“Баласы гарип бит аның, кызым, каргышы төшәр,тартып алма әтиләрен, оныт аны”[гыйбрәт өчен]

-- Алина

… Бер авылда ике гаилә яши. Икесендә дә икешәр бала. Беренче гаиләдә ир кеше – аракыны, ә икенче гаиләдә ир кеше җае чыккан саен “сулга йөрүне” читкә куймый. Яшиләр шулай, тиле әйтмешли, матур гына, чөнки бу гаиләләр авылдагы башка гаиләләрдән әллә ни аерылып тормыйлар.

Ләкин… бер матур көнне эчәргә яратучы ирнең хатыны белән “сулга йөрергә” яратучы гаилә башлыгы очраша башлыйлар. Гадичә әйтсәк, “гуләйт” итәләр. Бер яктан караганда, дөнья беткән төсле, чөнки нәрсә дисәң дә, алай булмаска тиеш кебек, ә икенче яктан караганда, бар да киресенчә. Инде күптәннән ир назы, ачык чырай күрмәгән, яшь булуына карамастан тормыш “башына баскан” хатын һәм тормышның тәмен тапмый анда сугылып, монда бәрелеп йөргән ир кеше өчен бөтенләй башка төрле яшәеш башлана. Дөнья иркен – дөнья киң, икесе бер урында эшлиләр. Көннәр буе бергә, ләкин бу гына аз төсле. Тагын бер генә минут, тагын әз генә бергә булу теләге аларны эштән соң да очрашырга этәрә. Нәрсә соң бу? Мәхәббәтме? Ә бит икесе дә туй көнне, берсе– киявенә, ә икенчесе кәләшенә “яратам” дип ант иттеләр. Инде тормышлар бер эзгә кереп киткәч, балалар үсеп килгәндә нигә кирәк иде бу хис? Монысын аңлату мөмкин түгел. Ләкин ул бар, һәм икесенең дә башын әйләндерә. Әлбәттә инде, күпмедер вакыттан бу хәбәр бөтен авылга таралды. Таралмаслык та түгел, алар хисләрен беркемнән яшермәделәр.

Хатын балаларын алып иреннән аерылып шәһәргә күчеп китте. Ләкин бу бернәрсәне дә үзгәртмәде. Теге ир һәр көнне аның янына шәһәргә килеп йөри башлады. Ике яклап та әти-әниләренең, туганнарының үгетләүләре бер нәтиҗәсез үтә торды. Хәер, нәтиҗәсез түгел икән. Теге ирнең әнисе бу хатынга әйткән: “Баласы гарип бит аның, кызым, каргышы төшәр, үзеңнең дә балаларың бар бит, тартып алма әтиләрен, оныт аны”, – дигән. “Бала каргышы” дигән ачы сүзләр башыннан чыкмаган хатын, эченнән өзелеп көтсә дә, килгән саен теге ирне кире бора башлады. Күпме йокланмаган төннәр, күз яше, сагыну, бер генә тапкыр аны күрү теләге вакыт үткән саен басыла барды, ләкин йөрәктә төзәлмәслек яра калды…

Тормыш сериал сценариенә корылган булса, әлбәттә, бу урында дөньяның кульминациясе, ягъни иң кызган чагы булыр иде. Хәер, тормышта да хәлләр тик тормады, көннәрдән бер көнне “мәхәббәткә сусаган” яшь ир фаҗигале төстә үлеп китте. Озак та үтмәде, аның ике баласы белән ялгыз калган хатыны үзе дә шушы ук авылның бер тапкыр өйләнгән өч балалы ире белән йөри башлады…

Юк, кайсыгыз моны сериалга охшамаган дип әйтә ала? “Клон” ук булмаса да, “Мәңгелек яра”га тарта бит инде, әйеме? Тик, шунысы бар, сериаллар, әйткәнемчә, яхшы бетә, ә тормыш алай түгел шул.

Чын тормыш сериалының ахыры: бер ир үлгән, икенче ир эчеп юкка чыгып бара, өченче ир олы малаеның армиядән кайтканын куркып көтә. Хатыннарга килгәндә исә: берсе “саф мәхәббәтен” сагына, икенчесе “ирекле” тормышта. Тик шунысы бар: бу “сериал геройларының” берсе дә бәхетле түгел…

Без, әхлакый нормаларның котчыккыч үзгәреп, кичә зина дип аталган гамәлне мәхәббәт дип атаган, тугрылык һәм сафлыкның тилелеккә тиңләнгән чорында яшибез. Ләкин халык мең еллар элек үк бу тормышта, яшәештә нәрсәнең гөнаһ нәрсәнең савап икәнен билгеләгән шул. Ә бу закончалык заманга карап кына үзгәрми. Тормыш сериалында кемнең уңай, кемнең тискәре “герой” икәнен билгеләве авыр, әлбәттә. Ләкин шуңа күрә тормыш та бит инде ул…

Илсөя БӘДЕРТДИНОВА. Татарстан яшьләре

Бәйле