Салават Фәтхетдинов улы беренчелекне яулагач: «Татарстан «рулит!» [фото, видео]

-- Гузель

Татар эстрадасының танылган җырчысы Салават Фәтхетдиновның малае Рөстәм автоузышчы буларак зур казанышларга ирешә. Әле теге елны гына Чечняда уздырылган «AkhmatRace 2018» чемпионатында бары 5 нче генә урынны яуласа, быел ул беренчелекне бирмәгән.

Рөстәм үзе Инстаграмда фото да урнаштырган. «Өйгә беренчелекне алып кайтам», дип шатлык хисләре белән бүлешә ул.

Әтисе Салават Фәтхетдинов да  һәрдаим Инстаграм челтәрендә улының нинди ярышларда катнашуын һәрвакыт урнаштырып барды. Бу юлы да ул сөенече белән уртаклашып, Инстадусларына кечкенә видео белән мөрәҗәгать итә.

» Улым Чечнядагы автоузышта беренче урынны алды! Без беренче! Тататарстан беренче! Татарстан «рулит», дип әйтә җырчы.

http://www.instagram.com/p/BoizDMylwjH/?taken-by=salavat_fatkhutdinov_official

Фото Салават Фәтхетдиновның Инстаграмыннан алынды

Бәйле