50 яшен тутырган Нияз Җәләлов ни өчен гаиләсен калдыруын сөйли

-- Лэйсирэ

Җырчы Нияз Җәләловка 50 яшь тулды. Туган көне — июльдә, юбилейны август азагында ресторанда 120 ләп кунак җыеп, зурлап уздырган.

— Башта, әллә үткәрмимме, дигән идем. Аннан уйладым да, юбилей бит! Бик канәгать калдым. Сый-нигъмәт, котлаулар, җырлы бүләкләр… — бөтенесе дә мин теләгәнчә булды. Борчылган идем. Авылдан әти-әнием дә килде, — ди Нияз. — Раил Рамазанов алып барды. Резеда Төхвәтуллина, Рафаэль Латыйпов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Венер Сәлимфов… — кайсы гына артист җырламады икән?! Рәхмәттән башка сүз юк…

— Эстрадада соң гына пәйда булдың. Иҗатыңа ничә ел тулды?

— Сәхнәдә әле 6 ел гына. Җыр-моң күңелдә булган инде. 44 яшьтә генә чыксам да, шушы алты елда кайларда гына йөрмәдем, тыгыз темпта эшләдем. Димәк, сәгате шул вакытта суккан. Зур сәхнәгә чыгуыма ул чакта шаккаттым, хәтта сизми дә калдым…

— Яшь хатының — Илсинә белән ничә ел бергә яшисез?

— Ничә соң әле (көлә), 4, әллә 5 ел булдымы икән…

— Авылда концертта танышкансыз, шулаймы?

— Әйе, Питрәчнең Шәле авылында…

— Ул чакта аерылмаган идең бит?

— Аерылмаган да, тормый да идек. Бер түбә астында яшәдек. Хисләребез күптән сүрелгән иде.

— Икегезнең дә икенче никахмы?

— Ул беренче ире белән тормаган да диярлек. Бала гына тапкан.

— 45 яшьтә гаиләңне калдырып киткәч, беренче хатыныңа җиңел булмагандыр…

— Халык шулай уйлый инде. Кеше ирен тартып алды, диючеләр дә булды. Илсинәнең гаебе юк. Аның белән үзем таныштым. Хатыным белән мөнәсәбәт күптән сүрелгәч, икенче тапкыр никах укытуымнан гаеп күрмим.

— Балалар белән мөнәсәбәт ничек?

— “Әти” дип кенә торалар. Аларны үстергәнче тордым, укыттым. Балалар да аңлап кабул итте. Кызым Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлады, бухгалтер-экономист булып эшли. Әлегә кияүдә түгел. Улыма 18 яшь тула. Көллияттә II курста укый. Кызым Алия белән Илсинә — дуслар. Бездә мөнәсәбәт ачыклау, ачуланышу юк. Авылга әти-әни янына кайчак Илсинә белән икәү дә кайтып китәләр.
Балаларга булышам, гел шалтыратышып, күрешеп торабыз. Карамаган булсам, хөрмәт итмәсләр, читләшерләр иде.

— Яшь кызлар белән гастрольләрдә йөрисең. Илсинә көнләшмиме?

— Кемгә кияүгә чыкканын белде бит. Эшемне аңлый. Сирәк кенә төрттереп куйгалый. Бөтенләй реакция бирмәсә дә, дөрес булмас иде…

Лилия ЙОСЫПОВА.

Ирек мәйданы

Бәйле