“Картайгач, бабай кебек, мич артында гына ашарсыз» [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Мәскәү телевидениесенең Беренче каналы илнең төп программасы булып исәпләнә. Шуның өчен дә ул беренче бит инде. Шунлыктан андагы тапшырулар күпчелек халык өчен кызыклы да, мавыктыргыч та булырга тиеш. Кызганычка, алай түгел шул. Беренче каналның дүрт тапшыруы эчтәлеге ягыннан бер-берсен кабатлый. Мин монда «Пусть говорят», «На самом деле», «Мужское/Женское», «Давай поженимся!» тапшыруларын күздә тотам.

Алар нигездә бер үк сюжетка корылган. Иреннән яки хатыныннан аерылган, Русия күләмендә иң югары исемнәргә ия булган артистка багышлана. Ир белән хатын сәгать буе бер-берсен хурлап, гаепләп утыралар, барлык мәсьәләләрдә дә үзләренең хаклы булуларын расларга тырышалар.

Озак вакытлар дәвамында “Пусть говорят” тапшыруын Андрей Малахов алып барды. Хәзер ул Русия каналына күчте. Әмма аның тапшырулар тематикасында әллә ни үзгәрешләр булмады. Һаман да шул балык башы. Экранда шул ук дәрәҗәле исемнәр алган артистлар, үзләренең элекке ирләренә яки хатыннарына пычрак атып утыралар. Кайбер тапшыруларда андый “элеккеләр” дистәгә якын җыела. Барысы да начар, бу артист кына бик яхшы икән бит. Тәнкыйть утына эләгүчеләр, тапшыруда сүзнең нәрсә турында барачагын алдан ук чамалап, үзләренә ярдәмгә бала-чагаларын да ияртеп киләләр. Балаларын үзе генә тәрбияләве хакында бихисап дәлилләр китерелә. Артист исә балаларның кайберләре минеке түгел дип расларга тырыша, андый очракларда медицина хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Алар тиз генә баланың әти-әнисен ачыклап бирәләр.

Билгеле инде, мондый тапшыруларда беркем дә үзен гаепле санарга теләми. Шунлыктан бәхәс озак дәвам итә. Еш кына алып баручылар тапшыруны билгеләнгән вакытта төгәлли алмыйлар. Ул икенче-өченче көннәрдә дә дәвам итә. Беренче каналда “Пусть говорят” тапшыруында Андрей Малаховны алмаштырган Дмитрий Борисов Армен Джигарханян, аның хатыннары, мирасын бүлешү турындагы тапшыруын өч айга якынга сузды. Борисов судья түгел бит югыйсә. Казан телевидениесендә 26 ел хезмәт куйган кеше буларак шуны әйтә алам: мондый мәсьәләгә телевидение тапшыруында нокта куеп булмый. Телевидение проблеманы күтәрә, тамашачыга күпчелек яки бер төркем халык фикерен генә җиткерә ала. Кемнең дә булса гаепле булуын раслау яки милек бүлү – болар инде башка органнар вазыйфасы.

Югарыда телгә алып үтелгән “Давай поженимся!” тапшырулар циклының мәгънәсен аңлау авыр. Тапшыруга гаилә корырга җыенучылар чакырыла. Күбесе моңарчы бер яки берничә тапкыр өйләнеп, кияүгә чыгып, инде аерылышкан кешеләр. Тапшыруны алып баручы Лариса Гузеева үзенең ике ярдәмчесе белән өйләнергә яки кияүгә чыгарга теләүченең элеккеге тормышы белән кызыксына, аерылышуның сәбәпләрен ачыклый. Әлбәттә инде, аларның берсе дә үзен гаепле санамый, башкаларны гаепли. Аннары бер-бер артлы гаилә коруга теләк белдергән өч кандидат белән таныштыралар. Алар да элеккеге гаилә хәлләре турында сөйләргә, берәр сюрприз күрсәтеп алырга тиеш. Нәтиҗәдә тапшыру ахырында шул өч кешенең берсен гомерлек яр итеп сайлап алырга кирәк. Телевидение тапшыруында 4-5 минут эчендә танышып аралашкан кеше белән гомер итеп кара инде син! Һәр мәсьәләдә уртак тел табарга, бер-береңне яратырга, һичьюгы хөрмәт итәргә дә кирәк бит. Ярый ла бер күрүдә үк гашыйк була алсаң. Еш кына бөтен шәһәр буйлап эзләп тә тормыш итәрлек яр таба алмыйсың бит әле.

