Төп яңалык / язмыш / Яңалыклар

“Ирем “башын югалтып” башка берәү янына чыгып киткәндә кызыма нибары яшь ярым иде”

“Ирем “башын югалтып” башка берәү янына чыгып киткәндә кызыма нибары яшь ярым иде”

“Яз!” – диләр. “Башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйлә!” – диләр. Инде ничә еллар, онытырга теләп, йөрәк яраларымны дәвалагандай итәм. Ләкин юк, булмый, үткәннәр истән чыкмый икән. Кайчакларда ул вакытларда йөрәккәем ничек түзде икән дим. Шуңа күрә дус-ишләрнең өзлексез: “Сөйлә, йөрәгеңне бушат, бераз җиңеләеп китәр”, – дигәнен искә төшеп, компьютер каршына утырдым менә.

Кайдан башларга? Үземнең бәхетсез беренче мәхәббәтемнәнме? Хәер, алар икесе дә мине бәхетле итә алмадылар. Хыянәт булып өченче кеше гел арада йөрде. Мине көчле хатын дисәләр дә, үз бәхетем өчен көрәшә белмәдем. Аннан горурлык та ирек бирмәде. Яшьлек дустым белән гомер буе җитәкләшеп барырбыз кебек тоелган иде. Югыйсә, бер-беребез өчен яратылган парлар идек, безне күргән һәр кеше сокланып карап кала иде. Бигрәк тә әти-әниләр сөенеп туя алмадылар. Әллә язмыш, әллә ялгыш дигәндәй, чәчәк атарга да өлгермәгән тормыш гөлебез бик тиз сулды. Ир “башын югалтып” башка берәү янына чыгып киткәндә кызыма нибары яшь ярым иде. Ул чактагы хәлләремне үзем генә беләм. Ирне акылына кайтарырга тырышмадым түгел, тырыштым. Аның бу вакытлы мавыгуының азагы нәрсә булып бетәсен аңлатып та, үгетләп тә карадым. Дүрт аяклы ат та абына дип, ирнең бу ялгышуын да гафу итәргә әзер идем. Ир-атның бер башы “китсә” тиз генә акылга килми икән ул. Ул безне ташлап чыгып киткәндә бусагага ятып, үксеп калдым. Аннан соң ниләр күргән, ничек яшәгәнемне сөйләп тормыйм инде.

Бер ел уздымы икән, ир гафу сорап ишегемне какканда арадагы күперләр янган, сөю дигәнең көлгә әйләнгән иде инде. Якыннарым: “Балаң хакына булса да кичер!” – дип акыл биргән булдылар. “Ягылмаган мичкә терәлеп ятар хәлем юк”, – дидем. Арага бер хыянәт керсә мәхәббәтнең җылысы бетә инде ул. Ә мин яратып кына яши алам. Соңгы кашыкка кадәр бүлешеп, закон нигезендә аерылыштык. Мәңге әйләнеп карамаска риза булсам да, тормыш дигәнең гел алай түгел икән. Бала хакына ир белән уртак тел дә табарга, дус булып та калырга туры килде. Гомерем буена дошманлашып кызымны әтисенә каршы котыртып яшәмәгәнемә сөенеп туя алмыйм. Бергә тормасак та балам әтисен белеп, аның белән аралашып үсте. “Әллә җүләр инде син, нигә балаңны аңа күрсәтәсең? Якын китермә”, – дип гел әйтә торсалар да, тыңламадым. “Безнең ялгышуда сабыйның ни гаебе бар?” – дия торган идем. Шул гомер эчендә ир тормышны яңадан башларга кат-кат талпынып карады. Булдыра алмадым шул. Унбиш ел ялгыз канат кагулары миңа да җиңел булмады. Ирсез хатын кыңгыраулы инде ул – кайда барса, ни эшләсәң дә шалтырарга гына тора. Нахак сүзләр җанны мең телгәләсә, салкын түшәк бәгырьләрне гомер буе өзде. Кулымны сорарга теләүчеләр булмады түгел, булды. Ир күрдем дип, сабыема хыянәт итәсем килмәде.

Инде кызым белән икебез генә ипләп яшәгәндә әллә нәрсә булды. Әллә язмыш, әллә күрәчәк дигәндәй. Очраклы гына бер танышым белән күрештек. Танымый торам. Картайган. Нужа басканлыгы әллә кайдан күренеп тора. Хәлләр сорашканнан соң бу үзенең тормышы – хатынының бик озак еллар авырганын, икенче баласын тапканда вафат булуын, анасы күкрәгенә башын куярга да өлгермәгән нарасыеның инде хәзер ятим үсүен сөйләп алды. Күз яшьләре мөлдерәп аккан бу тол ир шушы вакытта минем йөрәгемне актарды да куйды. Моның белән һәр көнне очраша башладык. Үземне кабат яшьлегемә кайткандай хис иттем. Болыннарда чәчәк җыйганда бөтен хәсрәтләребез онытылгандай тоелды. Җәйге иртәләрне бергә каршыладык. Тора-бара бер-беребездән аерылып торасы килми башлады.

Санаулы көннәр бик тиз узды. Туган якларга вакытлыча гына кайткан булган икән. Ул киткәч ямансулап калдым. Унбиш елдан артык ялгыз узган җаным назга сусаган булган икән. Кабат кайтыр көнен түземсезлек белән көтә башладым. Вакыт бик озак узган кебек тоелды. Унсигез яшьлек кыз кебек күңел җилкенсенде, әллә нинди хыял диңгезләрендә йөздерде. Кабат очраштык без моның белән. Бу юлы кечкенә улын да алып кайткан иде. “Менә минем улым шушы була инде. Теле ачылганчы аңа әни кирәк”, – дип, сабыйны миңа сузды. Яше дә тулмаган баланы, төшеп китмәсә ярар иде дип, куркып кына кулыма алдым да, күзләренә карадым. Аның моң-сагыш белән тулы күзләре тилмереп: “Минем әни түгелме син?” – дигән кебек тоелды. Үзем елыйм, үзем баланы сөям. Ятсынып тормады, куеныма башын салды. Мин эредем, беттем. Күңелемнән генә: “Балакаем, мин сиңа бер дигән әни булырмын”, – дип, аның алсуланып торган битләреннән үптем. Өйдәгеләрдән дә яшереп тормадым. Хәер, аңлаганнар иде инде алар. Тик әни генә пошаманга калып: “Кызым, ялгышмыйсыңмы? Атасына карап улын коч дигәннәр. Бер дә әйбәт кешегә охшамаган”, – диде.

Шулай итеп, мин икенче кабат бәхетемне сынап карарга булдым. Алдын-артын уйламыйча, кемнең-кем икәнен сораштырмыйча, ике балалы иргә (олы улы да бар бит әле) кияүгә чыгарга ризалык биргәнемне сизми дә калдым. Минем бу кыланышымны кызым өнәп бетермәде. “Әни, бу абый миңа ошамый бит. Әйдә, икәү генә яшик, китмик бер җиргә дә”, – дип елый ук башлады. Кая аның сүзенә карап тору! Минем күз-баш тонган. Булачак иремнең сөйләшүенә караганда, алай төшеп калганнарга охшамаган. Җүнсез булса, ничә еллар чирле хатынын карап яшәр идемени дим. Хәзер генә тора-тора шаклар катам, нишләп мин аңа шулкадәр ышанганмындыр? “Синең белән читән арбага утырып, дөнья читенә дә китәргә әзермен”, – дип, ирнең иңенә башымны салдым. Бөтен тормышымны ташлап, унбиш яшьлек кызымны ияртеп чит-ят җирләргә чыгып киткәндә ниләр уйладым икән? Белмим.

Яңадан тормыш башлаулары җиңелдән булмады. Ашарга пешерергә дә, өй җыештырырга да, бала карарга да җитешергә тырыштым. Өйдәгеләрнең, бигрәк тә ирнең күңеле булсын дим. Ничә еллар болай да чирле хатын белән рәхәт тормыш күргәне булмагандыр. Үги ана булуы бик ансат эш түгел икән ул. Олы ул белән уртак тел бик тиз таптым. Кечесе бик тынгысыз булды. Төннәр буе елый, алганны да, салганны да белмәде. Ир иртән китә, кич кайта.

Ярты еллап бик әйбәт яшәдек. Тора-бара бу тормышымның да ялганга корылганын аңлый башладым. Мин ирне эшкә китә дип йөрим, ә ул бөтенләй эшләми икән. Авыру хатыны җилкәсендә яшәгәнен белдем. Мескен мәрхүмә инвалид булса да, соңгы көннәренә кадәр эшләп йөргән. Бөтен тормышын үзе сөйрәгән икән мәрхүмә. Ә ир дигәнең гомере буе үзләренең гаилә дуслары булып йөргән бер хатын белән типтергән икән. Шул сөяркәсе мәрхүмәнең башына да җиткән. “Синең корыган агачың бүтән бәби таба алмыйм диде, шуңа күрә мин сиңа кыз алып кайтып бирәм”, – дигән ул иргә. Монысы шул сүзләрне хатынына кайтып әйткән. Теге мескенем үзенең тагын бер тапкыр әни була алуын раслап бәби алып кайтырга, гаиләсен саклап калырга уйладымы икән, белмим. Үзенең гомерен кыл астына куеп, бу адымга барган үги балаларымның әнисенә һәйкәл куярлык.

Ир дигән кешенең минем белән яшәгәндә дә шул хатын белән чуалуын белсәм дә, түзәргә тырыштым. “Мин бер уттан чыктым инде, башка хыянәтне күтәрә алмыйм. Үткәнеңне тикшермим, гаепләмим. Зинһар, миңа хыянәт итмә. Балалар хакына. Сабыебыз хакына ташла бу гадәтеңне”, – дип, елый-елый ялындым.

Инде кечкенә улымның да теле “әни” дип ачылды. Шулкадәр ияләште миңа, яныннан да җибәрмәде. Иртән-кич гел бергә. Кызым килеп мине кочакласа: “Синең әни түгел, минеке ул”, – дип бүлешә торган иде.

Бервакыт төнлә улымның температурасы кырыкка кадәр күтәрелде. “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырма, хәзер үзем дару алып кайтам. Аның шундый чирли торган гадәте бар”, – дип, ир өйдән чыгып китте. Бер сәгать узды – юк бу. Ике, өч, дүрт сәгать… Бала белән җиде үлеп, җиде терелгәнмендер. Ирне көтә-көтә улымның температурасын ничек кирәк төшерергә тырыштым. Ул кайтып кергәндә бала инде изрәп йоклый иде. Мин нәрсә булды икән дип, тәрәзәдән күзне алмадым. Хәлне сорау юк, кайтты да, өстәлгә ниндидер дару ыргытты һәм бүлмәсенә кереп ятты. Аның бу балага карата ваемсызлыгына шаклар каттым.

Көн саен ирнең бер начар ягы ачыла бара. Мин бала белән өйдә, эшләмим. Баланы бакчага бирергә иртә. Ана сөте күрмәгән балага ниндидер ашамлык алырга түгел, ипигә дә акча җитми. Фатир өчен коммуналь хезмәтләргә килгән кәгазьләр өелеп ята. Әле дә күршеләр әйбәт булдылар, ничек кирәк ярдәм иттеләр. Ир һаман иртән чыгып китә дә, җиде төн уртасында гына кайта. Янына якын килерлек түгел – хушбуй исе аңкып тора. Хатын-кыз күңеле бал корты кебек сизгер бит ул. Беләм сөяркәсе белән күңел ачып йөргәнен. Җитмәсә, йокларга яту белән өй телефоны чылтыраудан туктамый иде. Чыгып китәр чакларым күп булды. Ләкин кечкенә улымны тагын әнисез калдырасым килмәде.

Шулай түзә-түзә ике ел вакыт узды. Беркөнне кызым бүлмәсенә керсәм, бәгыремнең елап күзләре кызарып беткән. “Кызым, ни булды? Нигә елыйсың?” – дигән идем, балам тагын үкси башлады. “Әни, мин монда күчеп килгәннән бирле елыйм. Синең генә мине күрергә вакытың юк”, – дигәч, айнып киткәндәй булдым. Үләм, чыннан да, тегеләргә ярарга тырышып, мин бит үземнең бәгырь җимешемне бөтенләй онытканмын. Тавышы-тыны чыкмагач, зарланмагач, барысы да әйбәттер дип уйладым. Мәктәпкә озатам, каршы алам. “Әни, авылны, үземнең дусларымны ничек сагынганымны белсәң. Миңа монда бөтен нәрсә чит. Элек икебез генә яшәгәндә ничек рәхәт итеп сөйләшә, көлешә торган идек. Әни, беттем мин. Хәзер елмая да алмыйм…” Кызым сөйли, мин аны кочаклап елыйм. Үзем аны үбә-үбә: “Кызыкаем, зинһар, кичерә күр мине. Чыннан да, онытканмын бит мин синең барлыкны. Яңа җир, яңа кешеләр, яңа сабакташлар. Ияләшергә дә авыр булгандыр”, – дим.

Әле дә ярый кызымның әтисе безне эзләп тапты. Хәерчелектән тәмам хәлсезләнеп тезне бөгә башлаган идем инде. Кызга биргән акча миңа да эләккәли. Аны саклап кына тотып, кечкенә улыма сөт ризыклары ала торган идем. Каникул, бәйрәмнәрдә балаларны ияртеп авылга китәм. Олы улым үзенең әнисенең әниләрендә, ягъни әбиләрендә кала, кечесе миннән аерылмый итәккә тагылган. Үзем дә ансыз яши алмый башладым.

Шулай кышкы каникулда ир безне авылга кайтарып куйды да, үзе икенче көнне үк китеп барды. Әллә нишләп күңел урынында түгел. Мин дә бер-ике көн тордым да, кече улымны ияртеп, калага киттем. Сизмәстән генә өйгә кайтырга булдым. Фатирның ишеген ачып керсәм, кухняда өстәл тулы ризык, эчемлек. Ят хатын-кыз исе. Йокы бүлмәсеннән күзе тонган ир килеп чыкты. Безне күргәч моның йөзе ап-ак булды, сүзсез калды. Ишеккә аркылы басты да: “Күрмәвең яхшырак булыр”, – диде миңа. Эшнең нәрсәдә икәнен аңладым. Ничә ел буена җыелган ачу, әрнү үзенекен итте. Ишекне тибеп ачтым да, караватта юрган астында киенергә дә өлгермәгән хатынның чәченнән умырып алып, өстерәп торгыздым. “Кабәхәт! Син беләсеңме, ике ятим балага мин әни булып килгән кеше?! Мескен сабыйларның үз әниләреннән син аердың, мәрхүмәнең башына син җиттең. Икебезнең дә түккән күз яшьләрен бөртекләп җыйдырам мин сиңа, оятсыз”, – дип бәргәлим генә. Шул чакта Ходайның мине туктатып калуына мең рәхмәтлемен. Ярсуымнан әгәр үтергән булсам? Ирең нишләде соң дисезме? Арабызга керергә батырчылык итмәде. Без сугышканда ир тоташ катып карап торды. Бу хатынның оятсызлыгына исем китте. Шул килеш тә минем белән талаша башлады бу. “Синең дә башыңа җитәчәкмен мин, белеп тор!” – дип янап, ярты шәрә, ярты киенгән килеш кышкы урамга ашыга-кабалана, акыра-акыра чыгып китте. Мин бу хәлдән соң ярты үлдем. Улым: “Әнием, елама инде, елама. Үскәч мин ул әшәке апаны кыйныйм”, – дип аккан күз яшьләремне нәни куллары белән сөртте.

Икенче көнне тагын авылга кайтып киттем. Балаларның әниләренең туганнары бик яхшы, акыллы кешеләр иде. Бу хәлләрдән соң ничек яшәргә икәнен киңәшләшергә алар янында тукталдым. Олы улым: “С.апа әнине дә бик күп елатты инде. Шуның аркасында көн саен әти белән әни ызгышты. Югыйсә, үзенең ире дә, баласы да бар. Ләкин әтисез тора алмый”, – дигәч, әнисенең туганнары да аңа кушылдылар. “Аның нинди ата икәнен башта сиңа сөйләмәдек. Туктар, акылына килер дип уйлаган идек. Кызыбызны да ул чиргә сабыштырды, башына шул җитте. Авыру бала түгел иде ул. Балакаем, кеше баласы карыйм дип интегеп яшәмә. Булмый моннан”, – дип, миңа аерылырга киңәш бирделәр. Ничек аерыласың инде, мин китсәм улым-бәгърем тагы икенче тапкыр әнисез кала бит дим. Түзәм, сабыем хакына булса да түзәм дим.

