«Балалар да моны сизеп, икенче әти сорыйлар»

-- Лэйсирэ

Мине һәрвакытта да ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр кызыксындырды. Минемчә, гаилә – ул җәмгыятьнең үзенчәлекле барометры, ә аның күрсәткечен бары тик ике арада булган мәхәббәт кенә көйли ала. Ни кызганыч, парлар һәрдаим алларында торган киртәләрне үтә алмый, төрле тойгылар аркасында гаиләнең нигезен җимерергә мәҗбүр була. Бу вакыйга сәбәпчесе дип, мин гүзәл затларны атар идем. Ник дисәң, күпме егетләрнең, ир-атның тапталган тормышларына шаһитмын.

Бик матур тормыш башлап, гаилә корып җибәргән ир белән хатын-кызның берничә елдан аерылып, балалары ятим калганын һәркөн диярлек күреп, ишетеп торабыз. Бу күренеш исә егетләрнең рухи яктан сынып, эчкечелеккә бирелүенә дә сәбәп булмый калмый бит. Ә хатын-кызлар? Алар исә яңа тормыш башлый… Хәер, анысы да уңышсыз булып, аерылу белән тәмамлана.

Хатын-кызларны никтер көчле диләр, әмма мин бу фикер белән килешеп бетмим. Минемчә, көчле хатын-кыз ул – яхшы ир-ат табып, ике араны тигез күреп, сау-сәламәт балалар үстерә алучы зат. Ләкин бүген исә андыйларны бармак белән генә санарлык шул. Нишлисең бит, күпләр кесә калын булганын гына ярата. Андый вакыйгалар минем тормыш юлымда да очрамады түгел.

Балачагым 1960нчы елларга туры килде. Ул вакытта авылда яше-карты, шул исәптән кызлар да үзләрен югары дәрәҗәдә тоталар иде. Әмма кала үзгәртә шул кешене. Казанда тулай торакта яши башлаган кызларның үз-үзләрен тотышлары, сөйләшүләре… Бүгенге көндә исә мондый күренеш яңалык түгелдер.

Ни кызганыч, миңа язмыш үлеп гашыйк булу хисен бирмәгән, шуңа да алар белән уртак телне авырдан табам. Ләкин алай да истә калырдай хәлләр баштан узган икән.

Былтыр миңа үз эшләрем белән агач эшләнмәләре базасына барырга туры килде. Кирәкле кешене көтеп торган мәлдә машина кабинасына урта яшьләрдәге бер ханым кереп утырды. Миннән сорап алган шырпы белән кабызган сигаретын тарта-тарта, минем шөгылем, гаиләм турында сораштырды. Үзе турында да сөйләп китеп:

– Менә миңа 4 мәртәбә кияүдә булырга туры килде һәм шулардан 3 балам бар, – диде.

Кызыксынып сораштыргач, хатынның өч ире дә моңа кадәр өйләнгән ир-ат булып, гаиләсен ташлап китүләре турында сөйләде. Баксаң, ике арада бөтенләй дә мәхәббәт булмаган икән. «Балалар да моны сизеп, икенче әти сорыйлар», – диде ул.

Чаллыга 1977нче елда күчеп килгәч, ресторанда бер гүзәл җырчы белән таныштым. Ике арада туган мөнәсәбәтләр безне якынайтты һәм ул минем янга хәбәрсез-нисез тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килә башлады. Бу мине бер яктан алҗытса, икенчедән, хатын-кыз теләкләренә генә буйсынып яшәү минем тормыш кагыйдәләренә керми иде. Аның ире һәм баласы барын белсәм дә, бу турыда сүз кузгатмый йөрдем, ләкин беркөн иренең акчалы һәм миңа караганда йөз-кыяфәткә күпкә яхшырак икәнен төрттердем.

– Эш синең кыяфәтеңдә дә, күп акчалы булуыңда да түгел. Миңа көчле, минем өстән хакимлек итә алырдай ир-ат ошый. Мин эштән төнге уникенче яртыда кайтам, ирем ашарга җылыта, чәй пешерә. Соңрак кайта башласам да ул, берни булмагандай, чәй пешерә, ашау әзерли. Шулай кабатлангач, мин түзә алмый, киттем, – диде.

Шаккатасың: яшьләре 20-23тән артмаган яшь кызлар инде 3-4 тапкыр кияүдә булып, балалар да алып кайтырга өлгерә. Хатын-кыз өчен иң мөһиме – үз теләкләрен кайгырту, ә ир-атларның тормышы ничек һәм кай якка үзгәрүе аларны борчымый. Бүлешә алмаган мәхәббәттән яшьләй үзләренә кул салучылар да җитәрлек бит.

Кыскасы, мине милләттәш ир-егетләребезнең язмышы бик нык борчый. Хәзерге заманда бик күп ир-атларыбыз да хатын-кыз тәрбиясенә дучар бит. Гаилә башлыгы булырга тиешлеләр үз урыннарын тыныч кына хатыннарына тапшыра, аннары ир балаларның дөрес тәрбияләнмәвенә зарланалар. Кызганыч ки, мондый күренешләрнең иге-чиге юк.

Марат МӨХӘММӘТШИН,

Чаллы шәһәре 

Безнең гәҗит

Бәйле