Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә 2 яшьлек ятим бала бикләп тотыла

-- Алина

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә ике яшьлек кыз караучысыз ята. Бу хакта социаль-челтәрләрдә мәгълүмат пәйда булды.

— Йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар йортыннан бала ята. Ул палатада бер үзе караучысыз калдырыла. Аны бикләп калдыралар. Бала янына берәүне дә кертмиләр.  Күрше палата ятучылар баланың  елавын ишетәләр.  Кечкенә балаларны палатада  ялгыз калдырырга ярамый, дип яза Чаллыда яшәүче Юлия Пилюгина.

Бу постка хастаханә хезмәткәрләре җавап бирә. Аларның сүзләренә караганда, кызны медицина күрсәткечләре буенча хастаханәгә салганнар.

— Закон нигезендә, ике яшькә кадәрге бала белән ата-ананың берсе яки законлы вәкиле булырга тиеш. Стационар шартлары буенча  бала янында  чит кешеләр булу  рөхсәт ителми. Кызганычка каршы, хастаханәдә авыр тормыш хәлендә калган балаларны карау вазыйфасына кеше юк. Бүлек хезмәткәрләре буш вакыт та бала белән. Тәрбия һәм дәвалану тулы күләмдә башкарыла, — диелә җавапта.

Әмма шәһәр кешеләре кызга  куркыныч яный дип саный: бала теләсә кайсы вакытта бармакларын розеткага тыгарга, тәрәзәдән төшеп китәргә яки чит предметларны йотарга мөмкин.

 

Чыганак: Progorodchelny

Бәйле