Каникулдан соң балалар белән җыелышып тагын калага киттек. Ир белән сөйләшкән юк. Вакыт уза торды, улыма өч яшь тулгач, балалар бакчасына бирдем. Ир белән икебез арасында салкын кыш иде инде. Ул аерым җирдә йоклый. Мин аңа кияүгә чыкканнан бирле кечкенә улым белән икенче бүлмәдә. “Әни, әйдә китик. Мин монда бүтән яши алмыйм”, – дип кыз елый. “Кызым, кечкенә энеңне нишләтәбез соң? Минсез тора алмый бит ул. Тукай кебек, кешедән кешегә йөрсенме тагын?” – дип, кызымны үгетлим.

Белмим, бу хәлдә күпме яши алган булыр идем, әгәр кызым безне ташлап чыгып китмәсә. Беркөнне ярсып китап-дәфтәрләрен җыйды да, иптәш кызларына чыгып китте. Атна-ун көн мәктәптән аларга кайтып йөрде. Көн саен аның янына керәм дә ялынам. Кайтмады бу. Көннәрдән бер көнне ирнең сөяркәсенең кыз табуын әйттеләр. Бала табу йортыннан да аны ир дигән кешем барып алган икән. Күземнән йокым качты, уйланып керфек тә какмый чыккан төннәрем тәмугка әйләнде. Кая барып бәрелергә дә белгән юк. Кире кайтырга инде күперләр янган иде. Аннан, кеше сүзеннән дә, баланы да калдырудан курыктым. Мин ике ут арасында яндым, көйдем, көлгә әйләндем. Югыйсә, бик бәхетле булырмын кебек тоелган иде дә. Икенче тапкыр хыянәтнең утлы боҗрасы аша узарга туры килер дип башыма да китермәгән идем.

Үз баламны югалтасы килмәү тойгысы көчлерәк булгандыр, күрәсең. Елый-елый кече улымның киемнәрен җыйдым. Бернәрсә дә аңламаган сабый килә дә, юатып киткән була. “Соңгы көннәрем, соңгы сәгатьләр, улым, аерылышабыз. Берүк кичерә күр мине. Кулымнан килгәнне, бөтен назымны бирергә тырыштым. Бу бәхетең дә озакка булмады шул”, – дип, улымны кысып кочып, битләреннән үптем. Авылга әнисенең туганнарына кайтарырга булдык. Улым белән елый-елый аерылыштык. Көн саен төшемә кереп йөдәтте. Урамга чыксам аңа охшаган балаларны күзләрем белән эзли идем. Туганнары белән элемтәдә тордык. “Сагына, сине көтә”, – дип үзәгемне өзделәр. Ял көннәремдә аның янына ашыктым. Гомер буе болай баланы алдап яшәп булмасын, чынбарлыкка кайтырга кирәклеген белсәм дә, кайттым. Очрашкач куенымнан чыкмый торган иде. Миңа еракка күченеп китәргә туры килгәч безнең аралар өзелде.

Анда-санда гына туганнары белән сөйләшеп торам. Хәзер инде зур үскән. Мәктәптә дә яхшы укый ди. Әле һаман да мине төшендә күрә икән. Минем дә күңелемнән аның чыкканы юк. Бәлкем, кайчан булса да бер очрашып сөйләшербез, аңлашырбыз дигән өмет белән яшим. Ир бәхетенә күмелеп яши алмадым мин. Бу хәлләрдән соң ир затына якын килергә курыктым. Барысы да бер чыбыктан сөрелгәндер сыман тоелды.

Сүзеннең ахырында хатын-кызларга шуны әйтәсем килә: бер бәхетең булмаса юк инде ул. Эзләмә дә, таба да алмыйсың. Шуңа күрә ялгышмас өчен җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр гына кисәргә кирәк.

Зәлидә, Татарстан яшьләре
Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!

1комментарий

сначала новые
по рейтингу сначала новые по хронологии
1
Йолдыз

Иртә уңмаган кич уңмас ди, бер балаң була торып икенче ир тагын нигә кирәк инде? Балалары турында да уйламыйлар, бары тик ир булсын!