Алла Пугачева телевидениедән һәр чыгышында үзенең элеккеге ирләре турында китаплар язуы турында искәртеп үтәргә ярата иде. Соңгы вакытларда А.Пугачева эфирда сирәк күренә, чыкса да планлаштырылган китаплары турында искә алмый башлады. Китап язу җиңел нәрсә түгел, бәлки килеп чыкмагандыр, бүгенге ире Максим Галкинның бу идеяне хупламавы да ихтимал.

Якташыбыз Ренат Ибраһимов та чыгышларында бабасының (бүгенге хатынының атасының) үзеннән яшьрәк булуын еш кабатлый. Кем ничектер, шәхсән үзем ир белән хатынның яшь аермалары зур булмаска тиеш дип саныйм. Яшьтәшләрең яки берничә яшь аермасы булганнар арасыннан үзеңә гомерлек яр табу әллә ни авыр түгел югыйсә.

Гадәттә артистлар турында сүз барганда аларның тотнаксызлыгын гастрольләрдә еш булулары белән аңлатырга тырышалар. Башка кайбер һөнәр ияләре, әйтик, контроль оешмалары хезмәткәрләре, шоферлар, журналистлар, хокук сагында торучылар, хәрбиләр дә шактый гомерләрен гаиләләреннән читтә үткәрәләр. Әмма аларның хатыннары да, ирләре дә артист халкыныкы кебек күп түгел. Артистлар кебек экранга чыгып башкаларны гаепләп тә утырмыйлар. Тапшыруларда катнашсалар да, гадәттә үз һөнәрләренең үзенчәлекләрен, югары күрсәткечләргә нинди юллар белән ирешүләрен генә сөйлиләр.

Артистлар сәхнәгә чыкканда матур киенәләр, бизәнәләр. Шуңа күрә тамашачы аларны сокланып карап утыра. Тормыш-тормыш инде, аларга гашыйк булучылар да табыла. Андыйлар турында СССР халык артисты Шәүкәт Биктимеровның да сөйләгәне бар иде. Яшь вакытында спектакльләрдән соң урамда аның чыгуын көтеп торучы кызлар булган. Ә Шәүкәт моны белеп, арткы ишектән чыгып кайтып китәргә ияләшкән. Шунлыктан бүген дә һәркем танылган артистны бөтен яктан башкаларга үрнәк итеп куя, аңа соклана. Миңа телевидениедә озак еллар диктор Айрат Арсланов белән бергә эшләргә туры килде. Гаҗәеп чибәр, бик яхшы дикцияле, талантлы артист иде. Аңа гашыйклар да булмый калмагандыр дип уйлыйм. Әмма Айрат Гәрәй улы үзен бик тәртипле тотты. Күрәсең, шунлыктандыр, аның тормыш иптәше, озак еллар Татарстан радисында диктор булып эшләгән Мәрьям ханым Айрат абыйны зур хөрмәт белән искә ала.

