Түбән Камада берүзе ике бала үстерүче ир, янгын чыгып, йорт-җирсез кала [видео]

-- Лэйсирэ

Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында зур фаҗига булган. Янгын чыгып, берүзе ике бала тәрбияләүче хуҗаның ике катлы йорты көл була.  Бу хакта ntr-24.ru телеканалы хәбәр итә.

Фаҗига килеп чыккан вакытта әтиләре эштә, бер улы — мәктәптә, икенчесе ишегалдында булган. Янгын чыгу хәбәрен ишетеп, Өлкәннәр көненә багышланган концертта утыручы авыл халкы ярдәмгә ашыга, әмма йортны саклап кала алмыйлар.

Өсләренә кия торган киемнәре, уку кирәк-яраклары — барысы да янып беткән.

Хуҗаның уллары 7 һәм 9 сыйныфларда укый. Балалар вакытлыча, аерылышканнан соң аерым яшәүче әниләре янына, әтиләре туганнары янына сыенган. Авыл халкы һәм мәктәптә бу гаиләгә булдыра алганча ярдәм итәргә ышандыра.

Чыганак, фото һәм видео: ntr-24.ru

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий