Көчле җил мәктәп түбәсен куптара

-- Алина

Республикада җил көчәю нәтиҗәсендә  мәктәп бинасы зыян күрә.

28 сентябрьдә Башкортстанның Нуриман районындагы Яңа Субай авылында көчле җил мәктәп түбәсен бер өлешен куптарган. Бу вакытта Нуриман районында җил тизлеге секундына 14 метрга кадәр җиткән булган. Бинада давыл   вакытында беркем дә булмаган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Түбәне торгызу буенча ремонт эшләре планлаштырыла. Хәзер вакытлыча түбә урнаштырылган. Әлеге вакыйга уку процессына берничек тә йогынты ясамаячак, дип хәбәр ителә.

 

Чыганак һәм фото: PROUFU.ru

Бәйле