Татарстанда автобус янып кешеләр үлү хәбәре чынмы?

-- Лэйсирэ

Лениногорск районында ут капкан автобуста һәлак булучылар турындагы гаммәви мәгълүмат чаралары тараткан хәбәр дөреслеккә туры килми. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Әлеге мәгълүмат дөрес түгел. Гадәттән тыш хәл вакытында һәлак булучылар да, зыян күрүчеләр дә юк. Регламент буенча урынга «ашыгыч ярдәм» машинасы килгән, әмма беркемгә дә табиблар ярдәме кирәк булмаган», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр социаль челтәрләр һәм гаммәви мәгълүмат чараларында 10 октябрь кичендә Әлмәт–Лениногорск маршруты буенча хәрәкәт иткән автобусның яна башлавы турында хәбәр таралды. Агентлык мәгълүматлары буенча, транспорт чарасының мотор бүлегенә ут капкан.

tatar-inform

Фото: https://pixabay.com

Бәйле