«Сыйныфташлары минем балаларны “хәерче лохлар”, “косоглазыйлар” дип үрти, кешегә санамый»[гыйбрәт]

-- Алина

…Берничә ел элек күршебезгә игезәк балалы (бер кыз, бер малай) башкорт хатыны күченеп килде. Әни кешенең сәламәтлеге чамалы, ул әлегә балаларын тәрбияләү белән мәшгуль. Үзебезнең кат мәйданчыгында сирәк-мирәк очрашкалап, исәнләшүдән ары узмасак та, күршемнең үтә дә моңлы карашы миңа тынгылык бирмәде. Алай да, чит-ят кешедән тик торганнан моның сәбәбен сорау килешми бит инде. Ә беркөнне эштән кайтып керешемә, ул безнең ишеккә сөялеп, елап тора иде. Рәзинәне (исеме үзгәртелде) үз артымнан ияртеп, фатирыбызга үттем. Чәй кайнаган, аш җылынган арада, аның сүз буасы ерылды.ч бүлмәле фатир сатып алырлык булгач, хәлле кешеләр дип уйладым. Ялгышканмын икән. Ире үлгән, “туендыручысын югалткан”нарга түләнүче пособиегә өчәүләп көч-хәл очын-очка ялгыйлар. 

– Ничәнче көн рәттән балаларымны мәктәптән рәнҗетеп, елатып кайтаралар. Алар әле дүртенчедә генә укый. Кесә телефоннары гади, арзанлы гына булганга, бүтәннәрнеке кебек кыйммәтле планшетлары булмаганга күрә, сыйныфташлары минекеләрне “хәерче лохлар”, “косоглазыйлар” дип үрти, кешегә санамый икән. Кызым гарьлектән борын мышкылдатудан узмаса, кызу канлы улым үзен кимсеткән малайларны бу юлы тукмап ук ташлаган. Каратэга йөри ул, үз-үзен яклау, саклану, һөҗүм итү алымнарын белә. Укытучысы низагның ни сәбәпле килеп чыкканлыгын тикшереп, чара күрмәде, күрәләтә минекеләрне кыерсыту юлына басты. Мәктәпкә чакыртып алып, бүген үземне эттән алып эткә салды.

– Миңа ул йолкышларың беренче көннән үк ошамады, – диде шактый олы яшьтәге мөгаллимә ханым. – Ни кием-салымнары, ни үзләре… Сездән миңа ни файда? Күңел хакына Укытучылар көненә, йә туган көнемә алтын муенса да алып бирә белмисез бит! Фанерага үз куллары белән ясаган чәчәк бүләк итәләр, имеш! Шул көнне үк чүплеккә чыгарып аттым мин аларны! Өемә чүп-чар җыеп ятарга мин “барахолщица” түгел! Класс кассасына акча бирергә дә уйлап карамыйсыз. Балаларыгыз моңарчы ашханәдә бушлай ашады. Бөтен нәрсә боларга гына булсын икән! Каян килгән кашка тәкәләр! Үзебезнекеләр арасында да атасызлар буа буарлык. Мин менә шуларны бушка ашаучылар исемлегенә кертәм, ә сезнекеләрне сызып атам! Аш белән атканга, таш белән кайтаручы ул сезнең малай. Әллә каян күченеп кайткан килмешәкләр белән нервы туздырып ят, имеш! Менә нәрсә, өченче чирек бетүгә, балаларыгыз бүтән мәктәпкә күчкән булсын!

Күршемнең сүзләренә аптыраудан бермәл телсез калдым, ә аннан: “Син бу хакта завуч яки директор белән сөйләшеп карамадыңмы соң?” – дип сорадым.

– Карга күзен карга чукымый шул, укытучыны яклап чыктылар, – диде күрше хатыны. – Имеш, ул югары категорияле белгеч. Синекеләр мәктәп күрсәткечен боза, ата-аналар арасында аның абруен төшерә дип, тәмам аптырашта калдырдылар. Алар начар укымый. Кызым музыка мәктәбенә йөри, төрле кичәләрдә катнаша, улым спорт ярышларында мәктәп данын яклый. Үзем дә уку елы алдыннан класс бүлмәләрен ремонтлаштым, тәрәзәләрен юыштым.

– Ә син Район мәгариф бүлегенә бар! Йә булмаса, барысын да тәфсилләп аңлатып яз да, хат юлла. Килсеннәр, тикшерсеннәр, чара күрсеннәр, – мин әйтәм. – Уку елы тәмамланып килгән мәлдә бүтән мәктәпкә күчү теләсә-кайсы бала өчен стресс, аларны кабул иткән укытучыга да авырга туры киләчәк.

– Күршемә ул көнне ике планшет алырлык акча биреп чыгардым. “Балаларыңның туган көненә бүләк итәрсең, кешедән кимсенеп йөрмәсеннәр! Бурычың өчен кайгырма, ел дәвамында аз-азлап түләрсең әле”, – дидем.

Шуннан район мәгариф бүлегенә чылтыраттым. Тәэсире зур булды, күрәсең, шуннан соң балаларны да, әнисен дә тынычлыкта калдырдылар. Күршемнең балалары бүгенгәчә шул мәктәптә белем ала, әмма күңелдә барыбер авыр төер калды. Ни дисәң дә, безнең өчен мәктәп – чиста күңелле, әдәпле-әхлаклы хезмәткәрләр генә эшли торган, мәчет кебек изге урын лабаса.

 

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий