Казанда мәктәп балаларына банан өләшкән кешеләрне тоткарлаганнар

-- Лэйсирэ

Казаннның Вахитов районында мәктәп янында балаларга банан өләшкән егетләрне тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ике егет мәктәп янында балаларга җиләк-җимеш таратуы турындагы хәбәр полициягә иртән килгән. Бирегә хокук саклаучылар килгән, шаһитлардан сораштырганнар, бананнарны экспертизага тапшырганнар һәм камера язмаларын алганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Казанның иҗтимагый оешмаларының берсе «Изгелек көне» уңаеннан флэш-моб үткәргән. Акциядә катнашучыларны тоткарлаганнар, полиция хезмәткәрләре бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com

Бәйле