Башкортстанда фермерның кыр буйлап атлары үлеп ята

-- Алина

Фермер Рифкать Хәлилов өчен бу чыннан да зур  фаҗига, дип хәбәр итә «Башкортостан» телевидениесе. 200 атның 7 сен  ул үзе атылган килеш тапкан.

Фермер иген басуларында  әле күпме терлекнең  үлгәнен белмим, ди. Фаразлар буенча атлар ату тавышын ишетүгә төрлесе төрле якка йөгергән. Яраланган атлар исә өйләренә мөстәкыйль юл таба алмый. Атларны эзләргә Рифкатьнең гаиләсе һәм танышлары чыга. Полициядә зыян күрүчеләр арасында фермер гына түгел, диләр. Җинаятьчеләрне хәзер эзлиләр.  Эчке эшләр министрлыгы җинаятьчеләрне табу вакыт мәсьәләсе генә, ди.

— Бер миллион сумга якын зыян бар, — дип уфтана фермер хуҗалыгы башлыгы.

Әгәр җинаятьченең гаебе исбатланса, зыян суммасын арттырачаклар. Җинаятьчегә шулай ук ике елга кадәр төрмә җәзасы яный.

 

 

Чыганак: Ufa1

Бәйле