«Әни утын пүләне күтәреп, ямьсез сүзләр яудырып, өстемә ташланды»[язмыш]

-- Алина

Бер коллективта эшләгән дус кызым, ипле-ягымлы, тыйнак Айсылу бездә еш булганлыктан, җавап йөзеннәндер инде, мине үзләренә кунакка чакырды. Ерак авыл түгел, барып кердек көзге якта яңгырга эләгеп, лычма су булып. Өйдә безне ирләрчә нык гәүдәле, төксе карашлы хатын каршылады. Кызы, уңайсызланган хәлдә, киеренке халәтне йомшартырга теләп, самавыр куеп җибәримме дип сораган иде, ана кеше, эчке ярсуын чак тыеп, идән уртасына сулы чиләк белән чүпрәк ыргытты. “Башта өеңне юып чыгар әле, аннан күз күрер”, – диде, дорфа гына.

Мин бик уңайсызлансам да, иптәш кызым нык үтенгәч, йокларга калдым. Салкынча чоланда икебезгә урын җәйгәч, Айсылу белән кочаклашып, төне буе сөйләшеп чыктык.

Елмайганда да күзләрендә тирән моң-сагыш ярылып ята иде аның. Моның сәбәбен шул кичтә белдем. Баксаң, ирен сугышта югалткан, ике бала белән тол калган, берүзе тырышып, җыйнак кына булса да йорт салып чыккан әниләре тормыш авырлыгы үчен, тигез тормышлыларга карата нәфрәтен газиз балаларыннан ала, аларны урынлы-урынсызга да каһәрли икән.

– Бервакыт шулай әни күршеләргә ат белән утын кайтканга үртәлеп, миннән өч яшькә олы абыйны урманга җибәрде, – дип сөйләде миңа дустым Айсылу. – Кырпак кар явып торган көн иде. Абый кисеп ташланган чи агач башлары төяп кайтып керде. Моны күреп, әни бик ярсыды, аударган йөген кабат төятеп, абыйны коры-сары ботак табып кайтырга дип чыгарып җибәрде. Мин, абыйны жәлләп, посып елап калдым. Ул караңгылангач кына кайтты, йөге зур иде, әмма өйгә керергә курыкты, бишмәтен бөркәнеп, кара мунчада йоклады.

Үзебезчә, көчебездән килгәнчә ни хәтле тырышсак та, без әнигә ярый алмадык, ул хуплап җылы сүз әйтүне белмәде, һаман ризасызлык белдереп, әрләп тора иде.

Бервакыт шулай мәктәптә укып, аттестат алган көнне иптәшләр белән күл буенда саубуллашу кичәсе оештырырга уйладык. Очрашу озаккарак сузылды, укытучылар үгет-нәсихәт бирде, без дә рәхмәтләребезне әйтеп, шигырь сөйләп, җырлап, бу истәлекле көнне хәтердә матур булып сакланырлык итеп оештыра алдык. Әнә шулай рәхәт тойгылар кичереп, шат күңел белән өйгә кайтып керсәм, мине көтеп ярсып беткән әни утын пүләне күтәреп, ямьсез сүзләр яудырып, өстемә ташланды, көчкә чыгып ычкындым. Күз яшьләремне тыярга тырышып, кешегә сиздермәс өчен баш иеп, кызу гына атлап авылдан чыгып киттем дә, басуга таба йөгердем. Арыш басуының, серкәләнеп, башакка туена башлаган чагы иде. Икмәк исе бөркелеп торган куе яшел дулкын миңа бик көчле тәэсир итте. Беркадәр тынычланып, рәхәтләнеп илереп елый-елый камыллар арасына аудым. Төнне шунда үткәреп, өйгә кояш чыккач кына кайтып кердем. Күрәсең, әнигә дә шом кергәндер, бер сүз дә әйтмәде, ике-өч сынык ипи калдырып, эшкә чыгып китте.

Әнигә тормыш тартулары авыр икәнен аңлый идем, шуңа күрә институтка керү хыялын читкә этәреп, читтән торып укырга кердем дә, эшли башладым. Ул беренче хезмәт хакымны алгач куануларым! Әниемне дә сөендерү өчен илле ике сумның ике сумына прәннек, конфет алдым да, ашкынып өйгә кайттым һәм акчаны тулысы белән әнигә тапшырдым. Ләкин зарыгып-тилмереп көткән рәхмәт сүзен бу юлы да ишетмәдем шул… Әни күчтәнәчне өстәлдән чак сыпырып атмады: “Бүтән алай акча туздырып йөрмә!” – диде.

