«Эштән кайтып керү белән, әти әнине кыйнарга тотына» [гыйбрәт өчен]

-- Алина

Әлфинә белән без тулай торакта таныштык. Мине, мәктәпне тәмамлап, медицина институтына керә алмаган кызны, әнинең сеңлесе үзе янына — балалар клиникасына эшкә урнаштырды.

Мөнәвәрә апа — танылган, дәрәҗәле табиб, бөтен җирдә сүзе үтә. Сырхауханәнең тулай торагы бар. Миңа бер бүлмәдән урын бирделәр. Мөнәвәрә апа миңа нигәдер үзләренең иркен фатирында торырга тәкъдим итмәде. Бары икенче елга укырга керергә булышырга вәгъдә бирде.

Минем бүлмәдәш кыз Казахстаннан булып чыкты. Кысык күзле, усаллыгы йөзенә чыккан, яше утыздан арткан Заурия.

Мин гаиләдә бердәнбер булып, иркә үскән авыл кызына ул тәмуг оештырды. Аңа минем киемнәрем дә (үзенең бер киеме юк, күптән түгел генә казах далаларыннан килеп медучилище тәмамлаган), минем сары чәчләрем дә (үзенеке кап-кара), апаның монда бүлек мөдире булып эш­ләве дә җенен чыгара иде. Ул ми­ңа теләсә нәрсә әйтә, идәнгә чүп ыргытып, синнән шапшак җан иясе юк дип җикеренә. Хәтта минем әйберләрем дә югала башлады. Башта сумкамнан алтын алкаларым югалды, аннан соң бик матур кызыл төстәге махер яулыгым. Мин бу хәлләрне беркемгә сөйләмим. әнине, борчылыр дип, жәллим. Апа аңламас дим.

Тулай торакның душы бар. Бервакыт юынырга төштем дә бер кеше юк бугай дип, кычкырып-кычкырып еладым. Ләкин мин үзем генә булмаганмын икән. Стена аша астагы катта яшәүче әлфинә юынган.

Шул көннән соң без әлфинә белән аерылмадык. Ул Чаллыдан булып чыкты. Анда әнисе, әтисе, кечкенә энесе яши. әти дигәч, аның йөзен кара болыт каплады. әтисе аның вәхши иде. Киноларда гына күрсәтә торган вәхши. Эштән кайтып керү белән әнине кыйнарга тотына дип сөйли иде әлфинә. Юеш сөлгене йомарлап. Кемдер әйткән, шулай эшләсәң, күгәргән эз калмый дип. Аннан акча таптыра. Бирмәсәң, бер яшьлек энесен балконга алып чыгып, аякларыннан тотып, башын аска каратып, хәзер кулны ычкындырам дип акыра. әнисе берничә җирдә җыештыручы булып эшләсә дә, бөтен акчасы шушы исереккә китеп бара иде. әтисе кайдадыр селкенеп йөри. Эшләмичә ярамый, 70 нче елларның ахыры бу. Эшлә­мәгәннәргә закон кырыс.

Энесенең гомере кыска булды әлфинәнең. өч яшендә гриппның бик авыр формасы белән авырып, ахирәткә китеп барды сабый. әлфинәнең әнисе бу сабыйны кырыктан соң тапкан, шуңа күрә авыру белән көрәшерлек көче булмаган организмның.

Бу үлемнән соң бөтенләй бетеп урын өстенә калды әлфинәнең әнисе. Аны карарга дип, дустым Казандагы эшен ташлап, Чаллыга кайтып китте.

Бу вакытта инде мин мединс­титутның өченче курсында укыйм. Заурия дә, балалар клиникасындагы эш тә — барысы да артта, томан эчендә калган иде.

Еллар үткәч, мине әлфинә үзе эзләп тапты. Табиб апамнан минем адресны алып, эш урыныма килде ул. Икебез дә алай үзгәрмәгәнбез, әз генә олыгаеп киткән идек. Ул кияүгә чыккан, бер завод профилакториенда массаж ясаучы булып эшли икән. Каенанасы, ире һәм биш яшьлек улы белән өч бүлмәле фатирда яшәп яталар. әнисе күптән мәрхүм. әтисе турында берни белми һәм белергә теләми икән ул. Күзләре бик сагышлы иде дустымның. Икенче очрашканда ул инде ачылып китеп, гаилә хәлләрен сөйләде. Ире бик әйбәт кеше икән. Тыныч. Заводта инженер булып эшли. «ә менә ирнең әнисе сәер холыклы. Инде алтынчы ел торабыз, берничек ярап булмый», — диде әлфинә. өйләгә кадәр йоклый икән каенана. «Бу вакытта фатирда бер кеше дә бернәрсә дә эшләргә тиеш түгел. Хәтта бәдрәф суын җибәрергә дә. Атна уртасында ярый, шул килеш эшкә китәбез. Ләкин бала белән декрет ялында утыру минем өчен мәхшәр булды. Хәзер дә шимбә-якшәмбе дер калтырап торабыз. Бала бар бит, ир бала. Шукланасы да килә, — дип дәвам итте әлфинә. — Алмазия, бәлкем берәр чарасын беләсеңдер. Бәлки тынычландыра торган дарулар бирергәдер. Ирем Гомәрне жәллим. Мин ничек тә түзәргә тырышам. Аңа бик читен. Йөрәге чыдамас дим өйдәге тавышка». Мин ярдәм итәргә вәгъдә бирдем. Психиатрияне яхшы белгән профессор таптым. әлфинәнең каенанасын, үзе риза булмаса да, карадылар, тикшерделәр һәм психик авыру дигән диагноз куйдылар. Көчле дарулар билгеләделәр. Нәсел авыруы булуы мөмкин, дип өстәделәр. Организм картайган саен, авыру көчәячәк кенә икән.

Җиде кат нәселен тикшермичә, кияүгә чыкма, килен алма дигән борынгылар. Хәзер балаларга нәсихәт бирмәкче булабыз. Без бит бу йолаларны үзебез дә үтәмәдек.

Әлфинә нишләр? Мондый авыруны карау, аеруча шәһәр фатирында күз алдына китереп булмаслык авыр йөк. Ярый ла тигез тормышта яшәсәң. Гомәр бер тапкыр йөрәк өянәге кичергән кеше. ә бу авыру балада кабатланса?

 

Алмазия ГАТИНА. Казан.  Татарстан яшьләре

Бәйле