Рөстәм Миңнеханов ТНВга булачак зур бүләкне әйтте

-- Лэйсирэ

Татарстан милли китапханәсе киләчәктә «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына күчәчәк. Бу китапханә өчен иң яхшы урын диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан президенты чәршәмбе «Казан» милли-мәдәни үзәге тирәсендәге төзекләндерү эшен карады. ТАИФ ширкәте монда җир астында меңгә якын машина кую урыны ясаган. Төзекләндерү, яшелләндерүгә генә дә 123 млн сум акча тотылган. Тиздән ул корылмалар ачылырга тиеш.

Миңнеханов соңрак журналистлар соравына җавап биреп, «Казан» милли-мәдәни үзәкге бинасының язмышына да тукталды.

«Монда милли китапханә булачак. Без аны төзекләндереп тәртипкә китерәчәкбез. Монда кешеләр җәяү, велосипедта, машинада килә алачак. Бу милли китапханә өчен иң яхшы урын булачак. Географик яктан уңайлы. Шулай ук бездә кыйммәтле әдәбият күп. Алар тиешенчә сакланмый. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», диде Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк милли җәмәгатьчелек милли-мәдәни үзәкне китапханәгә бирүгә каршы чыккан иде. Милли китапханәгә яңа бина булырга тиеш дигән фикер белдерелде.

Президент алдагы планнар хакында сөйләп, киләчәктә ТНВ каналына бина төзеләчәген дә әйтте.

«ТНВ бинасы өчен проект эшләнә. Якын көннәрдә карар кабул ителәчәк. Бу да республиканың 100 еллыгына зур бүләк булачак», диде президент.

Азатлык радиосы язмасы  (чит ил агентлыгы)

Фото: архив

Бәйле