Абый да эшли башлагач, тормышыбызда мохтаҗлык шактый кимегән иде. Ләкин әнинең яман холкы үзгәрмәде. Ул безнең кечкенә генә гаеп өчен дә зурдан тавыш куптарып, даими хурлап-кимсетеп үзәкләргә үтте.

Айсылу моң-зарларын түккәч: “Ә абыең һаман түзеп тордымы шуңа, кайда соң ул хәзер?” – дип сорадым.

– Абый чыдамады шул, өйдән чыгып качканына дүрт ел булды, хат-хәбәре дә килми ичмасам, – дип тагын үксергә тотынды дустым. – Үзенең исәнлеген белдереп, туганнарга бер тапкыр гына хат салган иде.

Айсылу белән байтак еллар сөйләшеп-аралашып яшәдек. Бер-беребезгә нык ышанганга күрә, беркемгә әйтеп булмый торган әче күңел яралары турында ихластан сөйләшеп, бер-беребезгә рухи терәк һәм эчкерсез киңәшче булып кала алдык. Хәзер күпме тәҗрибә туплагач, үткәнгә нәтиҗә ясарга була. Тормышта дуслар арасында да авырлык килгәндә сиңа калкан булырдай намуслы кешеләр бик сирәк очрый. Чөнки җанында хөсетлек йөрткәннәре, сиңа вакытлыча гына яраган булып, сереңне ала да, җайлы чагын көтеп торып, сүзеңне йөзеңә орырга да күп сорамый.

Ә Айсылу тормышта берәүгә дә авырлык китермәүче мәрхәмәтле, нечкә күңелле, риясыз, изге бер самими зат иде. Еллар үткәч, газиз баласын югалту ачысын кичерсә дә, аның гаеплеләргә карата бәгыре катмады. Һәркемне кичерә белә торган киң күңелле бик сирәкләрнең берсе иде ул. Әнисенең дә дуамаллыгын аңларга тырышып, аның яхшы якларын да искә ала иде, хәер-догасыннан калдырмады. Шушындый олы җанлы, юмарт йөрәкле хатын якты дөньяны кисәк кенә калдырып китәсе елны, тәвәккәлләп, авыр сәфәргә кузгалып, җир читендәге Сахалиннан абыйсын табып, туганнарча өзгәләнеп елап, күрешү шатлыгына ирешә алды.

Минем психологлар фикерен укыганым бар: бәрелеп-сугылып, хаксызга рәнҗетелеп үскән балалар соңрак тормышка яраклаша алмый интегәләр, аларның кайберләрендә үзләрен бүтәннәрдән ким тою хисе барлыкка килә, үз-үзләренә ышаныч булмаганга, бик күп ялгышларга дучар булалар, имеш. Ә кайберләре, гаиләләрендә күреп үскән гадәтне кабатлап, каты бәгырьлегә, явызга әверелә икән. Шуңа күрә баласының киләчәген уйлаган ата-ана тәрбиягә бик сак карарга, газизен тел камчысы белән җәрәхәтләмәскә, кимсетмәскә тиештер дә бит, әмма гаилә эчендәге мохитне киңәш белән генә яхшыга үзгәртү мөмкин түгелдер шул. Кешенең үз күңелендә миһербанлык чаткысы булу кирәк. Яшь буынга гаиләдә үзеңне ничек тотарга, үзара мөнәсәбәтләрне ничек дөрес көйләргә кирәклеген, гомумән, җәмгыять тормышына яраклашу культурасын өйрәтсәләр, бер дә зыян булмас иде. Гаиләләр таркала, балалар эш сөймичә җиңел генә яшәргә күнегеп үсә дигән актуаль проблеманы нигезле итеп, дәүләт күләмендә мәктәптән үк тәрбияви ысуллар белән чишәргә уйлап та карамыйлар бит. Һәр гаиләнең проблемасы үз эчендә йомылып кала, бу хәлнең әче җимешләре күренә башлагач кына чаң сугудан мәгънә аз, югыйсә.

 

Фәридә ШАКИРОВА. Балтач.Татарстан яшьләре

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий