Җәй бетте, яңгырлы суык көннәр башланды. Хәере белән килсен. Әмма Кукмарада яшәүче Альбина ханым Әскәрова бу салкыннарның хәере белән килмәячәген белә. Белә, чөнки инде алтынчы ел яңгырлы көздә – ут яндырмыйча утырырга, кышкы суыкта кат-кат киенеп яшәргә мәҗбүр. Чөнки яңгырлар яуганда түбәсеннән су үтә дә, электр чыбыклары очкынланып утыра, ә шулай ук электр энергиясе белән җылытыла торган өе кышларын, кар базы кебек, салкын була икән.
Альбина ханым редакциягә үзе шалтыратты. «Дүрт балам бар, икесе инвалид, ирем юк, өебездә яшәрлек түгел, булышыгыз», – диде ул. Барысын да үз күзләребез белән кайтып күрергә булдык.
Кукмараның Ворошилов урамында урнашкан бер баракка килдек. Тышкы яктан матур гына бер корылма. Бу баракта өч фатир бар, берсендә – балалары белән Альбина Әскәрова, калган икесендә сиксәнне куып баручы ике пенсионер ханым яши. Безнең белән очрашырга алар да кергән иде.
Альбина ханым гаиләсе белән таныштырудан башлады. Иң олы улына – 30 яшь, ул инвалид. Икенче кызына – 29, ул да гарип, ике баласының да диагнозын «баш белән бәйле», дип аңлатты әңгәмәдәшем. Авыру балалары үзеннән аерым яши аның – бер туганнарында торалар икән. «Нигә алай?» – дигән соравыма: «Хәзер үзегез аңларсыз», – дип кенә җавап бирде.
Ә калган ике баласы – 18 һәм 15 яшьлек кызлары үзе белән бергә яши. Төпчеге әле тугызынчы сыйныфта гына. Ләкин бу балаларга монда яшәү өчен шартлар юк, – ди ана.
– Без моңа кадәр Кукмараның Өлге авылында иске генә бер йортта яшәгән идек. Колхозда озак еллар сыер сауган өчен, яшәп торырга дип кенә биргәннәр иде миңа ул өйне. Ирем белән ун ел гына яшәдек тә, аерылыштык, балаларны үзем үстердем. Өлгедәге йортны кайчан өстебезгә ишелер, дип көттек инде – морҗалары да иске иде, түбәсе дә челтәрләнеп беткән… Ул вакыттагы авыл җирлеге башлыгы Гафур абыйдан ярдәм сорап-сорап карадым, бер килеп карады да: «Әй, синең монда түбәңне генә алыштырырга кирәк икән бит инде», – ди. «Гафур абый, ремонтлап карагыз алай булгач, әгәр дә өй бөтен килеш җимерелеп төшә икән, яңа өйне дә үзең салып бирәсең, газын да үзең кертәсең түлке», – дидем. Шуннан соң авыл башлыгының эзе дә булмады, тавышы да. Бер заман өйнең стеналары ачыла башлады. Монда алга таба яшәп булмый иде, авыл җирлеге башлыгы урынына да яңа кеше – Рәшидә Хәбибуллина килгән иде, аннан ярдәм сорап киттем. Башта ярдәм булмады. Бер баруымда гына: «Туйдым инде мин синнән, әйдә, бер өй таптым, шуны алып барып күрсәтим дә, шунда яшәрсең», – дип, безне Кукмарадагы әлеге баракка алып килде, – дип сөйли Альбина ханым.
Моңа кадәр бер тапкыр да күрмәгән, бөтенләй белмәгән өйгә килеп керәләр. Өйне караган вакытта бер нәрсәгә аптырый – моңарчы күреп өйрәнелгән су белән җылытыла торган торбалар түгел, стенага ябыштырып куелган ике электр җылыткычы гына була монда. Шулай тиештер инде, безгә кадәр дә монда кемдер яшәгән бит, димәк, кирәгенчә җылытадыр бу җайланмалар, дип уйлый Альбина ханым һәм аны-моны артык төпченеп тормый. Ул күченеп килгән иске өй белән чагыштырганда, монысы – җәннәт. Яңа, берничә бүлмәле, шартлары җитәрлек кебек тоела. Яши-яши генә өйнең тыштан ялтырап, эчтән калтыраганын аңлыйлар.
– Беренче кышта ук нишләргә белмәдек. Өйнең стеналары пластиктан эшләнгән, ә аңа ябыштырып куелган җылыткычлар бик нык кыза һәм стенаны да кыздыра. Моның аркасында теләсә кайсы мизгелдә янгын чыгарга мөмкин. Мин бу хәлдән бик куркам, шуңа күрә дә җылыткычларны төнгә генә куша торган булдык. Анда да әле берничә мәртәбә торып карыйм, ут-мазар чыга күрмәсен, дим. Шушы җылыткычларның электр чыбыкларына биргән көчәнешенә түзмичә, счетчик та янып чыкты инде. Әле ярый үзем өйдә чакта булды, – дип, өй белән бәйле беренче проблемаларын сөйләп күрсәтте Альбина ханым.
Икенче проблемасы – утка бәйле. Беренчедән, өйдәге электр чыбыклары иске икән. Икенчедән, түбәдән яңгыр үтеп, аларны чылата, шуның нәтиҗәсендә, хәтта, кичен ут яндырырга гына уйласаң да, кыска ялганыш вакытындагы кебек электр чыбыкларыннан очкыннар чәчри башлый. Мондый куркыныч мизгелне Альбина ханымның кызлары, дәлил буларак, телефоннарына да төшереп алган.
Автор: Айгөл Закирова Чыганак һәм фото: Сираҗи сүзе