«Акча янчыгы нечкәрә, дарулар күбәя, үземне «тәҗрибә куяны» итеп хис иттем…» [тормыштан]

-- Гузель

Кем ничектер, мин быел салкын тидереп, авырып алырга өлгердем инде. Үпкәне тыңлату, дарулар билгеләтү һәм “больничный” кәгазе алу өчен поликлиникага да бардым. Ә андагы хәлләр…

Бюллетеньне электрон вариантта ачтылар. Җомга көнне кичке якта шалтыраткач, бу вакытта участок табибыгыз эшләми, иртәгә килегез, диделәр. Шимбә көнне кизү торучы табиб кабул итә.  Ял көннәрендә поликлиникага барган юк иде, кеше шактый җыела икән. Чират… Ни­һаять, табибка кердем. Электрон бюллетеньне бик озак ачты ул, минем зар-инти­зарларымны да тыңлап тормады. Температура кү­тәрел­де, баш, тамак авырта, йөт­кертә, дип санап китмәкче идем… “Хәлеңне дүшәмбе көнне, участок табибыңа сөй­ләрсең. Күрәсең бит, электрон “больничный” ачам, аны тутыру катлаулы, озак вакытны ала, хата җибәрер­гә ярамый”, – диде. Ярый әле дарулар билгеләргә вакыт тапты, антибиотик та язды. Тырыша торгач, электрон “больнич­ный”ны да тутырып бетерде.

Икенче атна башында даими йөри торган табибка юл алдым. Аңа да чират. Башта язылучылар, аннары язылмыйча килүчеләр үтә. Алдан язылучылар арасында, фә­лән сәгатьтә билгеләде­ләр, бер минут та көтмәячәкмен, бет­те-китте, дип юлына очраганны читкә этәреп, кереп китү­челәр дә булды. Андый “закон” саклаучылар сирәк. Табиб ишеге төбендә утыру­чы­ларның күбесе тере чиратка баскан һәм сабыр гына шу­ның якынлашуын көтә. Тем­пературасы күтәре­леп, “боль­­ничный” алырга ки­лүчеләр дә шактый. Алар да гомуми чиратка кушыла. Ике сәгатькә якын утыргач, табиб янына керә алдым. Ул хәлне сорашкач һәм авыру тарихын тутыргач, “больнич­ный”­ны пәнҗешәмбегә ка­дәр озынайтты, тагын дарулар язды.

Пәнҗешәмбедә йөткерү-төчкерүләр бетмәгәч, шим­бәгә кадәр өйдә дәвала­нырга киңәш итте ул. Шимбә поликлиникага барсам, анда инде – өченче белгеч. Кизү торырга тиешле гомумпрактика табибы авырый, диделәр. Аның вазифасын инфекционистка тапшырганнар. Ул үпкәне, тын юлларын  тың­лагач, бө­тен­ләй башка дарулар билге­ләде. Хасталык кәгазен дү­шәм­бегә кадәр озынайтмакчы иде. Әйдәгез, ябыйк кына булмаса, дидем. Үзем эчтән генә уйлыйм: дүшәмбе килермен дә ди, тагын чират торасы булыр. Аннары ул көнне травматолог яки оф­таль­молог кабул итсә һәм йөткер­гәннән-төчкер­гән­нән башка төрле дару язса, ниш­ләрмен…

Әлеге язмадагы хәлләр кемгәдер тозсыз мәзәк булып тоелырга мөмкин. Ләкин минем ул минутларда бер дә көләсе килмәде. Күз алдына китерегез: табибтан-табибка йөрисең, аларның һәркайсы дару яза да дару яза. Хикмәт акча янчыгының нечкәрүен­дә генә дә түгел, үзеңне “тәҗрибә куяны” итеп хис итүе уңайсыз. Дарулар күп бит хәзер, син аларның барысын да эчеп карарга тиешме? Икенчедән, поликлиникаларда табиблар җитми. Районнарда да, шәһәрдә дә шулай. Участок табибына чират көт­кәндә, бер ханым, безнең гомумпрактика табибы гел алмашынып тора, даими эшләү­че юк. Бүген мине кем кабул итәр инде, дип борчылды. Алдан язылып куеп, шул вакытка килгән һәм алга ыргылган кешеләрне дә гаепләү дөрес  булмас. Тәр­тип керт­кәннәр икән, ул сакланырга тиеш. Табибларга кытлык бул­маса, бер белгеч икешәр-өчәр участокка хезмәт күрсәтмәсә, бәлки, тәртип урнашыр иде.

Кадрлар кытлыгын яшь­ләрнең бу өлкәгә эшкә ки­лергә атлыгып тормавы, ур­тача яшьтәгеләрнең дәүләт оешмаларыннан шәхси клиникаларга күпләп китүе бе­лән аңлаталар. Шәһәр­ләрдә төрле профильләрдә эшләү­че шәхси куллардагы клиникалар саны артканнан-арта. Шушы көннәрдә сәла­мәтлек саклау министры Марат Садыйков, бер әңгәмә вакытында, андый клиникалар­ның тө­гәл исәбе дә юк, дип әйткән иде. Клиника ачу өчен махсус лицензия алу җитә. Ә бел­гечләр җәлеп итү авыр түгел. Дәүләт оешмаларында табиб­лар җитәрлек булмау мәсь­әләсе Президент Рөстәм Миң­­­­неханов катнашкан ел йомгаклары коллегиясе утырышларында да ел саен кү­тәрелә. Республикада кызыксындыру чаралары да күре­лә. Авыл җирлегенә эш­кә кайтучы яшь белгечләргә миллион сум акча бирелә башлагач, республикага чит төбәкләр­дән кайтучылар да булды. Алар өч ел шул җир­лектә эш­ләргә тиеш.

Егетләрне-кызларны мак­сат­чан программа ни­ге­зендә дәүләт вузларында укыту һәм районнарга кире кайтару буенча да эшләр алып барыла. Ләкин яшьләр диплом алгач, шәһәрдә калу ягын карый. Чистай районы үзәк хаста­ханәсенең балалар поликлиникасы пе­диатры, шул өлкәдә 47 ел хезмәт стажы булган Светлана Проничева әйтү­ен­чә, кадрлар проблема­сының беткәне дә юк. Казанга укыр­га китүчеләр кире кайтмый: йә кияүгә чыгалар, йә башка төбәккә китеп баралар.  “Тәҗ­рибәле табиблар акчага кызыгып, шәхси клиникага күчә, – ди Светлана Константиновна. – Бюджет оешмаларында да хезмәт хаклары начар ди­мәс идем. Быел, март аеннан ул сизелерлек артты. Югары категорияле белгеч­ләргә 6 мең сум өстәлә. Озакламый киткән табиблар кире әйлә­неп кайтыр дип уйлыйм. Мин максатчан программа буенча укучыларга таләпләрне кө­чәйтер идем. Укырга кер­гән­дә килешү төзегәнсең икән, рәхим ит, сиңа ярдәм кулы сузган районга кайтып, 2-3 ел эшлә. Икенчедән, яшь­ләрне торак, җир кишәр­лекләре белән тәэмин итү дә кызыксындырырга мөм­кин. Югары уку йортларын тәмам­лаучы­лар­ны элекке­чә юллама белән эшкә җибәрү кертелсә дә, начар булмас иде”.

Фәния Арсланова

Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: pixabay.com

Бәйле