- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Ватсапта ата-аналар чатларына хәвефле аудио-хәбәр таралды. Имеш тә бер хатын мәктәп янына килеп, ике үсмер кызга үзен фотога төшерергә кушкан. Ул аларны акрынлап куакларга таба алып барган. Ә якында гына машинада бер ир утырган һәм автомобилнең ишекләре ачык булган.
Аудиоязмадагы тавыш балаларны кисәтергә, сак булырга чакыра. Шул ук вакытта бу хәлнең кайда булуы, билгесез. Ата-аналар арасында паника тудырган әлеге хәбәр илнең башка төбәкләрендә дә таралган.
Ялган хәбәрме ул, чыннан да буган хәлме, билгесез. Шулай да балаларның югалуы турында әледән-әле ишетелеп кенә тора. Шуңа күрә дә аларга чит кешеләр белән сөйләшмәскә, машинага утырмаска кирәклеген төшендерергә, аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Кызыл таң Фото: https://pixabay.com
–
–