Хатын-кыз идарә иткән машинага бәрелеп, автобус каплана, 15 кеше имгәнә[видео]

-- Алина

Мәскәү янында коточкыч юл һәлакәтендә автобус һәм зур җиңел машина бәрелешкән. Шуннан соң автобус юл кырыена төшеп киткән һәм капланган. Авария урыныннан кадрларны 29 сентябрьдә РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Капланган автобус трасса янында яткан. Биредә полиция хезмәткәрләре эшләгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, 15 кеше имгәнә. Шуларның өчесен «ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткән. Бу кешеләр бик авыр хәлдә, диелгән әлеге хәбәрдә.

РЕН ТВ җиңел машина белән 62 яшьлек хатын-кыз идарә итүен ачыклаган. Аны хәзер полиция хезмәткәрләре сораштыра. Бу хатынның иңбаш сөяге сынган.

 

Чыганак:Интертат электрон газетасы Видео:Федераль яңалыклар агентлыгы 

Бәйле