3 яшьлек Саба кызының язмышы бөтен интернетны шаулата

-- Лэйсирэ

“ВТ”ның 24 август санында “Кызчыкны коткарыйк” дигән язма чыккан иде. Анда Сабада яшәүче 3 яшьлек Аделина Абдуллинага ярдәм кирәклеге турында яздык. Сабыйда –лейкозның бер төре. Диагнозы да Татарстанга бер генә. Бездәге табиблардан өметле сүз ишетмәгәч, алар чит илнекеләргә мөрәҗәгать итә. Алар дәваларга риза. Тик сабыйның гомерен коткарып калыр өчен 30 миллион сум акча сорыйлар.

Бу кызчыкның язмышы бөтен интернетны шаулатты. Абдуллиннар гаиләсенә килгән хәсрәтне күпләр бүлешә. Җылы сүз дә кызганмыйлар, акча да күчерәләр. Аделинага бөтен ил белән ярдәм итәләр. Әнисенең үтенечен тыңлап, танылган алып баручы һәм актриса Ксения Бородина да Алинәгә ярдәм кулы сузды. Үз сәхифәсендә бу бала турында язып, бер тәүлек эчендә 5 миллион сум акча җыярга булышты.

“Кызыбызның хәле көннән-көн начарлана гына бара. Тән температурасы төшми. Кан анализлары яхшы түгел. Химия алганнан соң бөтенләй хәлсезләнде. Йөри алмас булды. Баламны ничек тә яшәтәсем килә. Әмма ул бирешми, кайчак уенчыкларын алып уйный да”, – дип сөйли Алинә Абдуллина. Хоккейчы Данис Зарипов та бу балага ярдәм итү акциясенә кушылды. “Тимерман” спорт чаралары җи­тәкчесе Вадим Янгиров та кечкенә кызчыкка ярдәм итәргә алынган. Ул “Адым саен якынрак” дигән акциясе кысаларында 21 көн дә­вамында 21әр чак­рым араны йө­гереп узмакчы. Шул эше белән халыкны җәлеп итеп, балага ярдәм итүләрен сорый. “Үз мисалымда мин башкаларга үрнәк күрсәтәм. Хәйрия акциясенә кушылучылар бар”, – ди Вадим. Узган ел ул шушы акциясе ярдәмендә Рональд Макдональд йортына ярдәм итүгә үзеннән өлеш керткән.

Татар эстрадасы артистлары да читтә калмый. Сабада күп кенә хәйрия чаралары узды. Редакциябез уздырган хәйрия чараларында еш катнашучы Алсу – Азат Фазлыевлар да бу балага булышырга алынды. “Үзебезнең туганнар арасында да ярдәмгә мохтаҗ балалар бар. Әмма бу баланың язмышы аларныкы белән чагыштырганда бик авыр. Без сабыйны кызгандык. Шуңа да Сабада узачак концертыбыздан кер­гән акчаны бөтенләе белән әле­ге гаиләгә бирәчәкбез”, – ди Алсу. Кукмара районында да хәйрия концертлары уза.

Язма әзерләнгәндә Аделинага кирәкле сумма җыелганы билгеле булды. Әмма акча җыю туктатылмый әле.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әтисе Абдуллин Азат Робертович исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4817760243551243.

Әнисе Абдуллина Алинә Даутовна исемендәге “Ак Барс” банкы картасы: 2200530131639759.

Ватаным Татарстан

Бәйле