Казанда бала караучы няня хезмәте күпме тора? [бәяләр]

-- Лэйсирэ

Казан югары уку йортларының берсендә белем алучы Алинә көндезге бүлектән читтән торып укуга күчте. “Кулыма физика укытучысы дипломы алгач, бүгенге кебек 30 мең сумлык эш таба алырмынмы, белмим, хәзер исә уку белән эш арасыннан икенчесен сайладым”, – ди ул. Алинә бала караучы булып эшли. Өстәвенә, әлеге һөнәр кәттә дә санала икән әле. Белгечләр әйтүенчә, Казанда няня хезмәте – ил күләмендә иң кыйммәтлеләреннән берсе.

“Дүртенче курска җиткәч, чит­тән торып укуга күчүемне әти-әнием бик үк хуплап бетермәде, әлбәттә, – дип сөйли Алинә. – Эш урынымны да өнәмәделәр. Кеше баласы өчен җавап бирергә туры киләчәк, дип шикләнделәр. Тик юкка борчылалар. Барысы да әйбәт. Балаларны яратам. Ике яшьлек Әскәр белән дә бик тиз уртак тел таптык. Без арендага алып торган фатирның күрше­сендә яшәүче гаилә бу. Бала караучы булып иртәнге сәгать уннан алып кичке сәгать алтыга кадәр эшлим. Шимбә, якшәмбе – ял көннәре. Ки­рәк булганда, атна уртасында да сорап китә алам. Хуҗалар моңа каршы түгел. Әскәрнең әти-әнисе бизнес белән шөгыльләнә. Сәгатенә 200 сум акча түлиләр. Баланы өйдә карап торудан тыш, аны төрле тү­гәрәкләргә дә йөртәм. Үз машинам бар”. Киләчәктә укытучы булып эшләргә телисеңме, дигән сорауга: “Карарбыз әле”, – дип кенә җавап бирде ул. Әскәрнең әти-әнисе, уллары балалар бакчасына йөри башлагач, Алинәгә яңа гаиләдә эш табарга вәгъдә иткән.

Интернетта белдерүләр сайты белгечләре үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, Казандагы бала караучылар иң күп хезмәт хакы алучылар исемлегенә кергән. Аларга сәгатенә уртача 200 сум түлиләр. Безнекеләрне Мәскәү, Хабаровск (260 сум) һәм Липецк (270 сум) нянялары гына уздырган. Иң түбән хезмәт хакы алучы бала караучылар Воронежда эшли. Биредә эш хакы сәгатенә уртача 130 сум тәшкил итә. Исемлек ахырына Чиләбе (135 сум) һәм Волгоград (140 сум) та эләккән.

Бала караучының да төрлесе бар. Казанда гаилә белән бергә яшәүче нянялар иң кыйммәтлесе. Мондый эш өчен сәгатенә 700 сумга кадәр акча сорыйлар, ди. Дөрес, болары баланы карау, ашату, уйнату, укыту, урамга алып чыгу, йоклатудан тыш, йорт эшләрендә дә булыша. Мәсәлән, ашарга пешерә, бала бүлмәсен тәртиптә тота, аның керен юа һәм үтүкли. Кичке бала караучы – сәгатенә уртача 300 сум, тәүлеклесе – 265 сум, көндезге няня – 200 сум тора. Казанда рульдә йөрүче бала караучыларга да ихтыяҗ зур, ди. Гади таксисттан аермалы буларак, ул баланы әнисе кулыннан алып, мәк­тәпкә яки поликлиникага кадәр алып бара да укытучы яки табиб кулына тапшыра. Һәм алып та кайта. “Автоняня” хезмәте өчен сәгатенә 300 сумга кадәр түлисе, моңа ягулык бәясе керми.

“Быел ил күләмендә бала караучы хезмәтенә бәя арту күзәтелә. Моңа иң беренче чиратта, әти-әниләр үзләре гаепле. Балага мөнә­сәбәт яхшырак булсын дип, бәяне күтәрәләр. Балалар бакчаларына чират булу да хезмәт хакына тәэсир итә, әлбәттә. Ә ихтыяҗ зуррак булган саен, бала караучылар бәяне арт­тыра”, – ди башкаладагы кадр­лар агентлыгы хезмәткәре Ольга Сильвина. Аның әйтүенчә, башкалада әти-әниләр нигездә өч яшькә кадәрге сабыйлары өчен бала карау­чы эзли. Өйдәге ярдәмчеләргә куелган таләпләр исә артканнан-арта.

“Бала караучыларның уртача яше 35тән алып 55кә кадәр тәшкил итә. Яшьрәкләр дә бар, анысы. Тик аларга ихтыяҗ әллә ни зур түгел. Няня эзләп, агентлыкка мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк тәҗрибәле хезмәт­кәр сорый. Без бала караучы булып эшкә урнашырга теләүчеләргә педагогика белеме булуын шарт итеп куябыз. Моңа өстәп, медицина белеме булса, тагын да яхшырак. Үзенең кечкенә балалары булмавы, Казанда, сирәк очракларда республикада теркәлгән булуы да мөһим. Баласыз хатын-кызларны эшкә алмыйбыз. Нянялар арасында ир-атлар юк”, – ди Ольга Сильвина.

Казанда урнашкан агентлык хуҗасы Лариса Новикова сүзләренә караганда, алар үзләренә эш эзләп килүчеләрнең гаилә әгъзаларын да тикшерә. Кредит, салым түләү буенча бурычлары булу-булмауны, аерым исәптә тору-тормауларын җентекләп өй­рәнәләр. “Кирәк дип тапсалар, ху­җа­лар бала караучының һәр адымын күзәтеп тора ала. Бүлмәдә камера урнаштыру турында әйткән дә юк, хәзер бала кулындагы кечкенә генә беләзек тә әти-әнисенең кесә телефонына аның кайчан ашавы, ничәдә йоклавы, күпме уйнавы турында мәгълүмат җиткереп тора”, – ди Лариса Новикова.

Энҗе Сафина биш яшьлек кызы Айзәгә бала караучыны агентлык аша тапкан. “Сабыемны атнага ике тапкыр балалар бакчасыннан бию түгәрәгенә алып барырга һәм атна аралаш ялларда карарга кеше кирәк. Няняны бик җентекләп сайладык. Телевизордан гел сабыйны кыерсыткан бала караучылар турында сөйлиләр бит. Куркыта да. Өйдә күзәтү камерасы юк, әмма ирем, баштарак берничә тапкыр няня артыннан балалар бакчасына барып, аның кызыбыз белән үзен ничек аралашуын күзәтте. Бала караучының гаиләсендә кунакта бул­ганыбыз бар. Түләү мәсьәләсе мөһим түгел”, – ди Энҗе. Акча ди­гән­нән, няняларның да рәхәт көн­нәре бетмәгәе. 2021 елда илдә өч яшькә кадәрге сабыйлар арасында бакчага чиратны юкка чыгармакчылар.

Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Бәйле