Гаилә корырга җыенган кеше үзенең булачак хәләл җефетенең холкын гына түгел, эчке дөньясын да, һөнәре үзенчәлекәрен дә ныклап өйрәнергә тиеш. Талантка бер күрүдә үк барып ябышуның нәтиҗәсе бер дә яхшы булмый. Мин гомерен сәхнәгә багышлаган, әмма гаилә кормаган бик талантлы артистны яхшы беләм. Мөгаен, аның гаилә корырга, вакытының бер өлешен гаиләсенә багышларга мөмкинчелеге булмагандыр. Хәзер ул 85 яшен тутырып килә. Гомере буе ялгыз яшәсә дә, азып-тузып йөрмәгән. Шәхсән үземнең аның турында бер генә дә начар сүз ишеткәнем юк. Чөнки һәр нәрсә кешенең үзеннән тора.

Гаилә корганда бик нык уйлап эш итү зарур. Бу кеше белән сиңа гомер буе яшәргә, балалар үстерергә, аларны тәрбияләргә, укытырга, кеше итәргә туры киләчәк. Тормыш һәвакыт җиңел бирелми ул. Авырлыкларны да бергәләп җиңәргә кирәк булачак. Республикада башкаларга үрнәк булып торырлык гаиләләр аз түгел. Андыйларның тормышына күз салу да зыян итми. Шундыйларның берсе – Балтач районының Ярак-Чурма авылында яшәүче Җәмилә белән Илдар Габдуллиннар гаиләсе. Алар тыныч кына сигез бала үстереп яталар икән. Олы малайлары Рөстәмгә 13 яшь, төпчекләре Алсуга ике генә ай икән әле. Һәр балаларын Ходай биргән бәхет дип кабул иткәннәр алар. Балаларын өйдә Габдуллиннар үзләре укыта. Ничек кенә укыта әле! Балалары республикакүләм ярышларда бер-бер арты беренче урыннарны яулыйлар. Олы уллары Рөстәм ике ел рәттән укучыларның республика олимпиадасында җиңеп чыккан. Ул физика белән математиканы бик ярата икән. Кызлары Гүзәл рәсемнәрне бик матур ясый, ә Рәйсәләре шигырьләр яза.

Билгеле, тормыш уку белән генә бармый, балалар эшләп тә үсәргә тиеш. Габдуллиннар балалары да әти-әниләренә бик теләп булышалар. Бакчаларында һәр баланың үз түтәле бар, җәй буе ул аны карап үстерә, уңышын да җыеп ала. Шулай да берсе дә зарланмый, киресенчә, эшкә өйрәтүләре, мавыктыргыч шөгыль тәкъдим итүләре өчен аларга рәхмәтле. Олимпиадаларда җиңүен күреп, сәләтен танып, Казан техник университеты (КАИ) ректоры Рөстәмне үзләренең интернат-лицейларына укырга чакырган. Гаиләдә бергәләп фикерләшкәннәр, ул әле алтынчы сыйныфта гына укый, бераз ныгый төшсен дип кызыклы тәкъдимнән баш тартканнар.

Әти белән әни һәркем өчен иң кадерле кешеләр, сине дөньяга китерүчеләр, тормыш бирүчеләр. Коръәндә: “Оҗмах аналарның аяк астында”, – диелгән. Һәм бу тикмәгә генә түгел. Баланы тудыручы ана тәмле йокыларын калдырып, аны карый. Бу хакта дастаннарга тиң әсәрләр язып булыр иде. Ничек кенә арып йокламасын, ана баласы тавышына шундук уяна. Әнә шуңа күрә, ананың “аһ” дигәне дә каргыш булып төшә диләр. Төшәр дә шул, ана баласы өчен ике дә уйлап тормыйча җанын бирергә әзер бит.

Бүгенге ата-ана баласыннан матди ярдәм көтми диярлек. Чөнки мондый мөмкинлекләр чикләнгән. Еш кына ата-аналар эшләмәгән тап-таза улларын, кызларын карыйлар. Әлбәттә, моның сәбәпләре күптөрле. Шулай да күп очракта ата-ана баласында эш күнекмәләре тәрбияләгән янәсе, уйнап калсыннар. Онытмыйк: эшләп үскәннәр генә ата-ананың кадерен белә. Бигрәк тә шәһәрләрдә типсә тимер өзәрдәй яшьләр ата-аналарын караудан баш тарталар. Югыйсә, картайган саен вак-төяк эшне башкару да авырая.

Без үскәндә өлкән буынга ихтирам зур иде. Халыкның тормышы искиткеч авыр, көн-төн эшләсәләр дә, колхоз туенырлык ипи яки акча бирмәде. Өлкәннәр һәр көнне ярымач килеш эшкә киттеләр. Өйдәге барлык эшне башкару безнең өстә булды.

Ата-ананың шәхси үрнәге, эшләренең сүзгә тәңгәл килүе дә балага көчле йогынты ясый. Кызганыч, бүгенге аналарның сабыйларына әкият укырга, бәет көйләргә, кыйссалар сөйләргә вакытлары юк. Ә бит халык авыз иҗаты әсәрләре зур тәрбия чарасы. Яшьләрне илдә башкарыла торган эшләр белән таныштыру, уңышлар белән горурланырга өйрәтү дә бик мөһим. Элек бу бурычның шактый өлешен әби-бабайлар башкара иде. Хәзер аларның күбесе оныкларыннан аерым яши, шунлыктан аларны тәрбияләү белән бөтенләй шөгыльләнмиләр диярлек.

Шундый хәлне дә күзәтәсең, әти-әни үз көчендә булганда, авылдан балаларына ит-май, бәрәңге, яшелчә төяп җибәргән чакта, алар кирәк. Әмма көчләре бетә башлагач, аларның кирәге калмый. Йә андый әти-әниләр картлар йортына китә, яисә аларны балалары айлап карый, бер ай берсе, аннары икенчесе. Бу да өлкәннәрне хурландыра. Әмма шунысы да бар бит әле: ата-анасына бүген күрсәткәнне, киләчәктә яшьләр үзләре дә күрәчәк. Шул уңайдан Л.Н.Толстойның “Сезгә савыт ясыйм” дигән кечкенә хикәясе искә төшә. Анда тасвирланганча, ир белән хатын янып-пешеп чәй эчәләр икән. Кечкенә малалары идәндә агач кисәге белән мәш килә. Атасы: “Улым, нишлисең?” – дип сорагач, малай болай дип җавап бирә: “Сез картайгач, бабай кебек, мич артында гына ашарсыз. Аш салу өчен сезгә дип савыт ясыйм”. Бу сүзләрне ишеткәч, ир берни әйтмичә, әтисен мич артыннан алып килеп өстәл янына утырта…

Балада иң яхшы кешелек сыйфатлары, билгеле булганча, әни үрнәгендә формалаша. Әмма алар гына җитми, чөнки тормыш еш кына үзенең кырыс якларын күрсәтә. Бу бик табигый хәл. Авырлыклар алдында баш имәү, кыенлыкларны җиңеп чыга белү кебек сыйфатлар гадәттә ата үрнәгендә тәрбияләнә. Бала моны ачык белмәсә дә, күңелле белән сизә. Ниндидер сәбәпләр аркасында ир белән хатын аерылышсалар да, балага аларның икесе белән дә очрашу мөмкинлеген тудырырга кирәк, ләкин бер шарт белән: берсе икенчесенә каршы караш тәрбияләү белән шөгыльләнмәскә тиеш.

Гадәттә, кешеләрне җаваплылык хисе билгеле бер кысада тота. Ачу чыгуга араны өзүләр, кызып китүләр беркемне дә бизәми. Бергә яшәргә ниятләгәнсең икән, парыңның уңай якларын таба белү зарур. Баланы атасыз, анасыз итмик. Шуны истән чыгармыйк: ата-анасы тигез, тату булганда гына бала бәхетле булыр һәм үзе дә киләчәктә башкаларны бәхетле итәр. Динчеләр, галимнәр һәм тормыш тарафыннан күп тапкырлар исбатланган хакыйкать бу.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий