрмим, ләкин кечкенәсенең сәләте бар. Аязга – 4 яшь, минем җырларны яратып башкара. Үзен сәхнәдә кебек хис итә, минем юлдан китәчәгенә ышанам. Җиңел юл түгел, ләкин каршы булмаячакмын. Шактый тәҗрибәм бар, шуңа күрә файдалы продюсер ролен үти алачакмын.


— Беренче никахтагы кызыгыз Энҗе һәм беренче хатыныгыз белән аралашасызмы?

— Аралашам, без яхшы мөнәсәбәттә. Гел элемтәдә, кирәк чакта ярдәм итәм. Кызымның туен уздырдым, оештыру эшләрен тулысынча үз өстемә алдым. Торырга фатирлары бар, анда да минем өлешем зур. Ул яктан мин тыныч, бурычымны үтәдем. Тормышыма ямь өстәүче оныгым – Сәфинә бар. Ләкин яшь булгач, үземне бабай кебек хис итмим.


— Алар белән аралашуга хатыныгыз каршы түгелме? Көнләшмиме?

— Юк, көнләшми. Ул яктан мин тыныч.

“Тамашачыга җиңел, биетә торган җырлар кирәк”

— Репертуар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсез?

Репертуар сайлаганда тирән мәгънәле җырларга өстенлек бирәм. Иң беренче чиратта сүзләренә игътибар итәргә тырышам. Башкарган барлык җырларым да күңелемә, тормыштагы халәтемә туры килә. Һәрбер җырны тамашачыга югары дәрәҗәдә җиткерергә тырышам. Бүгенге көндә якынча 250 дән артык җырым бар. Бу урында шуны горурланып әйтә алам: араларында мәгънәсез җырлар юк. Ләкин кайбер очракта синең күңел халәтең башкаларныкы белән тәңгәл килмәскә мөмкин. Шуңа күрә тамашачының һәрьяклап күңелен күрергә тырышам. Минем кәефем юк дип, гел моңсу гына җырлар башкарып булмый. Тамашачы концертка күңел ачарга һәм ял итәргә, дөнья мәшәкатьләреннән арынып торырга килә. Билгеле, андый вакытта күңелле җырлар кирәк. Шуңа күрә соңгы вакытта дәртле, тиз ритмлы җырларга игътибар итә башладым. Алтын урталыкны таба белергә һәм уңышлы кулланырга өйрәнергә кирәк.


— ИлСаф, хәзер тамашачыга нинди җырлар кирәк?

— Кызганыч, хәзер тамашачыга җиңел җырлар кирәк. Аларның тирән уйларга чумып, җырның мәгънәсенә төшенеп утырасы килми. “Эх” – дип, сикереп бии торган булса – шул җитә. Татар эстрадасында күп җырчылар шундый юнәлештә эшли, халык аларны яратып кабул итә. Нормаль күренеш, дип саныйм. Замана белән бергә атлыйбыз, андый җырлар да булсын. Ләкин бу күренешне дөрес дип тә әйтмәс идем, чөнки зәвыклы һәм мәгънәле җырларны да тыңларга кирәк. Җиңел җырлар һәм такмаклар озакка бармас, халык алардан тиздән туячак.

— Кайчандыр популяр булып, соңгы елларда тамашачылар тарафыннан бөтенләй онытылган җырчылар бар. Онытылырмын дип курыкмыйсызмы?

— Әйе, андый артистлар бар. Аларның күбесе күңел төшенкелегенә бирелә, начар юлга баса. Исемнәрен әйтмим, ләкин андыйлар бар. Популярлар исемлегеннән төшеп калган артистлар үз эченә бикләнә башлый, ул дөрес әйбер түгел. Хәзер заманасы шундый, үзеңне күрсәтер өчен тырышып эшләргә кирәк. “Булды. Мин җырладым, хәзер беттем инде”, – дип утырырга кирәкми. Яңа җырлар, клиплар иҗат итәргә һәм концертларда үзеңне искә төшереп торырга кирәк. Шуның белән җырчы үзенең иҗат юлын озайта ала. Тамашачы сайлана, бүген бер җырчыны күтәреп ала. Мәсәлән, аны югарыга чөя һәм берничә ел аның иҗатыннан башка яши алмый. Иртәгә сәхнәгә башка җырчы күтәрелә, тамашачы мөкиббән китеп аны тыңлый башлый. Моңа өстәп беренчесен хурларга тотыналар: “Бу җырчы бик әллә нәрсә җырламый бит, беткән икән ул”, — диләр.

Юк, курыкмыйм. Яраткан тамашачым сакланып калды, алар миңа хыянәт итми.

“Без дәүләткә кирәк түгел, шуңа күрә татар эстрадасында хаос”

— Бүген татар эстрадасы нинди хәлдә?

— Популярлык акчага корылган, хәзер танылу өчен шактый зур чыгымнар кирәк. Җырны тамашачыга җиткерү өчен бик зур эшләр башкарыла. Акчаң бар икән, радио һәм телевидениядә ротация бара. Эстрада базар мөнәсәбәтләренә корылган, кемдә акча бар шул җайлы гына сәхнәгә күтәрелә. Җырны бер тапкыр эфирга чыгару гына да кесәгә суга, моны берничек тә туктатып булмый. Дәүләт бу эшне җайга салсын иде… Ләкин ул безнең дәүләткә кирәк түгел, шуңа күрә татар эстрадасында хаос. Идарә итә алырлык хаос була, ә бу — чын хаос. Җырчылар сәхнәдә нәрсә сөйли, нәрсә җырлый, ничек бии – берсе дә дәүләтне кызыксындырмый. Хәзер артистлар тулысынча үзләре эшли. Әгәр дә дәүләт тәртип урнаштырса һәм чыгымнарның бер өлешен үз өстенә алса, дөрес булыр иде. Бәлки, бу мәдәният министрлыгының вазыйфаларына керми дә торгандыр, аларның эше болай да күп. Тик шунысы билгеле – эстрада аларга кирәк түгел, бөтенләй читтә кала.


“Татар җыры югалып бара”

— Сәхнәгә чыгу өчен музыкаль белем кирәкме?

— Хәзер сәхнәгә чыгу өчен музыкаль белем кирәкми, бүгенге эстрадага күзәтү ясап әйтәм. Кемнең ничек җырлыйсы, сикерәсе килә – шулай эшли. Кылану өчен белем кирәкми. Дөресен генә әйткәндә, кирәк. Шаяртып әйттем. Тик моны яшьләр аңламый, барыбер сәхнәгә чыгарга ашыгалар.

Кызганыч, татар җыры да югалып бара. Чит илдән кабатлыйбыз, матур күренеш түгел инде. Болай дәвам итсә, татар эстрадасы йөзен югалтырга мөмкин. Хәзер яшь башкаручылар бер җырчының җырын алалар да, аны заманчалаштырып башкаралар. Әле бит рөхсәт сорап та тормыйлар, аннан соң авыз тутырып: “Минеке яхшырак килеп чыкты”, – дип йөриләр. Оятсызлык бу.

— ИлСаф, бу өлкәдән китәргә теләгән чакларыгыз булдымы?

— Сәхнәдән китәм дигән чаклар булмады, әле ярый җырчы булганмын. Башка һөнәр сайлаган булсам, үкенгән булыр идем.

“Мәдәни чараларга яшьләр йөрми”

— Тулы заллар җыю авырмы? 

— Җиңел генә зал тутыра алган җырчылар бар. Мин тулы заллар җыям дип мактана алмыйм. Ләкин заллар гел буш була дигән сүз түгел, тугры булган тамашачыларым бар. Аллаһыга мең шөкер, алар сакланып калды. Шуны әйтеп узасым килә: соңгы ярты елда татар теле хакында бик күп сөйләделәр. Балалар һәм яшьләр гаиләдә татар телен, татар моңын белеп, “Әллүки”, “Җидегән чишмәләр”не тыңлап үсәләр икән, алар бик теләп концертларга йөрерләр иде. Татар җырына тартылучы яшьләребез бар, ләкин алар азая. Мәдәни чараларга яшьләр йөрми, ул аларны кызыксындырмый. Аннан соң хәзер җырчылар бик күп, шуңа күрә сайлау мөмкинлеге бар. Элек 5-10 кеше генә җырлый, без үскәндә миллионланган җырчылар юк иде.


— Җырлап йөреп акча эшләп буламы?

— Әйе. Җырлап кына да акча эшләп була, чит шөгыльләрем юк. Кем ул бәхетле кеше? Бәхетле кеше — барысыннан да канәгать һәм риза булучы. Кемгәдер миллион да җитми. Иң мөһиме – нәфесеңне тою. Гаиләмне алып барырлык, балаларны киендерерлек, укытырлык һәм ашатырлык акча эшлим.

Бай артистлардан көнләшмим. Зал тутыра алган җырчылар акчаны яхшы эшли, билгеле, алар начар яшәми. Ләкин үзеңнен байлыгын белән мактану дөрес әйбер түгел. Баеп китү мөмкинчелеге бик сирәк, чөнки күп очракта акча иҗатка китә безнең. Җыр язу, сатып алу, аранжировка, клиплар эшләтү өчен шактый зур сумма кирәк.

“Тамашачы гади киенүемне яратмый”

— Сез Инстаграм челтәренә теркәләгән. Тәнкыйть сүзләре язучылар бармы?

— Дөресен генә әйткәндә, тәнкыйтьне бик үк яратып кабул итмим. Төртмәле сүзләрне күпләр яратмый торгандыр. Ләкин дөрес, тиешенчә фикер йөртәргә тырышам. Төрле сүзләр ишеттем, аеруча киенү стиле хакында сөйләделәр. “Бик гади киенә”, — дип язучылар булды. Ничектер купшы киенә белмәдем мин, тыйнак булдым. Әтәч кебек төрле төстәге, чәчәкле костюмнар белән сәхнәгә чыкканым булмады. Хәзер теләсә нәрсә язучылар күп инде ул, аларның барысын да укып бетереп булмый.

Артистлар тормышы һәрвакыт тамашачы күз алдында, безнең гаиләбезне һәм иҗатыбызны күзәтеп баручылар бар. Менә шундый “чәйнәүчеләр”гә мөмкинлек ачылды. Элек алар үзара гына сөйләшсәләр, хәзер интернет челтәрендә бөтен кеше күз алдында үзләренең фикерләрен язалар. Рәхәтләнеп язалар, ләкин бик үк дөрес гамәл түгел инде. Соңгы елларда Ислам кануннары буенча яшәргә тырышам, җомга намазларына йөрим. Кеше тормышын тикшергәнче, үзеңнекен белергә кирәк. Үзең бик идеаль булсаң да, кеше бакчасына таш ату дөрес түгел. Иң зур гөнаһ.

— Эстрадада көндәшлек бармы?

— Кызганыч, татар эстрадасында көндәшлек бар һәм мин аннан ерак булырга тырышам. Кеше бөтен яктан да камил була алмый, көнчелек – начар гадәт. Миңа турыдан-туры бәреп, әшәке сүзләр әйтүчеләр булмады. Арттан теләсә-нәрсә сөйләп йөрүчеләр булды инде, нәрсә хакында икәнен хәтерләмим. Гаилә тормышы хакында башкалар авызыннан яңалыклар күп ишеттем, тузга язмаган әйберләр иде. Баш ватмыйм, артык игътибар бирмим.


Татар эстрадасында дуслык юк диләр, ләкин алай кырт кисеп әйтмәс идем. Җырчылар Рөстәм ЗакировРәсим НизамовВил УсмановАйгөл БариеваГөлнара Габидуллинаны аерып әйтәсем килә, алар белән даими аралашып торабыз.

“Мине тәртипле һәм тыйнак дип уйлыйлар, ләкин ялгышалар”


— Сез сәхнәдәге ИлСафтан аерыласызмы?

— Сәхнәдәге ИлСаф белән тормыштагы Илсур Сафин аерыла. Сәхнәдә мине гел идеаль итеп күрсәтергә тырышалар. Тамашачы тыйнак, акыллы, тәртипле буларак бәя бирә. Бер сүз белән әйткәндә, чын фәрештә инде. Белмим, бәлки үземне шулай күрсәтә торганмындыр. Ләкин дөреслеккә туры килми, минем җитешсез якларым шактый. Холкыма килсәк, әлбәттә тискәре сыйфатларым бар. Икейөзле булмаска тырышам, тик аермалар бар.

Автор: Ләйлә Хәкимова
Чыганак: Интертат

Фото: Google.ru

Бәйле