Чаллыда көчле янгын: төтене бөтен шәһәр буенча тарала [фото-видео]

-- Алина

2 октябрь Чаллының Казан проспектында «Чаллы-бампер» предприятиесенә ут каба.  Янгын вакытында төшерелгән фотосурәтләр социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын турында хәбәр 14: 02 сәгатьтә  килгән.

Әлеге хәбәр буенча гомуми мәйданы 1100 кв. метр булган ике склад януы билгеле.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

Чыганак: Prokazan.ru

Бәйле