Яшь кәләше вафат булган ир үзенә үлем теләп йөри

-- Лэйсирэ

Ул мотоциклының тизлеген арттырганнан-арттыра барды. Кинәт аның күз аллары караңгыланып китте һәм шул караңгылык эченнән суырылып яктылык пәйда булды. Бераздан ул әкренләп кеше сынына әверелде – ниндидер җансыз таш сынга. Аннары гәүдә селкенеп, ап-ак бармаклы нечкә кулларын алга таба сузды.

Ир аңлап алды: чакыра бит ул аны, үз янына дәшә. Бәй, бу аның сөеклесе, ләбаса! Ап-ак күлмәктән, озын чәчләре иңнәренә таралып төшкән, олы зәңгәр күзләре аңа төбәлгәннәр. Тик алар, нишләптер, зур булып ачылып катып калганнар, күз төпләре кара көеп тора. Ир тизлекне арттырды. Тик сөеклесе якынаймады, дулкын өстеннән йөзеп барган аккоштай, ераклашканнан-ераклашты.

– Хатирә-ә-ә-м! Тукта, көт мине!

Аның йөрәк түреннән бәреп чыккан сыктау авазын мотоциклның яман үкергән тавышы күмеп китте…

Шул секундта мотоцикл коточкыч улау тавышлары чыгарып, юл читендә яткан олы ташка барып менде дә әйләнеп китеп җиргә капланды. Тәгәрмәчләр генә туктый алмыйча зырылдап әйләнделәр дә әйләнделәр. Ирнең гәүдәсе, очып китеп, күп еллар элек яңгыр сулары агар өчен юл аркылы салып калдырылган тимер торбаның чыгып торган башына барып бәрелде.

Якын-тирәдәге өйләрдән кешеләр йөгерешеп чыкты. Берничә кеше, саклык белән генә күтәреп, җансыз гәүдәне юл кырыена, чирәмгә сузып салдылар. Аның чалбар кесәсеннән, тырпаеп, шешә муены күренеп тора иде. Бер абзый шешәне тартып чыгарды. Адәм ышанмаслык хәл: аракы шешәсенә берни булмаган, пыяласы да чатнамаган иде. Абзый, ачу белән, шешәне тыкрык башындагы ихатасыз йортның таш нигезенә бәрде. Шешә челпәрәмә килде.

Җыелган халык, бу хәлләргә исе китеп, аптырап басып тора иде.

Шулчак кемдер:

– Хатирәсе янына китте, – дип куйды.

Халык айнып киткәндәй булды. Тиз генә, каршы чыгып, юлдан килгән йөк машинасын туктаттылар. Күмәкләшеп җансыз гәүдәне кузовка күтәреп салдылар. Кемдер, йөгерә-атлый, өеннән мәетне капларга одеял алып чыгып бирде. Берничә кеше машина башына үрмәләде. Машина тузан туздырып күздән югалды.

Тетрәнгән халык төркеме, тарала алмый, хәтсез вакыт юл читендә басып торды. Беркемнең дә сөйләшәсе килми иде.

Бу фаҗиганең шаһиты булганнар арасында яшь кенә кыз бала – мин дә бар идем.

Үскәчрәк белдем. Яшь кәләшен мәңгелеккә югалткан бу ир үзенең аңа булган мәхәббәтеннән арына алмаган. Ата-анасының киңәше белән хатынының сеңлесенә дә өйләнеп караган. Апасына бик тә охшаган бу кыз төс-кыяфәте белән аның хис-тойгыларын гел яңартып кына торгандыр, күрәсең. Оныта алмаган ул яраткан хатынын. Яшәү ямен югалткан. Гел аны юксынган, сагынган. Соңрак яшел елан белән дуслашып киткән. Үзенә үлем теләп, аны көтеп йөргән.

Инде күп еллар узса да бу хәлләр бүгенгедәй әле дә күз алдымда торалар.

Мәхәббәт һәм үлем янәшә йөри, диләр бит.
Мәхәббәт үлемсез һәм үлем мәңгелек шул.

Гөлфизә Кәлимуллина, Акчарлак

Бәйле