Мәктәп укучысы, рогаткадан атып, 14 яшьлек кызның күзен чыгара

-- Алина

Башкортстанда мәктәптә укучы малай рогаткадан аткан һәм үз яшендәге бер кызның күзенә тидергән. Бу турыда «Башкорстан» телекомпаниясе хәбәр итте.

Хәйбулла районында яшәүче 14 яшьлек кыз баланы хастаханәгә китергәннәр. Аның күзе тишелеп яраланган.

Телеканалга хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, җиденче сыйныфта укучы малай бу кызга рогаткадан аткан. Шулай итеп ул кызның күзен имгәткән.

«Бу вакыйга буенча тикшерү эшләре бара. Тикшергәннән соң, процессуаль нәтиҗә ясалачак», — дип әйткәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Чыганак: Интертат электрон газетасы 

Бәйле