“Кайгырма, мондый бала озак яшәми ул”[язмыш]

-- Алина

Үзәк телевидение каналларының берсеннән тетрәндергеч сюжет күрсәттеләр. Моннан бер еллап чамасы элек дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп имгәнгән 19 яшьлек улы әнисенә дә, әби-бабасына да кирәк түгел: аны дәвалау турында уйламыйлар да. Кая ул, хәтта: “Дөмекмисең дә бит ичмасам!” – дигән сүзләр белән “юаталар” икән үзен!

Үз аңында, акылында булган, тик аякларына басып йөрүдән мәхрүм калган, сөлектәй гәүдәсен үзенә буйсындыра алмаган яшь егеткә мондый карашның ничек тәэсир итүе турында уйлап карый белми инде алар. Алай да яшәүгә омтылышын югалтмаган бала – аякка бастырырга мөмкин дигән бер өмет чаткысын ишетүгә һәм ярдәм итәргә теләүчеләр табылуга чиксез шатланып, туган йортыннан күтәреп алып чыгып киткән чакта күз яшьләре аша елмайды ул. Туган йортыннан, әнисе һәм якыннары “тозагыннан” котылуын бәхеткә саный!

Чыннан да, ул егет өчен бәхет капкасы ачылуга тиң инде бу.

Мине исә проблеманың икенче ягы – инвалидларга мөнәсәбәт бигрәк тә тәэсирләндерә. Аңлыйм мин аларның эчке кичерешләрен, ләкин берничек тә аклый алмыйм. Хәтта динебездә “кешенең кимчелеген әйтәләр икән, аны аклар өчен 70 сәбәп тап, аннан гына гаеплә” диелсә дә, аклар сәбәп таба алмыйм.

Үземнең дә тумыштан инвалид улым бар. Бала тугач, сырхауханәдә ятканда, шунда эшләүчеләрдән берәү миңа баланы калдырып чыгарга киңәш биргән иде: “Япь-яшь килеш үзеңне нигә бәйләп куярга, гомер буе җәфаланачаксың бит”, – диде. Мин, әле тормышның шундый да кыргый яклары бар икәнне башыма да китереп карамаган, матур әдәбият мисалларында романтик хисләр белән сугарылып үскән йомшак күңелле бала, бу тәкъдимнән бөтенләй коелып төштем. Ярсып-ярсып елаганымны хәтерлим… Алга таба исә төрле җирләрдә кешеләрнең турыдан-туры тупас сораштыруларын да, төрле нәтиҗә ясауларын да, “Кайгырма, мондый бала озак яшәми ул”, – дип “хәлемә керү”ләрен, улым үсә башлагач, урамга чыгарганда, олысы-кечесенең каерылып карауларын, төртеп-төртеп күрсәтүләрен, бала-чагаларның аны җәберләүләрен дә күтәрергә туры килде. Күнектек, чыныктык, пештек.

Начарлыктан гына тормый бит ул дөнья. Рухи яктан искиткеч көчле ярдәм күрсәткән, башны югары күтәреп, күк йөзендә якты кояш та бар икәнен күрергә өйрәткән кешеләр юлымда күп очрады. Шунысы игътибарга лаек, андыйларның күпчелеге, үзләре тормышта шундый хәлгә тарыган кешеләр, яисә аларның якыннары булды. Шәһәребездә тернәкләндерү үзәге ачылгач, аның беренче директоры Елена Геннадьевна Кузнецова беренче очрашуда ук: “Сезнең, балалардан бигрәк, кадерле әниләр, үзегезгә психологик ярдәм кирәк”, – дия торган иде һәм ул үзәктә безнең балаларны карадылар, үзебезне дәваладылар дисәк, һич арттыру булмас. Рәхмәт әйтер кешеләрем күп, Аллаһы Тәгалә үзләренә тормыш бәрәкәтләре, саулык бирсен. Нәкъ менә шундыйлар ярдәме белән “ачылдык”. Бикләнеп кенә утырмыйча, һава суларга урамга, паркка – кеше күп булган җирләргә дә чыга башладык. Мәдәни чараларга улым белән бергә йөрибез, чакыру билетлары тәкъдим итүчеләргә дә: “Син бит беләсең, миңа икәү кирәк”, – дип сорый башладым (ирем андый җирләргә йөрергә һәвәс түгел, безне илтеп куеп, каршы алып кына йөри). Хәзер инде шәһәрдә безне барысы да белә дисәм, арттыру булыр әлбәттә, әмма китапханә, клублар оештырган чараларга, концерт-спектакльләргә бергә йөргәнебезгә гаҗәпләнгән кеше юк дип беләм. Хәтта арттан сүз әйтүче була калса да, бу темага кимсенү, кыенсыну дигән комплекстан мин азат инде – улымның безгә Аллаһы Тәгалә бүләге икәненә иманым камил чөнки.

Бер генә нәрсә үкенечле: менә шуны яшьтән үк аңлау кирәк булган. Тик ул вакытта илдә инвалидлар проблемасына караш икенче иде шул. Үзебездә дә ныклык җитеп бетмәгәндер инде. Гаиләдә физик кимчелекле бала туса, беренче чиратта әти-әни гаепле санала иде бит (“эчкечеләрдер” дигән нәтиҗә ясала, үзеңә үк кычкырып әйтмәсәләр дә, йөзеңә тутырып бер карап куялар, шуның белән үзәкләрне өзә торганнар иде). Шуңа да бүгенге көндә чирдәнме, яисә бүтән берәр афәт аркасындамы тәне имгәнгән, физик кимчелекле кешеләргә дә, аларның якыннарына да гел әйтә киләм: зинһар, кыенсынмагыз, кимсенмәгез, сез тулы канлы матур тормышта яшәргә бик тә лаеклы һәм хаклы. Моның өчен хәзер мөмкинлекләр дә шактый. Әлбәттә, тырышырга кирәк. Әгәр яшәүгә омтылышны, дәртне югалтмый, сүрелдерми яши аласыз, бу тормышта нәрсәгә дә булса ирешәсез икән, белегез: сез моның белән горурланырга тиеш. Башкалар өчен гади генә тоелган кечкенә гамәл дә сезгә зур көч бәрабәренә бирелә. Ул көч сездә бар. Димәк, сез башкаларга караганда да көчлерәк!

…Чак кына читкә тайпылдым ахрысы. Теге сюжет турында иде бит сүзем. Дөресрәге, аны карагач туган фикерем турында. Олы йөрәкле булу һәркемгә дә бирелми торгандыр, күрәмсең, дигән нәтиҗәгә килдем мин. Хәтта АНА булган кешеләргә дә. Хәер, бу очракта үз баласына шундый мөнәсәбәттә булган хатынны “Ана” дип, зур хәрефтән атау бөтенләй урынсыз, ул хәтта “кеше” дип аталырга да хаксыздыр. Җәнлекләр, хайваннар, адәм акылына ия булмасалар да, табигый инстинкт көче белән генә дә андыйлардан күпкә мәрхәмәтлерәк, күпкә рәхимлерәк. Ни кызганыч, соңгы вакытларда шундый табигый инстинкт көчен дә югалткан бәндәләр турында аеруча күп ишетергә туры килә: җинаятьчелек, банк-акча мөнәсәбәтләренә, кредитларга бәйле коточкыч вакыйгалар да бит кеше кулы белән эшләнә. Кайберәүләр моны тормыш үзе шуңа этәрә дип әйтә. Егетнең әнисе дә, әби-бабасы да, әнә: “Инвалид карап арыдык”, – дип баралар. Юк, болар ана да, инде әйткәнемчә, кеше дә түгел, болар – кеше кыяфәтле золым ияләре.

Ә бит тормышта уңай мисаллар да күп. Аларны күрә, бәяли белергә, иң мөһиме, гыйбрәт һәм үрнәк алырга иде!

…Армиядән исән-сау йөреп кайткан, Мәскәү югары уку йортына укырга кергән, ике көннән шунда китәргә тиешле улы автоһәлакәткә очрап, урынга калган бер гаиләне беләм. Әниләре – өч баланы берүзе тәрбияләп үстергән, карап торуга үсмер кызларныкыдай җыйнак кына гәүдәле сөйкемле ханым. “Менә ул чын ана кем!” – дип сокланабыз без аңа карап. Умыртка сөяген хирурглар сантиметрлап җыйган, урында ятарга мәҗбүр булган улын бер генә минутка да ялгыз калдырмагандыр ул: кырыенда утыру, урын-җирен карау, тамагын кайгырту кебек табигый физиологик тәрбия мәсьәләсендә генә дә түгел (“Балалар үстергәндә, кыен вакытларымда туганнарымның ярдәме нык тиде”, – дип, тирә-юньдәгеләргә рәхмәтле булып, дөньяга, тормышка якты күзлек аша карый белә торган киң күңелле, ачык йөзле кеше ул үзе).

Егетнең үзенең дә ихтыяр көче искиткеч нык, тормышка кайту теләге гадәти генә яшәп ята торган кеше аңлап та бетерә алмас дәрәҗәдә ифрат көчле иде һәм нәкъ менә әнисе аның беренче ярдәмчесе, терәге, рухландыручысы булды. Табиблар киңәшләреннән тыш та, төрле чыганаклардан төрле дәвалау ысулларын карап, үзләренә туры килердәен сайлап, көн дими, төн дими, тәүлегенә ничәмә-ничәшәр тапкыр массажын ясады, төрле күнегүләрне бергәләп эшләделәр. Алай гына да түгел, кул бармаклары хәрәкәттә булсын дип, пазллардан картиналар ясау серләрен өйрәнделәр, җирле телевидениедә күрсәтелгән сюжет ярдәмендә үзләренә теләктәш-тарафдарлар, ярдәм итүчеләр табып, шуларны сату өчен аукционнар оештырдылар. Бала хакына дип, төрле җитәкчеләр каршына баш иеп барулар да булмый калмагандыр. Ничек итсә итте, Германия клиникаларына барып дәвалануга кадәр юл ачты алар. Егетнең үҗәтлеген, дәвамлы процесслар таләп ителгәндә дә, бер генә минутка да үзенә салынкыланырга юл куймыйча, табибларның бөтен таләпләрен үти бару нәтиҗәсендә хәле сизелерлек яхшыруын күреп, шул ук клиника чираттагы дәвалану курсы өчен хәтта ташламалар да билгеләде дип беләм. Тырышлык, оптимизм һәм чыдый алмаслык авыртулар, үз мөмкинлекләреңне кысу-чикләү бәрабәренә булса да түзү, күз яше аша тырышуларның нәтиҗәсе – егетебез бүген үзе мөстәкыйль хәрәкәтләнә. Алай гына да түгел, эшли, хезмәт коллективы белән уртак тел табып, эшен кирәгенчә оештырып, җитәкчелектә дә уңышлы адымнар ясый.

Ничәмә-ничә елларга сузылган, әле дә өзлексез дәвам итә торган туктаусыз дәваланулар, күңел төшенкелеге басымчаклый башлаганда, бер-береңә терәк булу, күтәрелеп тагын алга карап яшәү өчен ихтыяр көче әллә аз кирәкме? Бу ананың арыган, хәлдән тайган вакытлары булмагандыр дисезме?! Тирә-юнеңдә сине аңларлык кешеләр барлыгын тою рәхәт ул, ә аңламаган чакларында кыңгыр фикерләрдән өстенрәк булып кала алу өчен көч һәм тагын бер кат көч кирәк. Моны үзе авыру караган, иртәгә хәлем арурак булыр дигән өметен җуймыйча, каты сызланулар аша һаман алга карап яшәргә тырышкан инвалид янәшәсендәге кеше бик яхшы аңлый. Газизеңнең физик сызлануларын гына түгел, күңел халәтен дә тирәнтен тоеп яшәү таләп ителә андыйлардан.

Җәмгыятьтә инвалидларга уңай мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышсалар да, аларның хәленә керерлек законнар кабул ителеп, социаль яклау чаралары күрелсә дә, тулаем алганда, кеше арасында кыңгыр мөнәсәбәт барыбер сизелеп тора әле ул. “Евровидение”га коляскадагы кыз – Юлия Самойлова барасын ишеткәч, бөтен телевидение гел шуны сөйләде, интернетны әйткән дә юк. Украина белән ике арадагы каршылыкларга бәйләп кенә түгел бит, “инвалидны җибәреп, хурланмыйк” дигән фикерләр дә күпме булды! Безнең җәмгыятьтә физик кимчелекле кешеләргә мөнәсәбәтнең чуарлыгын ап-ачык күрсәтә инде бу.

Тагын бер елны икенче шәһәргә барып, укырга кергән кызын, туганнары үзенә чакырып торган аркылы, акча түләп, чит кешегә фатирга керткән берәү турында сөйләгәннәр иде. “Картларга, инвалидларга карап ятмасын әле”, – дигән имеш. Туганнары олы яшьтә һәм инвалид булса да, гомер-гомергә үзен-үзе карап яши, кеше ярдәменә мохтаҗ да түгел икән, югыйсә.

“Дәүләт биргән пенсияңне ал да, тыныч кына утыр инде, безнең эшкә кысылма!” – инвалидның дәгъвасына шулай дип җавап биргән чиновник барын да беләм.

Саный китсәң, күп инде ул андый мисаллар. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә диләр. Ә кемнең башына төшкән, андыйлар исә үтә дә сизгер, нечкә күңеллегә әйләнә. Аның янәшәсендәгеләр дә шулай. Инвалидларга дәүләт ярдәме җитеп бетмәгәнне кичерү бер авыр, ә янәшәңдәгеләрнең кыңгыр карашын күтәрү күпкә авыррак. Андыйлар янында, зинһар, сүзегезне үлчәп әйтегез диясе килә. Авырткан җир алдан йөри дигәндәй, кем нәрсәдән интегә, беренче чиратта һәр нәрсәне шул яссылыкта бәяли. Никадәр көчле рухлы булмасын, физик кимчелекле кеше, телиме-теләмиме, сиздерәме-сиздермиме, барыбер эчке бер комплекска ия инде ул. Йөрәк яралы чөнки. Гадәти кешегә гади булып тоела торган һәрбер адым авырлыклар аша чиксез олы көч бәрабәренә бирелә, шуңа да алар һәрбер гамәлне дә, яшәүне дә, янәшәсендәгеләрнең җылы мөнәсәбәтен дә кадерли, бәяли беләләр.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА, Бөгелмә. Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий