Эльвира Хамматова: «…аяктан егарлык хәбәр!»

-- Лэйсирэ

Эльвира Хамматова «Сәхнә» журналы өчен интервью биреп, үзенең тормышы һәм сәхнәгә ничек аяк басуы турында сөйләгән. Җырчы хакындагы язманы тулысынча октябрь санынннан укырга мөмкин булачак. Сезнең игътибарга әңгәмәдән өзек тәкъдип итәбез:

…Аяктан егарлык хәбәр килде. «Эльвира, без сине күптән эзлибез, сигез дистә җырчы арасыннан дүрт кенә кеше сайланды. Шуларның берсе — син. Безгә килегез әле», — диләр. Миңа шок булды. Ерак туганым Резедә апага серемне ачкан идем, ул: «Әниең белән киңәш тә, чакырган җиргә бергә барыгыз», — диде. Әни инде: «Нинди кеше ул? Кем ул?» — дип тотынды. Продюсер Радик Иванович Артемьев янына икәү җитәкләшеп бардык. Продюсер аңа: Кызыгызның тавышында үзенчәлекле тембр бар, — дип аңлата. — ди.

Әни катгый сөйләште. «Мин аңа эшен ташларга ирек бирмим, мондагы хәлләрне белгән юк, әгәр сәхнә артындагы пычрак безгә ябышмаса, кызымны күтәреп җырчы итәргә уйласагыз, бу эшкә алыныгыз», — диде. Бәлки әнинең сүзләре үтемле булгандыр, миңа карата мөнәсәбәт җитди иде. Кеше бит инде җырчылар турында гайбәт сата, продюсер белән фәлән икән, төгән икән. Аллага шөкер, миңа андый кара ябышмады.

-Бу ширкәт белән җиде елга контракт төзегәнсез икән. Шактый вакыт. Җитә бер заман, җырчы иреккә омтыла.

-Без дусларча аерылыштык. Минем музыкаль белемем юк иде, атнага ике мәртәбә вокал дәресләренә йөрдем инде. Тавыш барыбер тәҗрибә белән үсә һәм ныгый. Концерт хыялда гына. Ә иҗат бара: дисклар әйләнә, радиодагы җырларым яңгырый. Йөзгә-биткә беркем дә белми, чөнки һаман социаль яклау бүлегендә эшлим. Тавыштан гына таный халык.

-Ялгышмасам, 2007 елда «Яшьли сөйгән ярым» (Р.Чурагулов сүзләре, Р.Хәмид көе) җыры белән танылдыгыз кебек. Аны интернет аша да 170 меңгә якын кеше тыңлаган. Бәяләр югары: «Матур җырлый… Бик нык ошады… Искиткеч…» һ.б. Бүген хитка әверелгән бу уртак җимешегез унбер елдан соң да репертуарда калдымы?

-Әйе, ул әле дә искермәде, әле дә популяр. Аңа бәхетле язмыш насыйп икән. Концертларда сорап-сорап җырлаталар.

Нәбирә Гыйматдинова
Фото җырчының архивыннан алынды, Сәхнә

Бәйле