Айгөл Рәхимова Айгөл түгел, Булат буласы булган — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Айгөл Рәхимова – татар эстрадасында чибәр җырчыларның берсе. Сәхнә киемнәре, үз-үзен тотышы һәм тембры белән башкалардан аерылып торган Айгөл белән шәхси тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләштек.

Айгөл турында 4 факт:

1) Айгөлне малай туа дип көткәннәр, Булат дип исем бирергә теләгәннәр. Ләкин малай холкы белән кыз туган.

2) Кортлардан, чебеннән – бөтенесеннән курка.

3) Бию белән шөгыльләнгән. Биюче буласы килгән.

4) Үзен тыңларга һәм телевизордан карарга яратмый.

Җырчы көзне бик ярата. Ләкин көзен йөзе бозыла икән. Җәйдән көзгә күчкәндә бит бозылу бер минем генә проблема түгелдер инде ул, ди Айгөл.

50гә якын җыры булган артистның шушы арада икенче альбомы да чыкты.

Язма тулысынча "Акчарлак" газетасының 4нче октябрьдә чыгачак 39нчы санында

Фото: Инстаграм

Бәйле