Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

-- Лэйсирэ

4 октябрь көнне Татарстанда 17 м/с тизлектәге көньяк-көнбатыштан искән җил һәм яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай ук яшенле яңгырлар көтелүе турында кисәтү таратты. Андый вакытта урамга чыкмаска, урамда калган очракта ышыкланырга киңәш ителә.

Көчле җил вакытында агачлар, реклама щитларыннан читтәрәк булу хәерле.

Бәйле