“Зираттан җыеп килә ул, аңардан ала күрмәгез”

-- Алина

Иртәнге якта ипигә барган идем, кибет тирәсендәге агачлар төбендә карт белән карчык ызгышуын күреп алдым. Бакчачыларның үзләре үстергән әйберләрне сатып, акча эшли торган урыннары бу. Гадәттә монда иртән кеше булмый, төштән соң гына бакчаларыннан җыеп алып кайткан уңышларын алларына тезеп куеп, сатып алучыларны көтә башлыйлар.

Ә бүген әлеге карт белән карчык иртәдән үк килгәннәр һәм урын даулашалар икән. Карчык дигәнем, сату-алу белән монда күптәннән шөгыльләнүче жулик дисәм дә артык булмас, мөгаен. Авыр 90ынчы елларда ул үзенең бизнесын аракы, тәмәке сату белән башлап җибәргән иде. Инде күпме сулар акты, күпме еллар узды, ә ул һаман урамда. Бу эш канына сеңеп, гадәтенә әйләнде, күрәмсең. Урамга чыгып, нәрсә дә булса сатып кермәсә, тамагыннан ризык үтми, йокысы йокы булмыйдыр инде, бичаракайның. Хәзер бакча тотарлыгы да калмаган инде үзенең. Сатарга бер әйбере булмаганда да, тегермән тирәсен яларга өйрәнгән эттәй, һаман шунда бөтерелә. Ачуыннан зәһәрен чәчеп, бүтән сатучылар белән талашып булса да китә. Мал артыннан шулай абына-сөртенә куучы моның ише кешеләрне безнең авыл мишәрләре: “Җаны яннан тыккан – иманын кулына тоткан”, – диләр.

Заманалар үзгәреп, аракы, тәмәке, көнбагыш сатуларны тыйганнан соң да җаен тапты ул: кара халыкка ялланып, җылы як җимешләрен бераз арзан бәягә алып, үзенә бераз табыш калырлык итеп сатуын дәвам итте. Рәте бетеп килүгә карамастан, хәзер дә кичләрен тезелеп утырган бакчачы-сатучылар янына чыга да, тизрәк кайтып китү максаты белән кайсысы товарын арзанракка тәкъдим итә, шуны үзенә алып, йөз сумга, илле сумга булса да арттырып сатып утыра. Караңгы төшеп, сатучылар китеп бетсә дә, ул ярты төнгә кадәр – кибет тирәсендә. Мәрхәмәтле бәндәләрнең кайберләре яки бераз “чиртеп” күңеле йомшарганы, карчыкны кызганып, кирәксә-кирәкмәсә дә, үзе сораган бәясенә бераз өстәп тә, җиләк-җимешен алалар. Шунда гына кулына бәхет кошы тоткандай сөенә-сөенә кайтып китә. Мал җене кагылса, кеше яман икән ул. Бервакыт әлеге карчыкның авылдан үзе җыйган җиләкне сатарга дип килгән картны талавын, аны бу тирәдән кууын кибеткә кермичә, исләрем китеп күзәтеп, тыңлап тордым.

Картның җир җиләге тегенекенә караганда эре дә, тулып пешкән дә. Узгынчылар бәяне иң элек аңардан сорыйлар. Карт “фәлән сум” дип әйтергә өлгерми, теге карчык шундук: “Авыл зираты өстеннән җыеп алып килә ул, аңардан ала күрмәгез, әллә нинди чирләр эләгер үзегезгә”, – дип чәчрәп чыга. Билгеле, мондый сүздән соң, инде алырга дип акчасына үрелгән кеше дә, чирканып, тизрәк китү ягын карый. Яннарында кеше-кара күренмәгәндә шайтан карчык тагын ысылдый тегеңә: “Саттырмыйм булгач, саттырмыйм, яхшы чакта бүтән җиргә китеп олак!” Шулай берничә сатып алучыны буш озатканнан соң, карт, ике чиләген дә машинасына кертеп куеп, бу карчыкны ләгънәтләп, төкеренеп китеп барды. Тегесе, сугыш кырында җиңгән батырдай кипкән гәүдәсен кәперәйтеп, алдагы көнне сатылмаган җиләген алгарак этеп куеп, горур кыяфәттә утырып калды. Менә шулай, Алладан курыкмый, бәндәдән оялмый, динне бар дип тә белми малга хирыс кайбер бәндәләр.

Зират өсте җиләге дигәннән, анда җир җиләге бик үрчи икән. Халык таптамый, маллар йөрми, дымга туенган елларда мул да булып үсә, кызарып та пешә. Кечкенә чакта малайлар белән, әй, кызыга идек шул җиләкләрне җыеп ашарга. Әмма әби-бабайларның: “Зират өстеннән бер генә җиләк-җимеш тә алып ашарга ярамый”, – дигән сүзләреннән куркыпмы, әллә бер-беребездән оялыпмы, берсен дә өзеп капмый идек. Ә шуннан кайсыбер карчыкларның чиләкләп җиләк җыеп йөргәннәрен әллә күреп, әллә гайбәт итеп сөйләүчеләр бар иде. Аннан гынамы соң, авылдан шактый читтә, урман юлы өстендәге маллар каберлегеннән дә рәхәтләнеп җир җиләге җыючы бер карчыкны еш күрә идек. Кибеп корыган ат, сыер башлары, кабырга сөякләре калкып торган урыннарда чыпчык йомыркасы кадәрле үскән, якут ташыдай кызарып пешкән җиләкләрне бар дөньясын онытып җыеп утыра иде ул.

“Әби, моннан җиләк җыярга ярамый бит (әле андагы әчкелтем сасы исне белсәгез, борынны җиң чабуы белән каплап йөри идек)”, – дигәч, “Әй, оланнар, сугыш елларындагы ачлыкта колхозның үлгән малларын кискәләп үлчәп таратканда, шул үлгән малның берәр кисәген яки тиресеннән булса да өлеш алып калу өчен таңнан торып чиратка баса идек, шуны пешереп ашап ач үлемнән калдык, ә сез кара туфракта үскән җиләк агулы дисез, булмаганны! Алып кайтып, изеп кагын да ясыйм, кайнатмасын да пешерәм, әле бер җирем дә авыртмый”, – дип, сөйләп китә иде ул. Дөрестән дә сәер әбиебез туксанны узгач кына бакыйлыкка күчте.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы.Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий