Казан урамнары буйлап чапкан сарык аркасында машина йөртүчеләр бөкедә утыра [фото-видео]

-- Лэйсирэ

3 октябрь Казандагы соцчелтәрләрдә урам буйлап чабып йөрүче сарык сурәтләнгән фото һәм видео таралды. Машина һәм трамвай юллары буенча чапкан сарык аркасында казанлылар хәтта бөкедә утырырга мәҗбүр булган.

Бер машина хуҗасы сарыкны мөгезләреннән эләктереп шәхси йортлар секторына таба алып китеп караган. Соңрак хайванны «Тектоник» тукталышы тирәсендә һәм Губкин белән Космонавтлар урамында күргәннәр.

Видео астындагы комментарийларда интернетчылар сарыкны кызгануларын яза. Кемдер аның токымлы булуын, башкалар исә шашлыкка китәчәген әйтә.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Бэш бэш бэш #Region116#ТатДТП #Казань#videodtp#РТ#дтпказань#crash#dtp#Tatdtp#Татарстан#авария

Публикация от Kazan|Казань Tatarstan ДТП ЧП (@region116.dtp.official)

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий