- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Ришат Төхвәтуллин Инстаграмы аша үзе дә сизмәстән сентябрьнең милли флешмобын таратуга сәбәпче булды. Әлеге эстафета татарларның телләрен тешләтеп тарихта кала.
Җырчының «Канәгатьләндерелмәгәнлектәндер» дип кат-кат кабатлаган сүзе интернетчыларның теленнән төшми. Эстрада йолдызлары, театр артистлары, сәхнәдән бик ерак торучы гап-гади кешеләр соц.челтәр аша бер-берсенә флешмоб эстафетасын тарата. Берничә видеоны сез дә карап үтегез:
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Ришат Төхвәтуллинның концертлары дәвам итә. Җырчы яңа сезонның иң беренче премьерасын — Венер Фаттахов сүзләре, Мурат Гайсин көенә язылган «Сина барам» җырын да тәкъдим итте. Шулай ук аның сеңлесе белән җырлаган җыры Татар тудей Инстаграмында меңләгән караулар җыйды.
—
—