«Син бит мине төрмәдән коткарып калдың, үтерә идем бит мин хатынны” [язмыш]

-- Алина

Беркөнне танышым Нәсимәне очраттым.

– Лида миңа бер хатын артыннан сәлам әйтеп җибәргән, – диде ул.

– Кайсы Лида? – дидем, аптырап.

– Малосемейкада безнең күршедә торды бит әле.

Ничек хәтерләмим ди, Нәсимәгә күпме михнәт күрсәтте бит ул хатын. Ире Валера да шундый усал холыклы, үтә вакчыл, бәйләнчек адәм иде. Газ плитәсен ике өлешкә “бүлеп”, һәр гаиләгә аерым конфоркалар билгеләде хәтта.

“Ялгышып, чәйнек яки кәстрүлеңне аларның конфоркасына куйсаң, яисә плитә өстенә су түгелсә, кара тавыш чыгара”, – дип зарлана иде Нәсимә. Ир кеше эшемени болай кылану?! Җитмәсә, башка вак-төяккә дә бәйләнеп җәфалаган: өстәлеңне әйбәтләп сөртмәгәнсең, чүпрәген юмый калдыргансың һәм башкалар. Ванна белән бәдрәфне дә тикшереп торган. Хатыны үзе дуламаса да, ирен хуплаган. Бер килгәч, үзем күрдем: салмыш кайткан чагында бу ир бигрәк тә явызлана, һич тыеп булмый икән. Бер очрак әлегәчә хәтереннән чыкмый Нәсимәнең.

– Авырлы чагым, нервыларым болай да киеренке, – дип сөйләде ул. – Үз ирем көне буе эштә булгач, күршеләребездән куркып, күзләренә сирәк күренергә тырышам. Беркөнне Валера эчеп исерде, фатир буйлап көне буе котырынып йөрде. Ачуын басарга теләп, кичен Лиданың эштән кайтуын сагалап торды. Ниһаять, тышкы ишекнең ачылуын, әшәке сүгенү һәм әче итеп кычкырган тавышны ишетеп, түзмәдем, бүлмәдән йөгереп чыктым. Күрәм: Валера Лиданың бугазына пычак терәгән. “Абау, күршем, нишлисең, акылыңа кил!” – дип, араларына кереп бастым. Каян көч килгәндер үземә, пычакны ирнең кулыннан тартып алдым. Миннән күпкә озын буйлы, юан беләкле адәм әле ул! Ә бит шул вакытта үземнекен дә, туасы баламның да тормышын куркыныч астына куйганмын. Азагын уйлап тормыйча, ярдәмгә ташланганмын. Лида ул чагында фатирдан чыгып качты. Ярый әле, нәни кызларын әбисе янында калдырган булган. Исерек булса да, Валера да ни кылганын бераздан аңлады бугай. “Нәсимә, син бит мине төрмәдән коткарып калдың, үтерә идем бит мин хатынны”, – диде.

– Төрмәгә барыбер эләкте түгелме соң ул?

– Әйе, ни өчен икәнен тәгаен белмим. Лида аннан аерылып, әнисенең фатирына күченеп киткән иде инде. Шулай итеп, ян бүлмә бушап, без фатирлы булып калдык. Ремонт ясап үзгәрткәнче, ул бүлмәгә керергә шүрләп тордым: күршеләремнең өрәкләреннән курыктым хәтта. Шулай да Лидага ачу сакламадык, ара-тирә аралаштык. Поликлиникада эшли ул. Кызыбызның медосмотр үтәсе бар, эшне тизләтмәсме, чылтыратырга кирәк булыр әле.

Менә шулай сөйләшеп тордык без Нәсимә белән. Бер-ике көннән ул кесә телефоныма чылтыратты.

– Беләсеңме, Лида үлгән икән! – диде ул, сулышы буылып. – Илле генә тулган иде, югыйсә. Поликлиникага чылтыраткан идек, үлгәненә ике ел бит аның, диделәр. Бу сүзләргә ышанмыйча, кабат башка номерларны җыеп карадык, шундый ук җавап ишеттек.

– Соң, сәламен яңа гына алдым, дигән идең бит.

– Үзем дә аптырадым. Эш болай булган: Лиданы ике ел элек йөрәк өянәге тоткан икән. Үлем сәгате килеп җиткәч, үткән тормышын күз алдыннан кичергәндер, күрәсең, мине рәнҗетүләре исенә төшкәндер. Мине күреп белгән хатын артыннан сәлам җибәргән. Үземә дә, озак кына авырып, сырхауханәләрдә дәваланырга туры килде, шунлыктан әлеге хатын белән юлларым кисешмәде. Менә шулай, ике елдан соң гына килеп иреште күршемнең сәламе.

Нәсимәне тыңлагач, күңелләрем тулды, көне буе уйланып йөрдем. Уйланырсың да, “теге” дөньядан алган хәбәр кебек булган бит бу.

 

 

Галиябану ХУҖИЕВА. Казан.Татарстан яшьләре

 

 

Бәйле