Биектаудан китергән күкрәк баласы Казанда хастаханәдә үлә

-- Алина

Казанда хастаханәдә күкрәк баласы үлгән. Бу турыда 2 октябрьдә «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Баланың тәне 1, 2, 3 нче дәрәҗәдә пешкән булган. Ләкин сабыйны хастаханәгә йөрәге авыртканга, сентябрьдә китергәннәр. Табиблар фикеренчә, бала йөрәк өянәгеннән үлгән.

Баланың Биектауда әти-әнисе белән яшәгәнлеге билгеле. Алар белән психологлар эшли. Хокук саклау органнары бу хәлне бәхетсезлек очрагы дип бәяли.

Баланың ни рәвешле пешүе турында, хастаханәгә килгәндә хәле ничек, аңа ничә ай яки яшь булуы турында бу хәбәрдә әйтелми.

Чыганак: Интертат электрон газетасы 

Бәйле